Казан, Петроград һәм Мәскәү калаларында чыгып килгән дистәләгән татар гәҗит-журналларына мәкаләләр, хикәя һәм шигырьләр юллый. Аларның күбесе, шул чордагы модага ияреп булса кирәк, псевдоним белән чыга. Үзенең урысчасы шактый ук камил булгангадыр, бер үк вакытта урысча да актив яза Мирсәет. «Уфимский вестник» та, Мәскәүдә чыккан «Народный учитель» газетасында «Сухой», «Он», «Кармаскалинец», «Сын народа» һәм «Учитель-татарин» псевдонимнары астында дистәләгән актуаль мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. Үз хикәяләрен үзе үк урысчага тәрҗемә итеп, Петроградтагы «Мусульманская газета» да «Көлкебаш» псевдонимы белән даими басылып килә.
Казан белән дә элемтәсе өзелми аның. Әле соңгы араларда гына Фатих Әмирханнан хат алды. Бу әдипне ул 1907 еллардан ук күреп-аралашып белә. Аның киңәше белән Мирсәет, – үз вакытында Л. Толстойга хат язып, тәрҗемә кылуга графның үзеннән хәер-фатиха алган кеше.
Ф. Әмирхан белән дә аларны әдәби бәйләнешләр якынайтты. Аның «Татар кызы» һәм «Кадерле минутлар» ын иң элек урысчага күчерүче Мирсәет Солтангалиев икәнлеге мәгълүм.
«Архангельскида сөргендә булган мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакыйдан мәктүп алдым, – дип язган иде Ф. Әмирхан әлеге хатында. – Яңа тәрҗемәләр җибәрүемне үтенгән. Максим Горький Исхакый әфәндедән татар хикәяләрен ашыктыра икән. «Габделбасыйр гыйшкы» дигән бер әсәремне синең тәрҗемәдә күрергә теләр идем. Фатих Әмирхан».
Хат эченә автор кулъязмасындагы хикәя дә салынган иде.
Ә шулай да җанында тынгылык юк Мирсәетнең, аңа һәрчак нидер җитми. Кышкы буада калын боз астында калып, һавасызлыктан бәргәләнгән балык халәтендә хис итә ул үзен. Салкын, озын кичләрдә, аягына киез итек, башына бүрек элеп, тын бакчага чыга да абзар читенә терәлеп зәңгәр күккә, анда чекрәешеп янган йолдызларга озаклап текәлеп карап тора…
Галәм нинди зур… Табигать никадәрле камил. Шул галәм, шул табигать кочагында яшәүче кешелек җәмгыяте һәм кешеләр үзләре дә нигә шул дәрәҗәдә үк камил түгел икән?! Югыйсә гомер дигәннәре берәүгә дә ике бирелми һәм мәңгелек тә түгел. Уйлый калсаң, шундый кыска бит ул кеше гомере! Тизрәк үсәсең, олыгаясың килә. Олыгаеп җитәргә өлгермисең, ул арада гомер йомгагың түбәнгә таба тәгәрәргә керешкән була. Шул санаулы еллардан гына торган гомернең дә кадерен белми бит ул кеше дигәнең. Туганда ук елый-елый туа һәм гомере буе нәрсәдәндер канәгать түгел, һаман нидер җитми аңарга. Теләгәненә ирешкән очракта да, үзенә күрә бер-бер дошман яисә борчу уйлап таба, йә туганы белән нәрсәнедер бүлешә алмый, йә булмаса күршесе белән. Ә инде кайчандыр үз ихтыярлары белән бер-берен сайлап алган ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында ни әйтәсең?! Гомерләре буе нидер бүлешәләр, бер-беренә нәрсәнедер исбат итәргә тырышалар…
Ни сәбәпле, нәрсәдән шулай килеп чыга бу? Югыйсә дөньяның матурлыгына хозурланып яшәр өчен генә яратылган түгелме соң кеше дигәнең? Сулыйм дисә – һавасы нинди, эчим дисә, челтерәп чишмәләре агып ята. Кара туфракка ни төртсәң, шул тишелеп чыга. Эшлә, уңышын җыеп ал, рәхәтләнеп