Миргазиян Юнус

Кыпчак кызы / Кипчакская дочь


Скачать книгу

барырга уйлап йокларга ятты. Яту белән йокыга китте дә, төн урталарында уянып, сөйләшер вакыт җиткәнче йоклый алмыйча газапланды. Яшь чакта да йоклый алмыйча интеккән чаклары була иде. Ул вакытта аның йокысызлыгы кичтән йокыга китә алмыйча яту белән чикләнә иде. Хәзер ул йокының караңгы базына чума да төн урталарында уяна, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы онытылу кочагына чумарга теләп, төш вакытлары җиткәнче диярлек бимаза кичерә.

      Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортына ашыкты. Чиратта бары тик ике генә хатын иде. Алар телефон будкасыннан тиз чыктылар. Габдрахман номер җыйды:

      – «Океан юллары» офисы. Лебедев тыңлый.

      – Сез миңа шалтыратырга кушкан идегез, Владлен Семёнович. Рахманкулов борчый сезне.

      – Саумы, старина. Хәтерлим. Шушы көннәрдә Одессага ике тагарагым круиздан кайта. Шуларның берсе Австралиягә йөри. Барышлый һәм кайтышлый күп кенә портларга кереп чыга. Икенчесе Рио-де-Жанейро белән Петербург арасында эшли. Билгеле, маршруттагы һәр әһәмияткә лаек портка кереп чыга. Шуларның кайсысын сайлыйсың?

      – Ниләр эшләргә тиеш мин корабта? Круиздагы туристлар шикелле күңел ачып йөри алмам шикелле. Мин бит диңгезче. Пенсионер статусында йөрүгә риза түгел мин. Минем хәләл аш ашап йөрисем килә.

      Бераз җавап бирми торды Лебедев. Ул хәзер нәрсәдер әйтергә тиеш иде.

      – Туристларның чемоданнары зурайды соңгы елларда… Алар хәзер пенсионер гына күтәрерлек түгел. Киоскта газета-журнал сатуның проблемасына килгәндә, аның эше авыр түгел. Тик шунысы бар: киоскёрны мин кают-компаниядә ашата алмыйм. Комсостав каршы киләчәк. Люкс пассажирларының кайберләре кают-компаниядә ашыйлар. Мин сиңа люкс бирергә мәҗбүрмен. Син, старина, офицерларның әңгәмәләрен дикъкать белән тыңларга тиешсең.

      – Шымчы итәсеңмени син мине?

      – Ашыкма. Шымчы түгел, аналитик итәм. Син бит Союзморда диңгез транспорты белән идарә итүне өйрәнгән фәнни хезмәткәрләрне җитәкләдең, морфлотның үзәк аппаратында да эшләдең. Корабларда йөзүең турында әйтеп тә тормыйм. Син ничә ел йөздең әле?

      – Утыз елга якын, – диде Рахманкулов.

      – Диңгезчелек тәҗрибәсе дә, теория дә, безнеңчә әйткәндә, выше ватерлинии. Круиздан кайту белән, син минем өстәлемә тулы анализыңны китереп салырга тиешсең. Сервис өлкәсендә нинди кимчелекләр бар? Эшкә зыян китермичә, кемнәрне кыскартырга була? Круизны оештыруга нинди яңалыклар кертергә мөмкин? Синең анализың дәлилләнгән булырга тиеш. Эш менә нәрсәдә: минем лайнерым зурлыгындагы корабта японнар сиксән-туксан кеше тоталар, ә минекендә ике йөздән артык. Аңладыңмы?

      – Таныш мәсьәлә. Әмма кисәтеп куям, фән ягыннан мин артта калган кеше. Реклама хәйләсе белән таныш түгел. Пассажир флотындагы яңалыкларны да белмим һәм иң зур кимчелегем – компьютерны өнәмәвем.

      – Старый конь борозды не портит, – ди рус әйтеме. Экипаж эшендәге объектив, субъектив, ситуацион кимчелекләр. Менә нәрсә энәсеннән җебенә