Группа авторов

Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб


Скачать книгу

чыгармыйм. Тәнәфес араларында карточкаңа карыйм. Ул янган йөрәккә бензин сипкән кебек тагы дөрләтә генә. Шулай, иркәм, бер без генә түгел ич… Түзәргә туры килә. Эштә йөрим, дигәнсең. Әгәр уку башланмаган булса, ял ит инде. […] Башка вакытта күбрәк язармын. Авыл хәлләрен әйтеп яз: тагы кемнәрне алып киттеләр. […]

      Кәгазь аша кочаклап үбеп калучы иптәшең Шакр

      Бу хат барып җитү белән, хат сал, хуш, иркәм, рәхәт яшә.

[Өстәмә]

      Иркәм, 25/VIII дә язган хатыңны бүген алдым, әле генә (кич). Анда мин хат язмыйсың дигән идем дә. Гафу ит, гөлкәй, бар хатларыңны да алдым. Карточкаңны да алдым. Хатың килгән саен, йөрәккә ял алам. Минем кайсы частьта хезмәт итү – артиллериядә укыйбыз, кем итеп чыгарырлар, әле пока монда тыныч. Укуы ифрат авыр, пока әле… бәлки, шулай ятып калып та булыр, анысы билгесез. Ярый, иркәм, аз язганга гаепләмә. […]

1941 ел, 5 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

      Үзең генә укы.

      Исәнме син, сөекле Зәйнәбем!!! Сиңа күкрәк хисләремнән кайнап чыккан сагынычлы сәламемне белдереп, сау-сәламәт һәм рәхәт яшәвеңне теләп калам. Миннән әбигә һәм барлык туганнарга кайнар сәлам. Шулай ук коллективка сәлам. Сөеклем, сиңа күптән түгел хат язып салган булсам да, эч пошканны басмасмы дип, тагы язам әле. Үзем урынына сезнең нурлы йөзегезне, бәлки, хатым кайтып күрер һәм сагынуымны аңлатыр. Әйе, кәгазь һәм бу сүзләр, иркәм, сине күрерләр, син аларга серле күзләреңне төшерерсең, һәм минем сезне сагынып бер күрергә зарыккан күзләрем аша язылган шушы сүзләр белән сөйләшерсең. Их… шулвакыт үзем булсам иде каршыңда, аңлатыр идем, иркәм, ничек итеп көннәрем сине сагынып үткәргәнемне. Әйе, мин синең өчен артык янам, иркәм. Хыял дәрьясында йөзәмен… әйе, менә син бу хатны укыйсың, ә минем бу моментта кайда, ни эшләп йөрүем үземә дә билгесез… Тик мин ул вакытта да сине уйлап, кайда булса да сине сагынып яшәвем ачык, чөнки бер генә минутларда да исемнән чыгармыйм, иркәм.

      Талдан талга кунар идем,

      Былбыл баласы булсам.

      Хат эчендә кайтыр идем,

      Язу карасы булсам

      Иркәм, сиңа хат язам

      Зәңгәр каралар белән.

      Күз нурларым шунда төшкән

      Күкрәк хисе белән.

      Иртән йокылардан торсам,

      Сары каеш билләрдә.

      Кошлар да килеп сайрамый

      Син булмаган җирләрдә.

      Иркәм, үземнең мондагы хәлемдә шул югарыда язылганнардан башка үзгәреш юк. Әлегә сау-сәламәт кенә хезмәт итәм.

      Әйе, хезмәт итү җиңел түгел, шулай да изге бурычың өчен көчне жәлләп булмый, киресенчә, булган көчең белән тырышырга туры килә. Әйе, мин туганнан бирле рәхәт һәм лучший тормышта яшәдем. Ул вакыт безне шул иркенлектә яшәтүче Бөек К. Армиядә хезмәт итүче абыйлар булса, ә без хәзер үзебездән соң килүче яшьләрнең тормышы өчен хезмәт итәргә тиеш. Тик менә элек тә, хәзер дә кеше өстеннән көн күрә торган халыкларга ачу килә. […] Но ничего, андый көлүчеләргә без отпор бирергә тиеш, вакыт бүген булмаса, киләсе таңнарда булыр.

      Ил батыры, иркәм, тылда калдың,

      Яхшы эшлә һәрбер эшеңне.

      Тылдан