йорт.
– Сәгать уннар тирәсендә машинам килеп җитәр. Көтеп тор. Килештекме?
– Мәскәүдә торасыңмы?
– Юк. Минем алачыгым Барвихада. Сине шунда көтәбез.
«Алачык…» Барвиханың нинди урын икәнен Габдрахман яхшы белә иде. Совет чорында анда дача салу мөмкин түгел. Үзәк Комитетның профилакториясе иде. Микоянның биш метрлы таш койма эчендәге кальгасы. Партия золымы җимерелгәннән соң, димәк, Барвиха олигархлар кулына күчкән. Владлен «алачыгы»ның урынына карап кына да аның кулындагы акча күләмен җиңел чамаларга мөмкин иде.
«Көтәбез…»
Димәк, алар Габдрахманны икәүләп көтәчәкләр. Ирле-хатынлы. Заманында Габдрахманның сөйгән кызы, халык җырларындагы «өзелеп сөйгән яры» Оксана Тарасовна Яременко, аның ире Владлен Семёнович Лебедев (бывший Арансон) Караяр авылының Әтәмби исемле урамында туып үскән Габдрахман Бәкер улы Рахманколыйны, урысчалаштырылганнан соң Рахманкуловка әверелдерелгән пенсионерны көтәчәкләр.
Яшәеш үзенең чын-чыннан бөек могҗиза икәнлеген туктаусыз исбатлап тора. Сабый чактан ук туган, үсмерлек елларында тамыр җәйгән зур хыял, картайган саен һаман ерагая торса да, һаман аның күңел түрендә яши ала икән… Халыкларның бөек күчеше (великое передвижение народов) авыл булып укмаша башлаган җир – Чишмә башы урамында урам якка чиста пыялалы биш зур тәрәзә һәм зәңгәргә буялган тәрәзә капкачлары карап торган алты почмаклы, калай түбәле йорт һәм ак яулыгын чөеп бәйләгән уңган, җитез хатын, ишегалды тулы балалар… Армиягә киткәндә, «көтәм» дип, Габдрахманны озатып калган кыз «җилдән» бала тапты… Сугышка китәргә әзерләнеп йөргәндә туган ашыгыч хис-тойгыларны «беренче мәхәббәт» дип атап буламы икән? Караярның ирләре ул елларда сугышка китеп кырыла, хәбәрсез-нисез билгесезлеккә чыгып югалып тора иде. Габдрахман ул кыз белән армиягә китәр алдыннан гына йөри башлады. Бәлки, ул ашыгыч очрашулар мәхәббәт булып җитлегә дә алмагандыр? Гасырларга сузылган мәхәббәт тарихларында, халык җырларында, бәет-мөнәҗәтләрдә, эчтән генә янып-көюләрдә, мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлап, ышанырлык сыңар бер мәгълүмат та юк…
Тойгыларны кичереп була. Аның әрнеткеч һәм шифалы тәэсирен моңлы көйгә салып була. Әмма сүз белән аңлатуы чиктән тыш авыр, катлаулы. Бәлки, шуңадыр да егерме беренче гасырда инде мәхәббәтне секска алыштыруга каршы килми башладылар…
Габдрахман ул кызга «Ак Санәм» дип дәшә иде.
– Мин бит Оксана. Нигә исемемне бозасың?
– Юк, бозмыйм. Киресенчә, төзәтәм. Бу исемне урысчалаштырганнар. Мин төзәтеп әйтәм.
Кызның кыяфәте җитдиләнә. Аның күзләрендә чагылган кара тылсым тагын да тирәнәя төшә.
– Минем исемемнең «Ак Санә» булуын син каян беләсең?
– «Санә» – сан дигән сүз. «Санәм»нең мәгънәсе башка. Бу сүз «кумир»га тәңгәл. Синең тамырларыңда кыпчак каны акканы күренеп тора. Украина телендә кыпчак сүзләре тулып ята: «мәйдан», «яр», «келәм», «тютюн». Алар санап бетергесез. Кырпу бүрекнең милли баш киеме булып йөрүе, чәчне кырып алып, баш түбәсендә «осиливец» дип аталган бер чеметем чәч калдыру. Украина