Үзенә бирелгән фатирны соңыннан хатын исеменә яздыртып, урамда калуына үкенде. Нишлисең, яшьлектә үзеңә тиңне сайларга акыл җитмәгән шул. Менә шушындый Гөлсем ишеләргә тап булган булсам, мин дә, бәлки, җәннәттәгечә оҗмах рәхәтләре кичереп яшәгән булыр идем югыйсә… Күңел күзе күрә белмәгән, күктә очып йөргән.
Гөлсем, үзенә төбәлгән карашны сизепме, үз фикерен белдерәсе итте.
– Хәзер, – диде ул, – булган үгезен дә, сыерын да «законлаштырып» суялар, сорап тормыйлар анысы.
– Шулай. Кул кулны юа, кул битне… – диде Хәлим, нәтиҗә ясап.
– Хәзер куркуны да белмиләр, – диде Гөлсем.
– Белгән ди, көт… Берәр хәерченең малае кесә телефонын урласа, аны төрмәгә илтеп тыгалар. Кемдер, миллионнарны урлап, чит илгә чыгып кача…
Гөлсем, алдагысын Алла белгән инде дигәндәй, авыр сулап куйды һәм:
– Нишлисең бит, – диде, үз эшенә кайтып. – Хәзер кешедә тәрбия дигән нәрсә бетеп барамы, аңламассың… Җыен чүп-чарны да теләсә кая ташлыйлар. Янган тәмәке төпчекләрен дә балконнан гына ыргыталар. Әле күршебезнең балконы чүт янмады… Машина йөртүчеләр дә тәмәке төпчекләрен чирттереп кенә теләсә кая ташлыйлар, урманда да янгын чыгар дип уйламыйлар… Әдәпсезлек инде.
Хәлим көрсенеп җавап бирде.
– Әдәпне бүген подвалга яшереп түбән төшерделәр, хәзер ничек күтәрергә белмиләр.
– Ул подъездларга җыештырырга керсәм, андагы шакшыны, оятсыз язуларны күреп тә шаклар катам, юып та бетерерлек түгел. Анда да шул ук тәмәке төпчекләре, сыра, аракы шешәләре аунап ята. Егетләре, кызлары, бергә җыелышып, ни генә кыланмый, төне буе чикылдашып чыгалар. Оятлары качкан, сүз әйтергә ярамый… Хәзер тузга язмаган тамашаларны карап күзәтергә генә калды. Оят булган, ярамаган нәрсәләрне дә телевизордан күрсәтеп, өйрәтеп торалар. Боларның бер чиге булырмы?
– Чиге? – диде Хәлим килешми. – Комсызлыкның чиге буламыни?
Гөлсем, сөйләшүләрнең күпкә китүен сизепме, вакытны шәйләде дә, «эшем кала» дип, урыныннан кубып китте, чүпләрне җыештырырга тотынды. Аннары күңеленнән янә иренә кайтып калды: «И-и, минем Хәерҗаным алтын кеше дә булган икән, – диде. – Бик тә тәртипле иде. Иртәрәк кенә китеп барды…
Ул, балалар бакчасы кырыена җиткәч, шунда үскән бер агач янында тукталды, тып-тын калып, яшеллеккә төренгән яфракларны күзәтте. Инде яфракларга көзге моңсулык иңгән. Әнә иртәрәк саргайган бер яфрак, талпына-талпына, җиргә төшеп килә. Гөлсем ихтыярсыздан: «Яфрак кадәрле бер гомер җилгә оча…» – дип, янә үзенең Хәерҗанын күз алдына китерде…
Бу вакыт Хәлим эскәмиядә утыра бирде. Никтер аңа, Гөлсем торып киткәч, күңелсезрәк булып та калды. Әйтерсең йөрәгендә өмет очкыннары менә-менә кабынып китәр төсле тоелды. Тик ул нигәдер Гөлсемгә җылы сүзләрен әйтә алмады. Әллә нигә, һич юкка, үз зарын, дөньяга булган карашларын белдерде. Кирәк идеме бу аңа? Тормыштагы яки кеше күңелендәге матурлыкны күреп, нигә әле аның үзен дә сөендермәскә? Югыйсә үзең яшәгән якты дөнья матурлыгына шатлана белергә дә кирәк бит!