тагы атна-ун көннән зур гаилә өстәл артында чәйләп утырган җирдә моңарчы дәшми-тынмый гына йөргән Хәйдәргали үзенең карарын әйтеп салды:
– Мирсәетне юлга әзерлә, анасы, укырга китә.
«Ур-ра» кычкырырдай булып, колагы ишеткәннәргә ышанмыйча, урыныннан сикереп торды Мирсәет. Шул мизгелдә әтисен кочаклап алырга әзер иде ул.
– Әти! – дигән аваз ташып чыкты күңеленнән.
– Син нәрсә сөйлисең, атасы? Нинди уку? Кайчан? Кайда?.. – дип, берни аңламый югалып торды әнисе дә.
Гаилә башлыгының талканы коры, артык сүз кара дошманы аның:
– Укырга дигәч укырга, – дип кенә кабатлады.
Чын-чынлап тынгысызлана башлады әни кеше:
– Кайда, әллә Уфаның үзенә үкме?
Табын артында тезелеп утырган энеләре-сеңелләре, ашауларын онытып, һәммәсе өстәл түренә таба текәлде. Мирсәетнең исә тыны кысылды, сулыш алмый көтте ул әтисе авызыннан чыгарга тиешле җавапны. Дөрес ишетәме, әллә чын-чынлап Уфаның үзенә үк илтергә җыенамы аны әтисе.
– Казанга! – диде Хәйдәргали һәм, кулындагы чәй тәлинкәсен өстәлгә куеп, тастымал белән авыз читен сөртте дә табын артыннан торып китте.
«Казанга?.. Казанга!» дип, бер-берсенә карангалап хәйран калулар китте өстәл әйләнәсендә. Ышанырга-ышанмаска белми иде һәммәсе. Кырмыскалы авылында яланаяк йөгереп йөргән малай тотсын да Казан кадәр Казанга чыгып китсен әле. Ул бит Уфа гына түгел, әллә кая, кошлар очып җитә алмаслык ерак җирләрдә булса кирәк…
«Казан!» дигәнне ишеткәч тә, башы әйләнеп киткәндәй булды Мирсәетнең. Ишетеп кенә белә иде ич моңарчы. Хыялында зур мәгърифәт, гыйлем диңгезе итеп күз алдына китерә иде ул Казанны. Төрле-төрле гәҗит һәм журналлар чыга дип ишеткәне бар анда. Китаплар да шунда басыла икән. Хәтта тере язучылар да яши ди бит ул Казанда. Килсә килә икән бәхет дигәнең. Менә бит күк капусы ачылган диярсең!..
– Соң, сәүдәгәр малае түгел ләбаса, Казан кадәр Казанга ничек барып җитсен дә ничек укырга керсен ул бала? – дип сукранырга керешкән әнисе генә эшне чак бутап ташламады. – Туганнарың бармы анда?! Таныш-белешең бармы?! Казанга барып җитәрлек акчаны кайдан җүнәтмәкче буласың?! Ул анда хәер сорашсынмы?! Җибәрмим баланы, беркая да җибәрмим үзен…
«Әни» дип каршы чыгасы, торып бер-бер сүз әйтәсе, тынычландырасы килде үзен. Әмма ни әйтсен Мирсәет, аңлый иде ул барын да, әнисе биргән сорауларның берсе дә урынсыз түгел ич.
Шулай да барасы килә Казанга… Барасы килә… Бер генә тапкыр булса да күрәсе иде шул Казанны… Их, ничек кенә аңлатырга соң боларны әнисенә.
– Синнән сорамыйлар, – булды Хәйдәргалинең җавабы. – Иртәгә үк беренче олауга ияреп юлга чыгабыз. Кирәк-ярагы әзер булсын!
Ишекне каты ябып, болдырга чыгып китте ата кеше. Бигрәк дорфа бәрелде инде. Мирсәетнең андый сүзләр ишеттерәсе килми иде әнисенә. Шундый инде аның әтисе – кызык та, усал да бераз. Ә үзе шул дәрәҗәдә тәвәккәл, әйбәт һәм кешелекле дә бер үк вакытта.
Юлга чыгып дүрт тәүлек тә үтмәде – Казанның үзенә барып керделәр.