алдында сәер күренешләр пәйда булды. Әйтерсең тәмәке төпчекләренә җан кергән, алар бер-берсен уздырып сикерешәләр, төрле кыяфәткә кереп бии-бии, кемнәрнеңдер авызларына ук менеп кунаклыйлар. Яшьләр исә бернигә дә карамый тагын да маймылланып, мыскыл иткәндәй авызларын ералар, пәри туе ясап, шаша-шаша биешәләр. Гүя Гөлсемнең үзенә дә: «Без сине барыбер тыңламыйбыз, безгә болай рәхәт, без гел шулай уйнап-көлеп яшәргә телибез, – дияләр сыман, – без синең кебек эшләргә тумаган!.. Ха-ха-ха…»
Маймыллардай сикерешкән яшьләр, үзләрен дә белештерми, яртылаш шәрә тәннәрен ялтыратып, хәшәрәтләрдәй төрле хәрәкәтләр ясап, авызларын ера-ера биешәләр, берни белештерми тамаша кылалар. Исләрең китәр, әллә башларына ниндидер зәхмәт кагылган инде, наркотик капканнармыни? Шушы пәри туена охшаган бу тамашаны күргән Гөлсем гаҗәпкә калды: «Каян килеп чыкты әле бу килбәтсез нәрсәләр? Әллә ахырзаман җитә инде? Өнемме бу, төшемме?»
Ул йомган күзен ачарга кыймый онытылып торды. Шунда ук көттерми, әлеге яман күренешләрне икенчеләре алыштырды, аның каршында зур гына телевизор экраны пәйда булды. Анда да, «мультфильм» кадрларындагыча, кыргый җәнлекләр биешә. Кыяфәтсез бүре авызына тәмәке капкан, ул да, кәефен китереп, үзенчә кылана, үзенә буйсынмаган кечерәк җәнлекләргә урысчалап: «Ну, погоди!» – дип кычкырына, артларыннан куып та китә һәм аларга гайрәтләнеп җикеренә: «Бу минем биләмәләр, бу урман-җирләрнең хуҗасы мин!..» Ул шулай дип бүтән җәнлекләрне түбәнсетә: теләсә – камчылый, теләсә – колакларыннан аса. Вәт каһәр суккан бүре!.. Үз законын гына белә, үз бүрелеген итә. Ә мәхлук җәнлекләр чарасызлыктан аңа буйсынырга мәҗбүр. Бүре югында үзара пышылдашалар: «Бу нинди гаделсезлек?» – диләр. Янәсе, бу урманда барысы да бүреләр законы белән генә яшәргә тиешләр!.. Кара инде бүренең кыланышларын! Кырга сыймый, әдәпсез… Әхлак законнарын исәпкә дә алмый. Юньсез, җитмәсә, тәмәке тарткан була, кыяфәтсез. Әллә бу аның бөтен җәнлекләргә дә: «Сезгә дә тәмәке тартырга ярый…» – дип ишарә ясавымы? Тәрбиясез. Бүренең тәмәке тартканын экранга чыгарып, бөтен дөньяга күрсәтмәсәләр ни булган? Бозыклыкны, тәрбиясезлекне башкалар бик тиз эләктереп ала ул… Ни әйтсәң дә, акылсызлык инде. Кара-кара, бүре төпчеген урман кырыена чиртте. И Ходаем, шунда ук урман яна да башлады. Вәт дивана, ничек инде бүтән җәнлекләр дә бүре законы белән генә урманда яши алсыннар ди, булмаганны… Шултикле гөрләп үсеп утырган яшел урманны яндырсын да…
Гөлсем яман күренешләрне күрергә теләмәгәндәй башын чайкады һәм үзенчә фараз кылуын белде: «Инде җәнлекләргә дә шушы тамашаны кыландырткач, акыл утыртмаган, тәрбия алмаган балаларга, яшүсмерләргә ни җитә калыр? Адәм баласын кеше итәр өчен дә, ай-һай, нинди генә тырышлыклар кирәк әле ул!..»
Себеркесенә таянган Гөлсем, башы әйләнгәндәй, чайкалып киткәндәй булды. Ул күз алдына килгән төрле хәшәрәт күренешләрнең һәммәсен юк итәргә теләгәндәй, себеркесенә эләккән төпчекләрдәй, һәммәсен себереп ташлыйсы килде. Шулчак ул, арыганлыгын сизеп: «Уф, Алла!..» – дип куйды.