Группа авторов

Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб


Скачать книгу

кермиләрме? Мин иртә тору белән көн дә кичкә кадәр синнән хат көтәм. Бүген, 15 август, синнән, һич югында, бер хат килергә тиеш инде, ә ни өчендер килми. Инде минем борчылуымны син беләсең. Мин, аяк атлаган саен, сине уйлап кая басканымны онытам. Сагынам, бәгърем Зәйнәп, сагынам, мондагы барлык авырлыкларга түзәргә була. Но сагынудан кыены юк икән.

      Салкын сулар булса иде

      Сусаганда эчәргә.

      Сагынганда кайтыр идем,

      Канат булса очарга.

      Сызылып таңнар аткан чакта,

      Кош сайрый бакчаларда.

      Күз нурыңны айдан эзлим,

      Төнлә йөргән чакларда.

      Менә шушындый җырларны күңелдән кичереп, айга карап уйланып йөргәндә, йөрәкнең сине уйлап кызу тибүен белсәң иде, гөлкәем.

      Әйе, иркәм, аерылдык, бу аерылу хәере белән булсын инде. Әгәр безнең войска дошманны чигендерә башламаса, исән кайтып булмас. Безгә дә монда күп ятарга туры килмәс, ахры. Әйе, моның белән күңелне төшермик әле. Кеше әллә ничә ел йөреп тә исән кайта. Бәхет булса, гомер булса, елы үтәр дигәндәй, бәлки, безнең бәхеттән җиңү дә безнең якта булыр. Иркәм, әле мин якты дөньяда 3 кенә көн торган кебек, әле яшисе иде. Яшисе генә түгел, синең белән картайганчы гомер кичерәсе иде. Но бу тормыш безнең яшьлеккә генә туры килде.

      Бу хатымны вакыт булган саен өзеп-өзеп язам, караульный помещениедә язам… Иртәгә ял көне дә, вакыт әллә була, әллә юк, бүген яздым әле. Соң, үзегез нихәлләрдә ятасыз? Исән-сау гынамы? Нинди яңалыклар бар? Отправка һаман дәвам итәме? Хан абыйның хаты киләме. Фатыйма апага һәм барлык укытучыларга һәм әбигә күп итеп сәлам тапшыр. Бу хат барып җитү белән, кичектермичә хат яз. Ичмаса, чыгып киткәнче, бер хатыңны укып хәлеңне белермен. […] Борчылма, иркәм, борчылып, үзеңне үзең бетермә, тыныч яшә. Минем документлар арасында Чистай лагеренда оборона значокларына здавать иткән справка (характеристика) бар, шуны җибәр. Аннан, махорка булса алып куй әле. Мин сорасам, җибәрерсең. Бабайларга хат язганда, миннән дә сәлам әйт. Килмәделәрме? Фатихтан хат килсә, конвертлап монда сал. […]

Ярый, хуш, сәлам беләниптәшең Искәндәр1941 ел, 19 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

      Әзрәк вакыт таптым әле, шуңа күрә тагы язарга булдым. Языйм әле пока караңгыланганчы.

      Иркәм Зәйнәп, минем өчен артык көймә, мин сине киткәнче ничек сөйгән булсам, әле дә һәм алгы көндә дә шулай сөячәкмен. Кеше сөйләсә, икеләтә җавап бир. Үзеңнең кем белән сөйләшүеңне белеп сөйләш. […] Алар сөйләрләр. Алар ир намусын аяк астына салып таптаучылар, алар янында сиңа күп уралуның кирәге юк ич.

      Бабайларга хат яз. Минем язарга вакыт тар инде, миннән сәлам әйт. Әллә миңа үпкәләделәр микән алар. Хат языйммы соң аларга?

      Гөлсем апаларның хаты киләме? Энеләр армиягә киткәннәрме? Хатлары килсә, Барыйның һәм Харисның адресларын сал. Менә шулай, гөлкәй. Менә мондый хат язарлык вакытлар бик аз тияләр алар. Рәхәтләнеп йоклап каласы калган икән. Но ничево, авыр периодларны үткәрмичә, рәхәткә чыгып булмас инде.

      Эш кушалар икән, «есть тов. кап.» дисең дә йөгерәсең… Бездән шуны таләп итәләр, ә без аны үз вакытында үтәргә тиеш.

      Хәзер