да аның тирәсендә әйләнә иде. Чулпанга сабыр итәргә кушучы Ай үзе икән, әнә ул тагын кызга эндәште: «Җиргә күз сал», – диде.
Җирдә, ике кулын кесәсенә тыгып, Иршат басып тора. Башын артка ташлап күккә карый, авызы ачылган, сул күзе кысылган. Бит урталарында, борыны очында һавадагы йолдызлар санынча сипкел.
Кинәт кенә әллә ни булды Чулпанга. Йөзе җитдиләнде, күзләре моңсуланды, шашып биюен онытты – хәрәкәтсез калды. «Ни булды аңа?» – дип сорадылар йолдызлар. «Кызның йөрәгендә мәхәббәт дигән олы хис кабынды, Чулпан олыгайды, ул үз гомерендә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булды», – дип җавап бирде Ай.
Чулпан уянып китте. Ни эшләгәнен белештермичә, урыныннан сикереп торды, тәрәзә янына барды. Тышта таң атып килә. Ә Иршат кайда? Әле генә шунда басып тора иде ич. Нигә качты? Тәрәзәне ачып, бакчага карады Чулпан. Иршат алмагачлар арасында да юк иде. Тукта, нигә эзли соң әле Чулпан шул Иршатны? Кем соң әле ул Иршат? Нигә кирәк ул? Мәктәптә күреп тә җан бизгән. Каршыга килеп баса да, сул күзен кысып, мыскыллаган сыман карап тик тора. Кит дисәң дә китми, әйткәнеңне ишетми дә. Этеп җибәргәч кенә, ике кулын кесәсенә тыгып, ашыкмыйча, сызгырынып китеп бара. Бит урталары, борын очы тулы сипкел.
Чулпан урынына барып ятмакчы иде. Еракта-еракта, таң сызылып килгән офыкта Иршатны күреп туктап калды. Сул күзе кысылган, ике кулы кесәдә, бит урталары, борын очы тулы сипкел. Үзе: «Мин дә сине бик яратам, Чулпан», – дип кычкыра.
Офыкта, әлбәттә, кысылган күзле, сипкелле Иршат юк иде. «Яратам!» дип тә кычкырмый иде. Чулпанга гына күренде ул. «Яратам» дигән сүз Чулпанга гына ишетелде. Аңа бу иртәдә уналты яшь тулган иде.
(Ризван Маликовның хикәясеннән өзек)
Мәхәббәт ул саф була,
Мәхәббәт ул бер генә була.
Ризван балакаем, күктәге йолдызлар, судагы балыклар санынча күптән-күп, чуктин-чук сәламнәр җибәреп калам. Исемеңнең Ризван икәнен беләм. Фамилияң хәтердән чыккан инде, Чулпаннан сорадым да, ул әйтеп бирде. Чулпан ул – безнең бик акыллы кызыбыз. Мин инде үзем Сөембикә атлы булам. «Атлы» дигән сүз «исемле» дигән сүз була инде, Ризван балакаем. Мин инде бик олы карчык, тешләрем дә юк инде хәзер, ипинең дә йомшагын гына ашыйм. Катысын Чулпанга бирәм. Чулпан ашамаса, суга салып җебетәбез дә казларга-тавыкларга чыгарып салабыз. Үзем салам инде. Чулпанга әйтәм дә, чыгарып сал шул җебегән ипине казларга-тавыкларга, дип, дәрес әзерлисем бар, ди. Тыңлаусыз бала безнең Чулпаныбыз. Мине түгел, әтисен, әнисен дә бик үк тыңламый. Ә мин аның әбисе булам инде. Әтисенең әнисе. Синең хәлләрең ничек соң, балакаем? Чирләмисеңме? Эчең-башың авыртмыймы? Дус-ишләрең исән-саулармы? Үзләренә күп иттереп сәлам әйт инде. Мөслим районыннан Ишем авылындагы Сөембикә әбидән сәлам, диген. Мин сиңа әби тиештер инде. Бик алай карт күренмәгән идең сәхнәдән. Чулпан да әйтеп торды, син Ризван абыйга әби тиеш буласың, диде. Ул әйткәч дөрестер. Минем үземнең, балакаем, күзләрем дә бик әйбәт күрмиләр шул. Энәгә җепне дә Чулпан кызым саплап бирә. Бик тә, бик тә игелекле бала үзе ул яктан. Сиңа хат язарга да күзем күрми, Ризван балакаем. Күршедәге