Азат Ахмадуллин

Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)


Скачать книгу

сыйфатларын үтемлерәк итеп чагылдыра торган табышлар һәм детальләр.

      Ә асылда, самимилеге белән күзгә бәрелә торган, яшьлекнең гүзәл якларын, сафлыкны үзендә туплаган Мөршидә исә урыны-урыны белән җитди һәм акыллы була белә. Аның үз эшенә мөнәсәбәте, коллегалары һәм балаларга, тәрбия мәсьәләләренә карашы өлгерә барган саен, образ тулылана, характеры бөтенәя. Монда, геройның үсешен күрсәтү өчен, тормышчан ситуацияләр тудыра белү осталыгы күренә. Шул ук вакытта урыны белән ясалма ситуация дә килеп кереп, автор концепциясенә зыян да салгалыйлар. Мәсәлән, беренче күренешләрдән үк гаделлек сакчысы булуын әйтеп, шул юлда берни алдында да тукталып калмаячагын белдереп, сәхнәгә килеп кергән Мөршидә каршына тормыш бер-бер артлы үз киртәләрен куя тора. Кыз бу авылга, бу мәктәпкә килүе белән үк гаделсезлек эшләгән булып чыга: ничәмә еллар уңышлы төстә балалар укыткан, бу эшне яраткан һәм бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән-үзләштергән Нурислам эшсез кала, күрше авылга хезмәткә йөрергә мәҗбүр була. Бу проблеманы хәл итү Мөршидәнең кулыннан килми. Кулыннан килгәндә исә, кыз гаделсезлекне күрми үтеп китми. Мәсәлән, шәһәрдән алып кайткан факел уты сүнеп, шул ситуациядә балаларны алдау юлына баскан мәктәп директорының ялганын Мөршидә үз репутациясенә тап төшереп булса да фаш итә.

      Хәй Вахитның каләме якты буяуларга бай. Автор, моңа ирешү өчен, һәрвакытта дип әйтерлек әсәрләренең үзәгенә яшьләр образын куеп, мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. Ләкин драматург бервакытта да диярлек мәхәббәтне ялгыз гына, үзен генә алмый. Ягъни мәхәббәт вакыйгаларыннан мавыктыргыч сюжет кору, коллизияләр тудыру өчен файдаланса да, бу аның асыл теләге дә, төп максаты да түгел. Ул мәхәббәт ситуацияләре ярдәмендә алдынгы хезмәткә, кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләргә, тормышыбыздагы яңалыкларга, уңай геройларга дан җырларга омтыла. Дөрес, мәхәббәткә, яшьлеккә хас романтикага артык бирелеп китеп һәм мавыгып, автор еш кына үз әсәрләрендә тормыш кыенлыкларын, хезмәт авырлыкларын, яшәү һәм көрәш мәшәкатьләрен өстән ялтыравыклы пәрдә белән дә каплап куя. Шуның нәтиҗәсендә геройларның эш-көрәше тиешенчә күренеп бетмәгән очраклар да бар. Чөнки андый пьесаларда мәхәббәт геройларның иң беренче адымнарыннан ук хезмәттәге батырлыкка һәм бирелгәнлеккә бәйләп куела. Ләкин шунысын ачык әйтергә кирәк: тормыш-яшәештәге уңайны, яктыны, алдынгыны сурәтләүдә драматургның үз алымнары, үз стиле бар. Бу алымнар белән, мондый стильдә язылган әсәрләрне тамашачы бик тә якын итә. Хәй Вахит яшьлек темасыннан, мәхәббәт проблемасыннан күпчелек әсәрләрендә бик белеп һәм уңышлы файдалана.

      Без тикшерә торган әсәрдә дә шуны ук күрергә мөмкин. Драматург хаклык, гаделлек, дөреслек өчен көрәш темасын мәхәббәт проблемасы белән органик бәйләнештә бирергә тырыша. Мәхәббәт проблемасы! Чыннан да, драмада ул проблема дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әсәрнең исеме дә шуңа ишарә. «Мәхәббәтең чын булса» дигән исемнең мәгънәсе Мөршидә һәм Таһирның бер-берсенә булган көчле тойгыларны