Ризван балакаем. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле кыз инде. Класстагы малайлары аңа чибәр дип әйтәләр, ди, иптәш кызлары көнләшәләр, ди.
Ризван балакаем, сиңа хат язуым шуның өчен, син Чулпанга, шигырьләреңне миңа җибәр, дип хат яз. Оялма, диген. Син, диген, мин язганнарны яратып укыйсың икән, диген, үзең язганнарны да мин укып карыйм әле, диген. Минем шигырь язганымны кайдан беләсең, дип хат язса, әбиең әйтте, диген, ярыймы? Чулпан үзе җибәрәсе шигырьләрне көтәргә бик озак дисәң, мин сиңа аның бер шигырен дәфтәреннән күчереп алып җибәрәм.
Сорау бирдем бу дөньяга —
Ике генә сорау бары:
Нигә кара кара карга?
Сандугачкай нигә сары?
Дөнья миңа җавап бирде:
Сандугачкай шуңа сары —
Тавышыннан төскә күчкән
Сагышлары, моңы, зары.
Дөнья миңа җавап бирде:
Шуңа кара кара карга —
Көнләшүдән кара көйгән
Сандугачның моңы барга.
Ярый, Ризван балакаем, сау булып тор. Саулык сиңа да кирәктер. Ничә яшьтә инде үзең? Кирәк инде, яшьләргә дә, картларга да кирәк саулык. Хат яз, яме. Миңа атап та яз, Чулпанга да яз. Хатны язучы Ишем авылыннан Сөембикә карчык дип белерсең.
20 сентябрь, 1970
Сөембикә әби, саумысыз! Хатыгызны алдым, рәхмәт. Рәхмәтем шуның өчен, Сөембикә әби, мине хәтерләп калгансыз. Янә дә тагын шуның өчен, оныгың Чулпанга акыл өйрәтеп хат язу эшен ышанып тапшыргансыз. Белмим шул, ничек итеп мин ул кара күзле, кара кашлы кызга акыл өйрәтә алырмын икән. Бигрәк тә читен эш бит ул читтән торып акыл өйрәтү. Кем белә, бәлки, ул миннән дә акыллырактыр. Үзегез үк язгансыз, Чулпан безнең бик акыллы кызыбыз, дигәнсез. Әнә мин язган этюдны да тәнкыйтьләп ташлаган. Бәлки, ул хаклыдыр да: хәзерге унбиш яшьлекләр икенче төрлерәктер, бездән аерылып торалардыр. Мин үзем дә, әлбәттә, хәзерге яшьләр дип сөйләрлек дәрәҗәдә үк өлкән түгел, шулай да егерме яшь аерма бүгенге заман өчен шактый. Күп нәрсәләрне аңлап бетермәвем табигый. Сезнең турыда әйтеп тә тормыйм, безнең балачак авыррак елларга туры килде – сугыш вакыты. Әниләрнең безне кочакларына алып иркәләргә вакытлары юк иде, азып-тузып китсәк, тузаннарыбызны каккаларга әтиләрнең каешлары да үзләре белән фронтка киткән иде.
Чулпаныгыз – икенче заман кешесе. Шуңа күрә мин язганны ошатмавына аңа үпкәләмим. Мин бер нәрсәгә сөенәм, Сөембикә әби, шигырьләрен Чулпан сезгә укый икән, димәк, ул Сезгә ышана. Минемчә, бу – зур бәхет. Сезнең өчен дә, аның өчен дә. Ә шигыре Чулпанның миңа ошады. Мин, билгеле, үзем шигырь язучы, ягъни шагыйрь түгел. Аңа болай яз, тегеләй яз, дип, киңәшләр бирергә куркам. Шулай да шагыйрьләр янында йөргән кеше буларак, әз-мәз аңлыймдыр. Аңламасам да, күңелем белән тоям, сизәм. Ул шигырьнең Сезгә ошавына да куанам. Сез – шигырь җанлы кеше, Сөембикә әби. Чулпанның ничаклы шигырьләре арасыннан шунысын, иң әйбәтен күчереп җибәрүегез куанычлы. Мин аны шагыйрьләргә күрсәтермен. Тик аларга күрсәткәнче үк Чулпаныгызның әбисе шикелле шигъри күңелле кыз