белән чагыштыра, җир-суларыбызның, елга-күлләребезнең пычрануына уфтанып, рухи тетрәнү кичерә. Әсәрдә киләчәктә көтелмәгән аяныч вакыйгаларга юлыкмас өчен, тәрбия мәсьәләләренә, аң-белем хаҗәтенә, табигатькә мәхәббәт белән карау зарурилыгы алга сөрелә.
Иртәгәге көннәрен уйламый эш иткән кешеләр психологиясендә формалашкан процессларның тагын да мөшкелрәк хәлләргә алып барачагын кисәтеп, автор җәмгыятьтәге рухи ярлылыкның көчәя төшүе турында да укучыны искәртергә тели. Мәгълүм ки, табигатьтән күпләр үз кирәген өмет итә, ә үзләре аңа ни хаҗәтле икәнлекләрен бөтенләй аңламыйлар. Шушы уңайдан әсәрдә ваемсызлык, битарафлык, нәфес чирләре белән авырып, үз кәсепләре турында гына кайгыртучы комсызларга карата да шактый ук катгый ишарәләр ясала. Автор табигатьне яратучы, җир-суларыбызның кадерен белүчеләр үзләре дә олы мәхәббәткә лаеклылар дип саный. «Күрәчәк» әсәрендә күтәрелгән тема техниканың хәзерге аеруча алга киткән заманында Җир шарын төрле һәлакәтләрдән саклап калуның аеруча кирәклеге турында да кисәтә.
Нурислам Хәсәнов – бүгенге татар прозасында нык каләмле, ачык юнәлешле, кабатланмас стильгә ия булган әдипләребезнең берсе. Үтә сабыр, тыйнак, ашыкмас табигатьле язучыбызның иҗаты әллә каян «мине күрегез!» дип кычкырып тормый, ул үзенә җентекле якын килүне, текстка һәм сүз арасындагы мәгънәләргә игътибарлы булуны сорый; бу – яшәешне, тормыш агышының тирән мәгънәсен аңларга, шулардан сабаклар һәм гыйбрәтләр алырга теләүчеләргә төбәлгән иҗат.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновның туган халкына, яраткан укучыларына әйтәсе изге теләкләре, сүзләре бик күп әле. Ул кешеләрнең күңелләре тагын да матуррак булуын тели, каләмен тик шуларга багышлый, армый-талмый аларга хезмәт итә.
Романнар
Күрәчәк
Авыр югалту кичерде Гөлсем…
Аның йөрәген бер камап алган ялкын көйдерде дә көйдерде. Һәм ул вакытлар узуга карамастан сүнмәде дә, сүрелмәде дә, һаман да үзен эчтән сиздереп торды.
Ул ихтыярсыздан үлемгә күнегеп булмыйдыр шул, дигән карарга килде. Юк шул, юк. Нишлисең? Инде бер күңелгә кереп тамыр җәйгән, сөешеп гомер кичергән кадерлесен, газиз Хәерҗанын ничекләр итеп оныта алсын ул?! Булмый, берничек тә булдыра да, аны исеннән дә чыгара алмый. Кая гына барса да, ниләр генә эшләсә дә, ятса да, торса да, ул аның күз алларыннан китми, сагындырып йөдәтә бирә…
Көтмәгәндә генә мондый хәл килеп чыгар дип һич тә уйламаган иде шул Гөлсем. Әйтерсең аның ярты җанын тартып алдылар. Әле һаман да Хәерҗаны юклыгына ышанасы килми аның. Уенда – ул гына, әйтерсең әле дә бергә-бергә гомер кичерәләр… Тик ни кыласың, ялгызлык җанны телгәли, күңел дигәнең сыкрана да сыкрана, сине авыр сагышларга да сала, ә ул сагышларны искән җилләр дә таратып бетерә алмый…
Кайчак сөекле Хәерҗаны аны төшләренә кереп тә юата. Ул электәгечә һаман да Гөлсемнең күңелен күтәрергә,