Ренат Гаффар

Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)


Скачать книгу

дә тиргәмәде. Малайлар таралыша башлагач кына, кәҗәсенә кычыткан ташый торган кечкенә кул арбасын тартып, янә оныгы янына төште.

      Сак кына күтәреп, Гаделне кипкән печән түшәлгән арбага утыртты. Янына кармагын, суалчан савытын куйды.

      Баягы юан апа: «И Ходаем, белмәдем бит таянып кына йөргәнен. Ни булган соң аңа?» – диде.

      – Әби, – диде Гадел, – тияктәге балыкларны суга җибәр әле.

      Әбисе күз яшьләрен сөртеп алды.

      Яр буендагылар алар артыннан карап калды.

* * *

      Һавада керәшәләр чырылдый. Әллә кайдан ялгыз акчарлак пәйда булды. Читән казыгына кунып, ала карга карылдый.

      – Әби, әби, дим, кара әле… Мин яз көне оясына менгезеп куйган теге нәни сыерчык баласы очарга өйрәнгәндер инде, име?

      – Шулайдыр, балам. Шулай булмый хәле юк. Синең сыерчыгың бөтенесеннән тиз очадыр әле.

      «Ниемә кирәк булды икән Гадел оныгына шул йоны да чыкмаган сыерчык баласы? Үзең шул чагында агачтан егылып төшмәгән булсаң, шул кошны оясына менгезеп йөрмәсәң, болай арба тартып йөрер идемме соң? – дип уйлый әби, сыкранып. – Кош очар ул. Менә үзеңнең генә канатларың юк. Врачлар тагын бер операция ясап карыйбыз дигән булалар да… Терелсәң генә ярар иде инде. И бала, бала…»

      Иске тегермәнгә җиткәндә, арбаны сипкелле малай куып җитте. Үзе белән бүтән малайлар да бар иде.

      – Әби, – диде алар, – син кайта тор. Без Гаделне үзебез апкайтырбыз.

      – Бергәләшеп кайтырбыз, – дип төзәтте малайларны Яшен ташы.

      Учак

      Кай ягы беләндер күңелгә кереп калган кешеләр була. Балыкчы Иван дәдәй – шундыйларның берсе. Ул минем күрше авылдан, якташ, Берлинны алган әткәй белән бергә ярты Европаны иңләп кайткан кеше. Холык-фигыле белән ошый ул миңа. Аннары юктан-бардан да мәзәк тапканы, әңгәмәдәшләрен тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдерә белүе белән ошый.

      Кама буенда аны көтеш. Көн кичке якка авышса да, эссегә түзәр әмәл юк.

      – Балык шулпасы пешерербез, сугылыгыз, оланнар, – дигән иде кичтән.

      Озак көттермәде. Өр-яңа моторлы көймә Кызыл Яр турысында комга килеп төртелде.

      Һәрвакыт шулай: балык шулпасы пешергәндә, ул гел әмер биреп торырга гына ярата. Үзе гел безне, яшьләрне, читтән күзәтә. Сынавымы, үз яшьлеген искә төшерүеме? Сугышта старшина булган диләр. Шуның шаукымы, күрәсең, әмер бирүе.

      – Бәрәңгене чистарткач, кем юып тора инде, бала? Аш түгел, балык шулпасы бит ул сиңа! Тәмен җибәрәсең. Чистарткан балыкны да юа күрмә! Бәрәкәте китә шулпасының. Шулпага орды-бәрде кагылганны җенем сөйми…

      Көлешә-көлешә, ул әйткәнчә эшлибез. Учакка да ут ул өйрәткәнчә, сүрән генә янардай итеп тергезелә. Бу максат өчен карга миләше агачын хуп күрә карт. Төтене юк. Аннары озак яна.

      – Җен икәнсең, пәрәми!

      Ни булды икән дип, аның ягына күз салабыз. Кигәвен тешләп теңкәсенә тигән икән. Үзенең кыршылып беткән эшләпәсе белән шул кигәвеннең башына җиткән бу.

      Хәзер бер-бер мәзәк чыгасын көт тә тор. Һәммәбез мыек астыннан гына көләбез. Ә ул ачулы, бездә эше юк.

      …Учакта чыбык-чабык шартлый. Рәхәт. Җиләс. Учак тирәли тезелешеп, Иван дәдәй мәзәкләрен тыңлыйбыз.