Ринат Мухаммадиев

Сират күпере / Мост над адом


Скачать книгу

күңелендә дә җылы тойгылар уянды. Янәшәсендә басып торучы романтик җанлы яңа танышына сыйнфый дошманы итеп карамый иде инде ул. Җир йөзендәге тигезсезлек, җәбер-золымга нәфрәт һәм шул тигезсезлектән ничек чыгу юлын белмәү, күрмәү генә бәргәләнергә, бер яктан икенче якка ташланырга мәҗбүр итә икән бит аны. Ә чынлыкта гадәти бер кеше. Гаиләсе юк, дуслары юк. Аның үзе кебек үк япа-ялгыз. Теленә салынуы да анархистларныкы сыманрак килеп чыксын өчен генә икән.

      – Беләсеңме, Мирсәет, – дип, аның беләгеннән кысып тотты шунда Кодрачев. – Агыйделкәй турысында безнең башкортларның гаҗәп тә моңлы җырлары бар бит. Тиле димәссеңме, шуларның берәрсен кычкырып-кычкырып җырлыйсым килә минем. Бөтен халкыма, Урал тау аръягынача ишетелерлек итеп.

      – Тилергән икән, димәсләрме?..

      – Дисәләр соң…

      – Соң, җырла алай булгач… Безнең татар-башкорт халкы элек-электән бар моң-хәсрәтләрен Агыйделгә салып агызган.

      Шулчак Гәрәй Кодрачев, быргы кычкыртырга җыенган быргычыдай, күкрәген тутырып киерелеп бер сулады да көчле калын тавыш белән җырлап җибәрде. Кыя тау өстенә менеп баскан бөркеттән һич аермасы юк. Булса да, ул кадәр моңлы тавыш кына булмас бөркетләрдә:

      Агыйделкәй кайда, ай, тугайда,

      Агыйделкәй кебек су кайда?

      Агыйделкәйләрнең, ай, һавасы

      Җанга рәхәт, тәнгә зур файда.

      Җырның кушымтасын Мирсәет тә күтәреп алды. Алар, сүз берләшкән сыман, парлап җырларга керешкәннәр иде:

      Йәмле Агыйдел буйлары ла

      Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,

      Бетерәдер хәсрәтле уйларны…

      Шул мизгелдә читтән карап күзәтеп торсаң, боларны бүгенгәчә бер-берен күрмәгән-белмәгән кешеләр дип һич кенә дә әйтмәссең. Берсе – башкорт, икенчесе татар димәссең, гүя бер ана балалары, бергә уйнап, җырлап үскәннәр.

      Агыйделкәйләрнең, ай, буенда

      Сандугачлар сайрый муелда.

      Идел суы эчкән ир-егетләр

      Яман теләк йөртмәс уенда…

      – Мирсәет, – дип, аның җилкәсенә кулын китереп салды Кодрачев. – Безнең татар-башкорт моңнан яралды микән әллә ул, Мирсәет?! Җырлыйсың… Ә үзе һич җырлаган кебек түгел, йөрәк җилкенә башлый, сагыш биләп ала, елыйсы да, шатланасы да килә бер үк вакытта… Синең дә шулай булганы бармы, ә, Мирсәет?..

      Ихласлык биләп алган иде һәр икесен. Үз чиратында Мирсәет тә аңарга, күңеле тулган чакларында, үзенең ничек итеп бәрәңге бакчаларының ерак почмагына менеп карт тирәкләр шавына кушылып җырларга яратканлыгын сөйләде. Бераз җил дә исеп куйса, оркестрларың бер читтә торсын, үзләре көй биреп, үзләре күтәреп ала торган иде тирәкләр. Онытылып җырлыйсың бер рәхәтләнеп, ә тавышыңны һичкем ишетми – тирәкнең шундый хикмәте бар.

      – Агыйделне боз каплаган, – дип әйтеп куйды Гәрәй Кодрачев, уйланып торган җиреннән. – Калын боз ята Агыйделкәйнең өстендә.

      – Атна-ун көн дигәндә, ул бозлар шартлый, ярыла башлар. Агыйделкәй боздан арчылыр, – дип, әңгәмәдәшенең фикерен эләктереп алды Мирсәет.

      – Агыйдел