алалар. Стипендия алып укымагач, Сәгыйтьнең матди хәле бик мөшкел була. Ә Мирсәетнең исә чәй-шикәрдән өзелгәне юк. Бар булганын уртаклашып, ярдәмләшеп көн күрәләр. Дөрес, Сәгыйть Мирсәет кебек китапка ябышып ятучы түгел, дәресләргә дә онытканда бер килеп чыга. Нәкъ әнә шуңа күрә дә аңа бер елдан артык укырга туры килми, ул тиздән Пермь якларындагы Сараш авылына балалар укытырга китеп бара.
Әмма Сәгыйть Сүнчәләй – әдәбият вә шигырь белән әсәрләнгән үсмер. Нәкъ менә әдәбиятка булган тартылу якынайта да инде аларны. Сәгыйтьнең белмәгәне юк: әле ул Гаяз Исхакый белән күрешеп сөйләшкән, әле, «Әлислах» та булып, шигырьләрен Фатих Әмирханның үзенә тапшырып кайткан, һич югында, бертуган Шәрәфләр матбагасына кереп, чәй эчеп чыккан була. Әллә нинди туташлар белән танышып өлгергән. Мирсәет өчен исә боларның һәммәсе – кызык һәм гыйбрәтле яңалык. Әнә нинди шәһәрдә яши, татарның ни дәрәҗәдәге зыялы затлары йөргән урамнар буйлап атлап йөри икән бит ул. Укудан арынганы, китапларын бер читкә куеп торып дөньяга чыкканы гына юк.
Аннары Сәгыйть «Шәрык клубы» нда үтә торган милли кичәләрне дә калдырмый торган була. Шул кичәләрдән кайткачтын, качып кына, ул Мирсәет янына керә. Өчәр-дүртәр чынаяк чәй эчкән арада, үзенең күргәннәрен сөйли. «Татар үлмәгән ул, татар уяна… Татар әдәбиятына ташкын булып яңа исемнәр килә», – ди-ди куаныша торган була алар.
Ни генә булмасын, Сәгыйтьнең сөйләгәннәре ничек кенә рухландырмасын, аңа ияреп шәһәрнең бер очыннан икенче очына чабулап йөрергә җыенмый Мирсәет. Укырга, укырга кирәк әле аңарга…
Шулай да көннәрнең берендә Мирсәетне данлы «Шәрык клубы» на алып килделәр бит тәки. Сәгыйтьтән бигрәк, социализм идеяләре белән мавыгып дөньясын оныткан романтик рухлы хыялый остазы Әүһади Ишмурзин сәбәпче булды моңа. Бармый калырга ярамый, дип аңлаттылар. Чөнки аның – Мирсәет Солтангалиевнең – исеме ул көнге кичәдә чыгыш ясаучылар белән бергә игъланга ук кертелгән булып чыкты. Ышанмады башта. Әмма Әүһади Ишмурзин шаяра торган кеше түгел, шул оештырган бу эшне. Ул кичәдә исеме телдән-телгә күчеп йөргән Тукай үзе дә чыгыш ясарга тиеш булган икән. Әнә ич бер килсә килә бит ул бәхет дигәнең. Сәгыйть Сүнчәләй булып аның да «Шәрык клубы» сәхнәсенә менгәне юк икән әлегәчә…
Сабан туенда иң элек малай-шалайны көрәштергән кебек, Мирсәеткә дә кичәнең башында ук сүз бирделәр.
– Хөрмәтле милләттәшләребез, сезнең каршыда хәзер талантлы яшь әдип, Татар укытучылар мәктәбе укучысы Мирсәет Солтангалиев чыгыш ясый, – диде алып баручы.
Арттырып җибәрде, билгеле, монысы – Әүһади Ишмурзин эше. «Талантлы әдип» дигән сүзләрне ул уйлап тапкан. Мирсәетнең әдәбият өлкәсендә ул кадәр искитәрлек ныклы эше дә юк ич әле. Борадәран Кәримовлар матбагасына Толстойдан өч хикәя тәрҗемә итеп бирде, аннары Вересаев белән Загоскиннан тәрҗемәләре бар, үзе биш-алты хикәя язды. Бар булган иҗаты шулардан гыйбарәт.
Мирсәет «Шәрык клубы» сәхнәсенә чыгып басты. Залда танылган әдипләр, шагыйрьләр. Үзе