кул белән китү килешмәс.
Кытай сәүдәгәре яныннан китүгә, «Чичәннәр ярышына рәхим итегез!» дигән өндәмә яңгырады.
– Әйдә, тыңлап карыйк әле, – диде Үрбәт энесенә.
– Анысы ни-нәрсә тагын?
– Мангыттагы кушавызчылар тамашасына охшаганрак җыен, – диде Үрбәт.
Базар читендә генә зур чатыр корып куйганнар икән. Аны ак ефәк тасмалар белән бизәгәннәр. Мәйдан уртасына келәм җәелгән. Анда тездән түбән озын күлмәк өстеннән кыска җиңле җиңел бишмәт кигән ике адәм басып тора иде. Берсенең сакал-мыегы әле чыгып кына килә булыр, икенчесенекенә инде чал куна башлаган.
Баш чичән аларны тамашачыларга тәкъдим итеп болай диде:
– Бүген сезнең алда Шиһабетдин бине Галәветдин хәлфә үзенең шәкерте Бикмулла бине Зиннури белән килен-каенана, каенаталар хакында халык әйтемнәрен шәрехләп сүз көрәштерәчәк. Маясы ятим балалар мәнфәгатьләренә тәгаенләнә. Тәңкәләрне мелла Бабдесаттар бине әш-Шырдани дога кылып кабул итәр. Савабы үзегезгә төшәр, иншаллаһ. Бисмилла әйтеп, тамашабызны башлыйбыз.
Галәветдин хәлфә чөйгә охшаш очлы сакалын сыйпаштыргандай итте дә, куш учларын маңгай турысына китереп, чалмалы башын иде. Остазы үрнәгендә Зиннури шәкерт тә әлеге сәламләү хәрәкәтләрен кабатлады.
– Авыз-борының тот, биатай, идән себерәм! – диде хәлфә тамашачыларга ишетерлек көр тавыш белән.
Шәкерт шушы әйтемне шәрехләргә тиеш. Шарты – тапкырлык һәм шаянлык. Җыелышучылар, тын калып, аның җавабын тыңларга әзерләнделәр.
– Сафура килен булып төшкәч, – дип сөйләп китте шәкерт, – каенанасы: «Бар, кызым, каенатаң ягына кереп, идән себереп чык. Яхшы себер, ул бер дә тузан яратмый», – дип, эш кушкан. Сафура: «Ярар», – дигән дә, кулына зур себерке тотып, каенатасы янына кергән. Каенатасы аны бик тәүфыйклы, бик юаш җирдән килен алдык дип белә, тел яшерү гадәте буенча, килене авызын ачып сүз дә әйтмәс дип көткән икән. Килен исә: «Авызың-борының тот, биатай, идән себерәм!» – дип оран салмасынмы.
Җавапны ошаттылар, ахры, гөжләшеп алдылар.
– Киленем әйбәттән түгел, мичем әйбәттән, – дип, остазына бакты шәкерт.
Хәлфә шундук эләктереп алды.
Кунак хатын әйткән:
– Киленнәрең бик оста икән, бәлешләрне бигрәк тәмле пешергәннәр, – дигән.
Каенана әйткән:
– Юк, киленнәрем түгел, мичем бик әйбәт минем, мичем шулай пешерә, – дигән.
– Нинди гаделсез каенана икән, – дип көлде Алгай морза.
Ә уен кызганнан-кыза барды.
Бирем әйтү чираты хәлфәдә иде.
– Чебендә дә кан бар, килендә дә җан бар, – диде.
Шәкерт тә һушлы күренә, җаваплый да башлады.
– Үткен кыз Үлмәс Сылу килен булып төшкәч, каенанасы аны төрлечә табаларга тотынган. Үлмәс Сылу әүвәл аны сынаганчы дәшми түзеп торган. Каенанасы, тагын да узынып китеп, беркөнне бөтенләй чыгырдан чыккан.
– Мин сине чебен урынына сытармын! – дип, каршына ук кизәнеп килгән.
Үлмәс Сылу ашыкмый гына кисәү агачын алып:
– Сыталмассың, каенанай, чебендә дә кан бар,