Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1


Скачать книгу

тимиләр инде, бүлешмәгәннәрен утырталар да…

      Гөлсем, Хәлим сүзләрендә ниндидер хаклыкны сизеп, янә уйлана калды: «Болай булгач, бу тормышта тигезлек булырмы? – дип фаразлады. – Югыйсә һәркем урлашмый, таламый гына хәләл көче белән эшләгәнне алырга тиеш кана. Бу бит гаделсезлек. Закон дигәннәре һәркемгә бер булырга тиештер бит…» Аның шулай дип әйтәсе килде. Ахырдан болай дип кенә чикләнде:

      – Тәртәгә типкән айгырны да авызлыклыйлар, – диде ул, Хәлим белән килешми.

      – Аны кем авызлыкларга тиеш соң? – диде Хәлим. – Дилбегәне кем ычкындырган? Һәм ул кемнәр кулында булырга тиеш?

      Гөлсем күзләрен акайтып тып-тын калды. Бу адәм куркыныч сүзләр сөйли бугай дип, ул як-ягына каранып алды. Аның бу халәтен Хәлим сизде. Сталин өрәгеннән сеңеп калган курку апаеңнан бүген дә чыгып бетмәгән икән. Хәлим көлемсерәде, сигаретын эскәмия тактасы кырыена басып сүндерде, аны җиргә ыргытырга базмады, торып чүп савытына илтеп салды. Аннары, Гөлсемгә карый-карый, аның янына якынрак килеп утырды. Гөлсем исә, әллә эчтән ятсынгандай, әллә аның «хуш исен» өнәп бетермәгәнгәме, ике арада бушлык калдырып, эскәмия читенәрәк шуыша төште һәм кубып китәргә базмый, тагын ни әйтер икән дип, Хәлимнең җавабын көтте. Никтер ташлап китә алмады, аны, бу ниндирәк кеше соң дигәндәй, янә дә сыныйсы итте. Нигә шушы яшендә урамда калган? Эчкәнме, бозылганмы? Хатыны белән нигә килешә алмаганнар? Үзе карап торырга чибәр дә, буйлы-сынлы, сөйләшүләре дә төпле күренә…

      – «Айгырны да авызлыклыйлар…» дип, бик кызык кына әйттегез әле, – диде Хәлим, көттереп. – Авызлыклы атның дилбегәсен кулдан ычкындырсаң, ул чыгымлый, тибенә, тәртәгә керми. Ирек бирсәң, уйнаклап теләсә кая чаба, санламый башлый… Шулай бит? Атның дилбегәсе төпле, акыллы хуҗа кулында булырга һәм ул аны, минемчә, юлдан яздырмый, хәвеф-хәтәрсез генә алып барырга тиеш. Гаиләдә дә шулай: кемдер хуҗа була… Һәрхәлдә, минем кебек җебегән түгел… Мондый нәрсәләр идарә итүче түрәләргә дә карый… Кем ничек эшли ала, кем профессионал? Атны да, шәхси байлык артыннан куып, эштән чыгарырга ярамый… Аннары төрле хәбәрләрдән күреп, ишетеп торабыз, байлык артыннан куганнарга, күп акчалар үзләштергәннәргә кул бармаклары да җитми башлый, бер үк вакытта байның акчасы үзен саклап «эшкә» керешә, һәм ул аны әле затлы кәнәфигә дә китертеп утырта ала… Менә сез, апай, закон һәркемгә дә бер булырга тиеш, дисез. Анысы дөрес. Хәзер акча дигәнең кайбер закон сагында торганнарны да ымсындыра… Андыйлар ата каракларыңны да акларга мөмкин. Бөтен фаҗига менә шул коррупциядә… Коррупционерлар өчен акча төп инструментка әйләнгәч, кемнәргәдер киләчәгенә өмет белән карау кыенлаша башлый…

      Чамасын сизми, артык сәясәткә бирелгән Хәлимгә Гөлсем, мин мондый нәрсәләрне белмим дигәндәй, эндәшмәде. Чыраен сытып уйга калган Хәлим конструктор булып эшләгән вакытларын һәм хуҗасы Табаевны исенә төшерде… Менә Табаев аңа эшлекле кыяфәттә күзлек астыннан гына карап ала. Ул: «Бу ачышың тагын да яхшырак синең, Хәлим Рифатович, – ди. – Бензинга экономия ясаган яңа карбюраторыңны ике куллап