Ренат Гаффар

Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке)


Скачать книгу

охшаган булса да, Гаделнең үзенә яхшы тагын үзе. Чын әүлия инде менә. Кайчакларда үзе бәбкә чыгармый калган каз ише беркатлы ул кәҗәкәй, юаш. Үз бәясен үзе белми. Кәҗәләнә торган гадәте калмагач, Гадел малкаен төрле-төрле тәмлүшкә белән сыйлый. Ни генә дисәң дә, Гаделнең «иҗат җимеше» инде. Ә нәрсә, тәрбия эше шундый буладыр инде ул! Хәер, көн саен ярты чиләк төче камыр, җаның теләгән хәтле кабыгы әрчелгән бәрәңге, бер кәбестә күчәне, ике коймак, бер түбәтәй карабодай, ара-тирә генә булса да кабак бөккәне, «Сникерс» йә «Баунти» ишесен каптырсалар, кесәл болгатылган чишмә суыннан авыз иттерсәләр, дагаланган тоякларыңны көн саен баксаласалар, кәҗә генә түгел, үгез дә юашланып калыр. Шайтан кичтән калган кыстыбый, ике берүлер чебеше салып пешерелгән аштан да баш тартмый хәтта, шаптыр-шоптыр китереп, кикерә-кикерә, эт савытыннан гына чөмерә, кетер-кетер сөяк кимерә. Шулай булгач, ник башлы булмасын ул кәҗә?! Әллә чиләк хәтле җиленендә СССР картасына охшаган миңе булганга башлымы икән соң ул? Шайтан бәләкәй хуҗасына эттән болай тугры, мекер-мекер килеп, гел Гаделгә каныккан – ияреп йөри. Буш вакыты булдымы, киртә башына менеп, мәче куа, ышанмыйсыңмы?

      Малай көн дә көтү каршыларга үзе бара. Ике чакрым җирне тәпиләргә кирәк. Мәшәкать шул. Хәер, хәзер инде барганда гына тәпили малай, ә кайтканда Шайтанга атланып кайта. Бозау чаклы кәҗә карышып-нитеп тормый, башлы ул. Чөнки белә: өстеннән чөеп ыргытса, аңа кадер-хөрмәт бүтән тәтеми, көн бетә, рядовой кәҗәгә әйләнә дә кала.

      И-и-и, ул Шайтанның галәмәтләре! Бакчага минераль ашламаны, көн саен унике кырлы стаканны тутырып, сөтне кем бирә? Шайтан. Ә аннары… эшләп ашарга өйрәнгән ул.

      Гаделләрнең бакчасы тауга түбән. Бәрәңге алган чакта, Шайтан сыртына як-яклап кечкенә капчык аса малай. Кәҗә, яхшы ат сыман, дүрт чиләк бәрәңгене эһ тә итмичә тау башындагы базга алып менә. Малай үзе өч чиләк күтәрә. Бу тояклы мал турында бөтен авыл аһ итеп сөйли, район газетасына да язып чыктылар хәтта. Шушы Шайтан аркасында Гадел бер «бишле» дә алды әле. Ул көнне кәҗәкәебез майда гына йөзде. Хәер, «бишле» дип инде… «Безнең кәҗә» дигән темага сочинение язганнар иде. Укытучы апалары эчтәлеге өчен «бишле» куйган, мактады. Ә грамматикасы өчен шул әлеге дә баягы инде…

      Беркөнне көтүдән өйгә кайтып җиткәндә генә, Шайтан, гомер булмаганны, кәҗәләнеп китеп, сыртында вәкарь белән генә атланып кайткан хуҗасының касыгына мөгезе белән берне биреп алмасынмы! Беләсез инде, Шайтанның мөгезләре шөшле сыман очлы аның. Әле ярый эшләп үскән Гаделнең мускуллары тимер белән бер. Шулай булмаса, хәлләр мөшкел иде.

      Ул көнне Гадел унике белен, егерме бер коймак, биш кыстыбый, ике бөккән ашаган иде. Әллә шуны авырсындымы кәҗәкәй?

      – Исемең җисемеңә туры килми башлаган синең, малай. Үзгәртми булмый. Гыкычыпис! Камунис! Баркашуф кауме! – диде тояклы мал корбаны. – Нервылар беткән синең. Тормозың да тотмый башлаган. Чарасын күрми булмый…

      Әлеге кырын шәе өчен Шайтанга көрәк хәтле сакалыннан колак кагарга туры килде. Керфекләре дә өтелде, берсе генә дә калмады ичмасам! Шуннан ары җәза эләкмәде. Гадел дипломатик миссиянең