урынсыз чыкты, әлбәттә. Ләкин гаҗәпсенми дә мөмкин түгел, чөнки Күл буе мәдрәсәсе ул елларда кадимлеге белән аерылып тора иде.
Укытучылар мәктәбендә укыган якташының тел төбен аңламады түгел – Зәки зиһенле егет иде. Әмма ул хакта артык сүз куертып торуны кирәк санамады.
– Мәдрәсә ул болай гына, – дип, кул селтәгәндәй итте егет. – Мин күбрәк университет китапханәсендә эшлим. – Әле дә шунда китеп барышым иде.
Менә кайда тупланган ул гыйлем чишмәсе!
Ишеткәне генә түгел, ул китапханәдә булырга да туры килгән иде Мирсәеткә. Зәки Вәлиди исә, шунда берничә ел дәвамында даими йөреп, төрек-татар тарихына караган дистәләгән китап һәм кулъязмаларны укып-күчереп чыккан икән.
– Киттек минем белән, – дип, кинәт кенә тәкъдим итте ул Мирсәеткә. – Үзеңне иллә дә бер укымышлы зат белән таныштырам.
– Кем ул?
– Улмы… – дип, махсус суза төшеп, көттерүеннән тәм тапты Зәки Вәлиди. – Һади Атласи дигән кеше хакында ишеткәнең бармы?
– Һади Атласи… Теге, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында китаплар язучымы?
– Үзе! – дип, эре генә кистерде Зәки, менә мин кем белән таныш дигәндәй. – Үзе мулла, үзе галим, үзе Сабантуй батыры, беләсең килсә… Көрәшче! Бар ул безнең милләттә дә кешеләр!
Соңгысы яңалык иде Мирсәет өчен.
– Һади Атласи сабан туенда көрәшеп йөрмәс инде… Мулла һәм галим башы белән көрәшеп йөрмәс.
– Улмы? – дип кабынып китте Вәлиди. Бәхәсләшергә җай гына чыксын, сүз көрәштерергә ярата иде, күрәсең. – Син бернәрсә белмисең икән бит, малай. Һади абый мәйданга килеп керсәме… Ул мәйданга килеп керсә, көрәшер кеше табылмый икән үзенә. «Сарыкны алсын, барыбер аныкы була инде», – дип кенә әйтәләр икән. Көрәшү файдасыз аның белән, шул бер билеңне кызганмасаң гына инде…
– Арттырасың булыр, көрәшми генә сарык бирәләрме инде…
Күзләрен түгәрәкләндереп, иреннәрен бөреп-бөреп, Аллага ялваргандай уч төпләрен күккә чөеп аңлатты Зәки Вәлиди. Ул сөйләгәннәрнең яртысы гына хак булса да, Һади Атласи чын пәһлеван зат булып чыга инде.
– Менә ипидер, малай, синең кадәр, ким дигәндә, бер өч бар инде, – дип, тәгаенләп куйды соңыннан.
Мирсәет тә алдын-артын уйламастан әйтеп салмасынмы шунда:
– Минем кадәр өч булгач, ул, Зәки әфәнде, синең тикле биш кеше дигән сүздер инде, ә?!
Чагыштыру Вәлидигә ошап бетмәде, әлбәттә. Әмма ул сер бирмәде, җайлы-җайсыз әйтелгән сүзне йотып кына куйды. Мирсәетнең вакыты бераз бар иде әле, университет тавыннан җәт-җәт атлап, йөгереп диярлек Һади Атласи белән күрешергә менеп китте ике якташ.
Зәки Вәлидинең Һади Атласи янына атлыгып торуы юкка гына түгел, моның үз хикмәте бар икән. Университетның китапханәсенә түгел, ишегалдына да кертмәделәр тегеләрне – студентларга гына рөхсәт икән. Себерке тоткан бер агай капкага да якын җибәрмәде үзләрен. Зәкинең дә рөхсәт кәгазе юк икән. Ул кемгә эләкте шуңа ияреп керә алса гына актара икән төрек-татар тарихын. Бу юлы исә Әлмәттән килеп чыккан Һади Атласига ияреп керү