ярды.
– Уйгын, нишлисең син, аңыңа кил, – дип, аны дусты Хәмзә морза ияреннән җиргә сыдырып төшерде. – Безгә хан урыс сәүдәгәрләрен генә таларга кушты ич. Нигә дип ул кытай сәүдәгәрен үтердең инде?
Баш угланның күзләрен кан баскан иде. Күзләре зәһәри дуамаллык белән яна, куллары калтырый. Башта сүзнең ни-нәрсә турында барганын да аңышмыйчарак торды. Бераздан гына:
– Кытай, нинди кытай? Мин бернәрсә дә белмим, – диде.
– Урыс сәүдәгәрләре, бик беләсең килсә, өйләрендә сыра чөмереп, кәеф-сафа корып утыралар, – диде Хәмзә, – тауарларын ялчылар сата. Безгә өй борынча йөрергә кирәк.
– Әйдә соң, киттек, – диде Уйгын, – җый угланнарны!
Озак та үтмәде, угланнарның бер өлеше, вак төркемнәргә бүленеп, кала буенча таралышты. Беренче булып исемлерәк сәүдәгәрләр сайлап алынды.
Уйгын үзе Афанасий Калистратов атлы сәүдәгәрләрнең капкасын какты. Шомакай дигән даны таралган иде Калистратовның. Йөзе шома, гәүдәсе шома, сүзе шома. Ул, билгеле, ярминкә хәлләреннән хәбәрдар иде инде.
– Һай, хуш киләсез, кадерле кунагым булырсыз, – дип, Уйгынны үзе ишек ачып каршы алды. – Кая анда, Маврикия, өстәлеңне яңарт, күрмисеңмени, мөхтәрәм ханыбызның гаскәриләре килгән.
Сандугач урынына сайрый да сайрый. Уйгынга сүз кыстырырга да ирек бирми. Ул арада җитен чәчле, нечкә билле, тырпайган күкрәкле, зифа буйлы туташ эчемлекләр күтәреп чыкты.
– Рәхим итегез, хәрби әфәнделәр, – дип, сәүдәгәр, елмая-елмая, подноска акча янчыгы да китереп салды.
Уйгынга җитә калды. Усал үгездәй сөзеп карап алды да подносны бер сугуда идәнгә бәреп төшерде. Бу шулкадәр тиз һәм искәрмәстән булды ки, Маврикия кычкырырга да өлгерә алмады. Афанасий шушы киеренке шартларда да югалып калмады, кызга ябырылды.
– Үкчәңне ялтырат! Күрмисеңмени, хәрби әфәнделәр ризыкларыңны ошатмады, башкасын чыгар.
– Тотып бәйләгез бу үгезне, – дип әмер бирде Уйгын.
– Юк, юк, зинһар өчен, нәрсә кирәк, барысын да үзем бирәм, – дип юмаларга тотынды Калистратов.
Тик угланнарны юмалау мөмкин түгел иде. Болар сиңа, Кәлимәт шикелле, майлы калҗага алданучылардан түгел. Коры кашык та авызларын ертмый, ботканың майсызын да бик шәпләп сыпырталар.
– Бөек ханыбыз Мөхәммәдәмин гамәлегезне хупламас бит, угланнар, үземнән бигрәк сезнең өчен кайгырам, яшьләр ич әле сез, – дип мыгырдануында булды йорт хуҗасы. – Хан – безнең йортыбызда үзе дә кадерле кунак, Ходай аңа озын гомер бирсен.
– Бәйләгез! – дип оран салды Уйгын.
Ай-ваена, хәйләләренә дә карамастан, Калистратовны зинданга илтеп яптылар. Ә фатирындагы бар алтын-көмешләрне, зиннәтле киемнәрен, бәллүр савыт-сабаларын казнага тапшырдылар.
«И взя царь весь драчий товар, бесчисленное богатство, у купцов русских в казну свою, насыпа палату полну до верха русского злата и серебра, и подела себе царь венцы драгие, и посуды, и блюда серебряные и златые, и царский наряд драгий свой устрои…»
Казан елъязмачысы да бу вакыйгага карата үзенең менә шушындый мөнәсәбәтен белдерде.