көн бозылып, бераз кәефен җибәрде. Иркенләп кенә әбәтләп алганнар иде. Атларына да ял бирделәр. Көр, чыдам елгырларга әлеге ара төкерек кенә, бер ыргымда калада булачакбыз, дип күңеленә беркетеп куйган иде илче.
Тик адәм әйткән түгел, алла боерган өскә чыга шул. Искәртмәстән генә офыкны томан шикелле аксыл болыт каплап алды.
Озак та тормый, атбашы илче каретасының тәрәзәсен какты.
– Хөрмәтле кенәз әфәнде, көннең рәте китеп тора, әллә тукталып торабызмы, адашуыбыз ихтимал, – дип хәбәр салды.
– Юлыңда бул, таң атканчы без Казанда булырга тиеш, – дип кырт кисте Кляпик.
Ә җилгә әмерең бармы да юкмы, тәмам тышавыннан ычкынды. Әйтерсең лә күкнең төбен алып ташладылар. Котыра буран. Февральнең энәле бөртекләре, ай-һай, кансыз икән: аяусыз рәвештә битне чәнчиләр, сагыз булып сакал-мыекларга, кашларга сыланалар. Карета эчендәгеләрнең генә буранда гаме юк. Әмер бирелгән, үтәгез, янәсе.
Алар икәү: илче Михаил Кляпик һәм Иван Телешев. Лакей әледән-әле эчемлек-кабымлыклар тәкъдим итеп тора, олы түрәләрне кызмача хәлендә тота.
«Ике чабата бер кием», дигән әйтем бар татарларда, – дип тезеп китте дьяк, – олуг кенәз Габделлатыйф урынына тәхеткә туганы Мөхәммәдәминне утыртып хата ясамадымы икән, илче әфәнде, ничек уйлыйсың?
Кляпик, ничек патшаның карарын шик астына алырга җөрьәт итәсең дигәндәй, йөзен чытып, ризасызлыгын белдерде. Ләкин бу ясалма кылану гына иде. Чөнки Телешев – олуг кенәзнең ышанычлы заты, моны бөтен сарай белә. Чыгышы буенча да калышмый, бик хөрмәтле ырудан. Кляпикның үзе кебек үк кенәз титулын йөртә. Казан ханлыгын, кешеләрен аннан да яхшырак белүчене башка таба алмыйсың.
Габделлатыйфны кенәз Звенигородский тәхеттән төшерде. Ә кара эше Телешевка калды. Ник дисәң, бу чит мәмләкәт хәлләренә тыкшыну лабаса! Ауропа, Балтыйк буе илләре, бигрәк тә Литвадан күп нәрсә тора.
Олуг кенәз Иванны беренче чиратта Литва белән булган мөнәсәбәтләрнең торышы кызыксындыра да, борчый да иде. Борчый, чөнки Литва – Рәсәйне дошман күрүче көчле дәүләт. Алар икәү иде. Шөкер, Алтын Урда яшәүдән туктады, вак-вак ханлыкларга бүлгәләнде. Ләкин Литва хәзерге көчендә булганда, ул ханлыклар, аның белән сүз куешып, Мәскәүне бик авыр хәлләргә дучар итәргә дә мөмкиннәр.
Шуларны искә алып, олуг кенәз 1492 елда Нарвага каршы яктагы Кыз тавы дигән җирдә кирмән-крепостька нигез салды, аны үз исеме белән Ивангород дип атады. Нәтиҗәдә Ливон немецлары Рәсәй белән ун елга солых төзергә теләк белдерделәр. Иван ике куллап риза булды. Чөнки немецлар Литваны көндәшләре дип саныйлар, үзара гел ызгышып торалар.
Ләкин, көтмәгәндә, алманнар белән ара бозылып китте. Солыхка кул куелып, берничә ай үттеме-юкмы, Ревель каласында бер рәсәйле адәмне бөтен халык алдында тере килеш учакта яндырдылар. Чыгырыннан чыккан Иван кала магистрын Мәскәүгә тотып бирүне таләп итте. Тыңламадылар. Шуңа үч итеп, ул Новгородта сату итүче ганзилы сәүдәгәрләрне кулга алырга боерды. Алар кырык тугыз кеше иде.
Бу вакыйга Алман җирендә җәнҗал куптарды. Мәскәүгә илчеләре дә килде. Иван ташламага бармады.