Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1


Скачать книгу

ничек кенә… Алар бик тиз яраклаша да беләләр…

      Хәлимне кызгану хисе дә кичерде Гөлсем, әмма аны акларга ашыкмады.

      – Хәзер кайда торасың соң? – дип сорады.

      – Кем ачык чырай күрсәтә, шунда кунакларга тырышам, – диде Хәлим, йоклап туймаган күзләрен йомгалап. – Кайчак мине кунарга кибет сакчылары да керткәли… Җәй көне куркыныч түгел анысы, урамдагы эскәмиядә дә йоклап була… – Ул теләр-теләмәс әйтә куйды: – Әле мин чүплектә бомжлар белән дә яшәп алдым. Анда һава сасы, тынчу… Чүплекнең дә үз «хуҗа»лары бар, «хәзинә» байлыгын бүлешә торган. Аларның да анда үз законнары, үзләренчә яшәү рәвешләре хөкем сөрә. Тора-бара мин, чүплек кешесе түгеллегемне аңлап, аннан китәргә мәҗбүр булдым. Исәп охранга булса да керергә иде. Берәү «эшкә алам…» дип вәгъдә дә итте. Нишләр тагы?

      – Бирсен Ходай! – диде Гөлсем, теләктәшлек белдереп. – Эшли алганда эшләргә кирәк. Хәзер эшләп яшәүләре дә кыенлашты. Менә эшләп йөрим бит әле. Кызларыма да булышам, яшьләр белән бергә яшәгәч ару да түгел. «Әрәмтамак» дип уйлый күрмәсеннәр, дим.

      – Ярый, ярый, апа, эшли алгач эшлә. Тик ятудан файда юк.

      – Әйе шул.

      – Авылдагы йортыгызны саттыгызмы?

      Көтелмәгән сорау Гөлсемне сагайта төште, һәм ул җавап биргәнче як-ягына каранды да әйтте:

      – Сатмадык, саткан ди! Без авылга ял саен кайтып-килеп йөрибез. Кияүнең үз машинасы бар… Гомер иткән нигеземне бер дә ташлыйсым килми. Кызым сорагач, балалар үстергәндә булышыйм инде дип кенә шәһәргә килгән идем.

      Хәлим кабызган сигаретын тирән итеп суырды да, белдеклелек күрсәтергә теләпме, җитдиләнә төште.

      – Авылдагы йортны ташларга ярамый, – диде. – Авылга, җиргә кайтыр вакытлар җитәр әле…

      – Белмим инде, җитәр микән?

      – Җитәр. Сау-сәламәт яшисе килгән адәмнәр бу турыда уйлана башладылар инде.

      – И-и, хәзер авыл җирләре дә акчалы байлар кулына күчеп бара инде, – диде Гөлсем. – Эшсезлек кенә артты…

      – Анысы шулай, әмма хуҗалар үз кешеләренә эшне кайда да таба. – Хәлимнең авызы ерылды. – Түрәнеке түрдә дигәндәй, үзләренеке кадерле, урысча әйткәндә «семейный подряд»…

      Гөлсем: «Бу адәм, чыннан да, акылсыз кеше түгел, ахрысы», – дип уйларга мәҗбүр булды һәм Хәлимнән сорап куйды:

      – Бу әкәмәтләр, сатыш-бүлешләрне әйтәм инде, бер бетәр микән?

      Даһи Хәлим көлде.

      – Беткән ди, кемнең нәфесе туйганы бар?.. Бер ашаган гел ашый… Көткәне көтә, ачтан үлгәнен дә белми.

      – Бу гаделлек түгел инде?

      – Түгел дә… Минемчә, дөреслекне табу кыен, аны бездән бик оста яшерәләр… Җаваплары бер: «Заманасы шундый…»

      Гөлсемне җавап канәгатьләндермәде. «Нәрсә булган заманага? – дип уйлады ул. – Шул ук җир-сулар, һава… Шөкер, хәзер авыр эшләрне техника эшли. Нәрсә кирәк шул бар: аша, эч… Эшлисе килгәнгә эш бар. Ялкаулык кына артты. Замана шаукымына бирелгән күп кенә яшьләр эшләми трай тибеп йөргәнгә кем гаепле? Аның Хәерҗаны гел тир түгеп эшләде. Кеше хакына, кеше өлешенә кермәде. Беркемгә зыян да салмады. Киресенчә, изгелекләр генә кылды ул… Җир кадерен дә белде. Бүген Җир-ана кадерен белмәгәннәргә аның каргышы төшәр. Табигать тә бер дуласа дулый икән ул… Кая карама, җир сулышын