Ринат Мухаммадиев

Сират күпере / Мост над адом


Скачать книгу

Тотылган очракта, димәк, аны да асулары ихтимал.

      – Үзе язган, үзе сөйләгәне генә бер хәл. Патшага каршы язылган нотыгын мәктәп балаларына биргән бит әле. Шулардан күбәйттергән… Ай-һай, хәзрәт, баш китәрлек эшләр эшләнә икән синең мәктәбеңдә… Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас!..

      Тәмам зиһенен югалтты кебек Нуриәхмәт хәзрәт, берөзлексез сакалын сыпыргалап утырды.

      – Алла сакласын… Алла сакласын диген, Хәйдәргали энем.

      – Бу эшне туктатырга кирәк, хәзрәт… Аннан килеп, шәригатькә сыймаган бернәрсә бит бу – патша кадәр патшага тел тидерү… Патшага каршы баш күтәрергә чакыру…

      Хәзрәт гүя телен йоткан, берничә кат тамак төбен кырып алды алуын, әмма ни дияргә дә белмәде.

      Хәзрәт ни дияр? Патшага буйсынмау, аңа каршы баш күтәрүгә шәригать ничек карый икән? Ничә айлар, күпме вакытлардан бирле Мирсәетнең күңеленнән чыкмыйча, аны көн-төн бимазалаган сорау ич бу. Әтисенә ничә тапкырлар сүз катып караса да, җавап ала алмады бит. Хәзрәт авызыннан хәзер чыгачак сүз соң дәрәҗәдә әһәмиятле, бик мөһим иде аның өчен. Шуңа күрә, җавабын ишетми калудан куркып, чаршау эченнән арырак узды малай һәм бүлмә тактасындагы ярык аша хәзрәтнең авызына текәлде. Патшада аның эш юк, шәригатькә, Аллага каршы эш була күрмәсен. «И Аллам, шәригатькә тел тидерүдән сакла…»

      Нуриәхмәт хәзрәт бирәсе җавабы хакында бик җентекләп уйланды. Дәшми калу ярамый, мәсьәлә кабыргасы белән куелган. Янә бер кабат йөткеренеп алгач, ниһаять, тамагын кырып куйды.

      – Шәригатьме? – дип башлады әүвәл һәм ипле генә сеңдереп дәвам итте. – Юк, Хәйдәргали, шәригать бу эшне тыймый. Коръән-Кәримнең шундый-шундый хәдисендә халыкның, үзен рәнҗеткән хакимнәргә буйсынмыйча, баш күтәрү хокукы да бар диелгән. Хәтта аны бәреп төшерү дә хәрәм эш саналмас. Әйе!..

      Канәгать кенә сакалын сыпырып куйды хәзрәт. Мирсәетнең дә җанына җылы иңде. Димәк, ул да ярамас, хәрәм эш белән шөгыльләнми икән бит!

      Әмма Хәйдәргали агайның бирешергә түгел иде исәбе.

      – Хуш, Нуриәхмәт абзый, бәхәсләшмим, Коръәнне вә шәригать эшләрен син миңа караганда яхшырак беләсең, әлбәттә. Анысы шулай. Тик менә тагын бернәрсә бар бит әле: изге китапта «хакимнәр» диелгән, патша турында әйтелмәгән. Моңа ни диярсең?..

      Мирсәетнең күңеленә янә шом йөгерде. Нигә шулай төпченә, нигә үҗәтләнә инде аның әтисе, хәзрәтнең әйткәннәре белән генә килешсә ни була торгандыр…

      Картның әллә ни исе китмәде бугай бу юлы. Әллә сер бирергә теләмәве иде, өздереп әйтте дә куйды:

      – Хакиме ни дә, патшасы ни, шул бер үк нәрсә, ике чабата – бер кием инде ул, Хәйдәргали. Патша да хакимлек итә. Үз халкын рәнҗетә икән, аны төшерү мөмкин диелгән. Китап каршы килми моңарга.

      – Анда бит «явыз булса, халыкны рәнҗетсә» диелгән, Нуриәхмәт абзый. Әле аның явыз булу-булмавын, рәнҗеткәнме-түгелме икәнлеген ачыкларга кирәктер бит әүвәл?..

      – Ул кадәресен инде китап түгел, халык үзе ачыкларга тиеш, – диде хәзрәт, ике уйлап тормый гына. Үзенең шундый сорауларга җавап табып, Хәйдәргалине тынычландыруына куанып