Ринат Мухаммадиев

Сират күпере / Мост над адом


Скачать книгу

егет, сискәнгән сыман, җанланып китте шунда. Башын түбән иеп уйланып торган җиреннән залга таба омтылды. Тукай икән, Тукай булган лабаса!.. Шул мизгелдә шагыйрьнең күзләрендә утлы күмер булып чагылып киткән яктылык, ялкын чаткысын тоемлап өлгерде Мирсәет. Зал, аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршылады үзен.

      Сәхнәдә Тукай… Тукай үзе чыгыш ясый! Ничек сәхнә артында посып утырырга мөмкин шундый чакта, алдына-артына карамыйча ян ишектән чыгып, залга таба йөгерде Мирсәет.

      Ул килеп кергәндә, кул чабулар тәмамланмаган иде әле. Умарта корты кебек кайнаган халык берән-сәрән урыннарына утыра башлады. Сәхнә уртасына чыгып баскан шагыйрь, бер урында шулай тик басып тору уңайсыз булгангадыр инде, аякларын алмаштырып-алмаштырып куя, кулларын нишләтергә, кая куярга белми аптырый.

      Зал тынычлана төште, ниһаять. Шагыйрьнең дә дулкынлануы кимеде кебек. Карашын бер ноктага текәде дә ипле, моңлы тавыш белән тыңлаучыларга мөрәҗәгать итте.

      – Мин сезгә әле соңгы арада гына тәмамланган шигыремне тәкъдим итмәк булам, – диде ул, кемнәндер гафу үтенгәндәй тартынып кына. Карашы белән танышларын барлагандай, бер кат залны айкап чыкты һәм шигырьнең исемен игълан итте: «Китмибез…»

      Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

      – Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр…

      Тыныч һәм ипле генә сөйли башлаган иде сыман ул башта. Әмма бу – җәйге кичтә офыктан камчыларын ялт-йолт уйнатып килгән яшенле яңгыр якынлашкан мәлдәге тынлык булган икән… Актарылып-убылып аккан кара болыт, җил-давыл кузгатып, менә-менә баш очына килеп җитәр… Күк күкрәү, яшен, гарасат башланыр…

      Сулыш алган, чебен очкан аваз да ишетелми залда, һәммәсе йотлыгып шигырь тыңлый. Юк, гадәти тыңлау гына түгел иде бугай бу – туган җир язмышы, халык язмышы өчен борчылу, яну биләп алган кешеләрне. Гүя шушы мизгелдә барысы: ил язмышы да, туган җир язмышы да, халык язмышы да үлчәү тәлинкәсенә салынган һәм менә хәзер хәл ителергә тиешле. Чарасыз калган карашлар сәхнәгә төбәлгән. Ярдәм ит, бер-бер тылсымын күр, әйт сүзеңне, шагыйрь, дия сыман ул карашлар… Җирне-күкне тоташ кара болыт, яшен камчылары урап алган…

      Ул да түгел, болыт арасыннан ялтырап килеп чыккан җәйге кояш сыман, ягымлы сүзләр иңә залга, һәм йөрәкләр дәртләнеп тибә башлый, күңелләр җылынып китә.

      Гүя залдагы кешеләр генә түгел, бөтен Казан, бөтен дөнья, күкрәк киереп, иркен сулыш ала: «Китмибез без…»

      Һәркем күңелендә кабатлана шул ук сүзләр: «Китмибез… Юк, китмибез!»

      Шагыйрь белән бу очрашу Мирсәет өчен беренчесе һәм соңгысы булды. Байтак кына вакыт бер шәһәрдә яшәп, бер үк урамнарда йөрсәләр дә, Тукайны бүтән очратырга насыйп булмады аңарга. Югыйсә теге көнне кичәдән соң ук бик тә күрәсе, шигыре өчен мең-мең рәхмәтләр әйтәсе, котлыйсы килгән иде аны. Хәтта шул кыюсызлыгы өчен үзен беркадәр гаепле дә санап йөрде әле. Габдулла Тукай бит әнә сәхнә артына кереп, үзе эзләп табып кысты аның кулын. Югыйсә кем иде әле ул аның өчен? Бер йолкыш шәкерт, укучы гына ич, ныклап уйласаң. Ә ул ваксыну дип