Азат Ахмадуллин

Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)


Скачать книгу

Урыны белән пьесада минор тоннар өстенлек ала башлый, пессимизм «борын төртмәкче» була. Соңгысы үз чиратында жанр бөтенлегенә зыян сала, аның үзенчәлекләрен исәпкә алып бетермәүдән килеп туа.

      Гомумән, стильләр мәсьәләсе бүген, аерым игътибар сорап, алга килеп басты. Бу проблемага бигрәк тә рус әдәбият белемендә нык әһәмият бирелә. Драматургиягә мөнәсәбәттә дә стильләр төрлелеге, стиль үзенчәлекләре турында эзләнүләр һәм теоретик фикер туплау бара. Стильләргә байлык – әдәбиятның өлгерү дәрәҗәсен билгеләүдә зур үлчәү.

      Соңгы елларда татар драматургиясе белән өстән-өстән генә танышкан сурәттә дә, анда стильләрнең төрлелегенә һәм аерым юнәлешләрне, эстетик тенденцияләр үстерелешен ачык күрергә була. Тематик байлык ягыннан гына түгел, жанр һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә драматургиябез яңа баскычка күтәрелде. Алда әйтелгәнчә, шәхескә, кешенең рухи дөньясына игътибар артты. Хезмәт һәм иҗат кешесен дөньяның терәге һәм үзәге итеп аңлау көчәйде. Бүгенге театрлар афишаларында героик-революцион, тарихи-иҗтимагый, социаль-көнкүреш, психологик һәм романтик драмаларга, трагедия, комедия, водевиль һәм трагикомедиягә дә мисаллар табып була. Мирсәй Әмирнең «Хөррият» һәм «Агыйдел», Аяз Гыйләҗев һәм Альберт Яхинның «Шамил Усманов», Гариф Ахунов повесте буенча эшләнгән «Чикләвек төше», Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» һәм «Давыл», Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» һәм «Диләфрүзгә дүрт кияү», Шәриф Хөсәеневнең «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм «Әни килде», Аяз Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер» һәм «Сары чәчәк ата көнбагыш», Нурихан Фәттахның «Кол Гали», Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар», Әхсән Баянның «Һәйкәл», Риза Ишморатның «Хикмәтле Сәйфи», Илдар Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый», Юныс Әминевнең «Минем җинаятем» һәм «Гөлҗәннәтнең җәннәте» һ. б. – менә бүгенге театрлар репертуарының нигезен тәшкил иткән пьесаларның тулы ук булмаган исемлеге. Хәзерге вакытта татар драматургиясен профессиональ осталыклары арта барган авторлар, иҗади индивидуальлек ягыннан формалашкан һәм үзенчәлекле көчләр нәкъ менә алга таба үстерә. Гомуми реалистик принциплардан тыш, аларның әсәрләрендә дөньяны үзенчә итеп художестволы күрү, заман проблемаларын чагылдыруның эстетик категорияләрен үзенчә кабул итү һәм аңлау хас. Нәкъ менә «художестволы күрү», чөнки стиль ахыр чиктә шуның белән бәйле. Мәсьәләгә нәкъ менә шул ноктадан карап якын килгәндә, бүген актив эшләүче авторлар иҗатында ачык итеп аерып куя торган үзенчәлекләр бар. Нечкә психолог, кискенрәк, вакыты белән хәтта ачы телле Шәриф Хөсәенев белән кеше күңеленең тирән чоңгылларын бирү остасы, лирик сурәтләүгә тартым Аяз Гыйләҗевне үзара буташтырып булмаган кебек, тормышыбызга гашыйк, шаян Хәй Вахит, халык күңелен тирән аңлап сурәтләүче, үткен Туфан Миңнуллин, коммунистик идеалларга бирелгәнлекне ачыктан-ачык чагылдыру тарафдары Риза Ишморат, зирәк акыл ияләре Нәкый Исәнбәт һәм Мирсәй Әмир, гомумиләштерүләргә һәм интеллектуальлеккә омтылучы Диас Вәлиев, романтикага тартылучы