сүзләрне әйтте дә, Иван берара уйланып торды. Аннан соң сер капчыгын бөтенләе белән чишеп җибәрде.
– Псков белән Смоленскины, янә дә китереп Рязаньны Мәскәү канаты астына алгач белеп тор, чират аларга җитә. Монысына, мөгаен, мин өлгерә алмамдыр, кенәз. Улым Василий җилкәсенә төшәчәк бурыч бу. Менә син әйт әле, Кляпик, Казанны буйсындыру бик авырга туры килмәсме?
Илченең маңгаена сырлар ятты. Чөнки бу ифрат та катлаулы сорау иде. Олуг кенәз Казанны арты өзелгән кигәвенгә тиңләсә дә, татарларның бик оста сугыш чукмарлары икәне һәркемгә мәгълүм. Юк, әле аларның кояшы батмаган. Батмаган.
Олуг кенәз, әлбәттә, илчесеннән уңай җавап көтә, дөресрәге, күңеле белән шуны тели, ә ул тәгаен генә андый җавапны бирә алмый.
– Мөхәммәдәмин үзебезнеке ич, – дип ярдәмгә килде патша. – Бу – безнең кулыбыздагы иң көчле уен кәрте, кенәз. Әлеге фактларга мин зур өметләр баглыйм. Кәлимәтебез дә бар бит әле. Чиркәү шулай ук үз вазифасын үтәргә ашкынып тора. Идел буен тоташ христианлаштырмыйча, максатка ирешеп булмаячак.
Иван үз соравына үзе җавап бирде. Кляпик ризалашуын белдереп, башын гына селеккәләп торды. Тик ул шуны белә: Казан үз мөстәкыйльлеге өчен бугазга-бугаз киләчәк. Шунысы да ачык: Казан ханлыгы яшәгәндә, Мәскәү бервакытта да энә өстеннән төшмәячәк. Орыш котылгысыз.
– Мин боларны улым Василийга васыять итеп калдырачакмын, – диде Иван һәм нигәдер моңсуланып китте. Моңсулык аңа килешми иде, кипкән борчак кузагы шикелле бөрешеп калды. Күрәсең, аны усаллык, җитдилек кенә үз рәвешендә тота иде.
Картаясың, бабакай, чөйләреңнең кырыгы да кырылу алдында, дип уйлап куйды Кляпик.
Йомышчы дьяк табибларның килүе турында хәбәр салды. Иван Васильевич, барысын да онытып, гап-гади карт шикелле өстерәлеп, залдан чыгып китте.
Иван тәхеткә яшьли утырды. Бу аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә иде. Чөнки буыннары да ныгып җитмәс борын күп сынауларга дучар ителде. Атасы Василийдан ул ярым йокыга талган Рәсәйне мирас итеп алды. Иң әүвәл шушы йокымсыраган күңелләрне мүктән арчу, үшәнлек, мәнсезлек, гамьсезлек, битарафлык баткагында иңрәгән халыкта иртәгәге көнгә өмет уяту зарур иде.
Наданлык Рәсәйне тәмам хорафатлар иленә әверелдергән иде. Һәр тарафта кара сөрем хакимлек итә. Ростов күленә кагылышлы бер уйдырма әнә озак вакытлар халыкны кадак өстендә тоткандай тотты. Имеш, күл төне буе куркыныч итеп улый. Им-том да, дога да, гыйбадәтләр дә ярдәм итми икән. Шом өстенә шом дигәндәй, Новгородта гарасат чыгып, София чиркәвенең тәресен өзеп ташлады. Хутын монастырендагы хәлләр дә кешеләрне куркуга салды. Әллә дөрес, әллә дөрес түгел, борынгы херсон кыңгыраулары үзләреннән-үзләре тиктомалдан кайгылы тавыш чыгарып чаң кага башлыйлар, имеш. Табуттагы мәетләрдән кан саркырга тотына, дип тә адәмнәр бер-берсен шөбһәгә салдылар.
Аның бит әле чып-чын бәла-казалары да сагалап кына тора. Новгород, Псков төбәкләрендә түләмә афәте ике ел эчендә өч йөз мең кешене теге дөньяга алып китте.
Бик авыр булса да, боларына гына түзәр дә идең әле. Мондый хәлләр элек тә булган, киләчәктә дә булырлардыр, мөгаен. Ә менә новгородлыларның тәртәгә тибүен ничек