куеныннан чыгарган спирт чүплектәгеләр кулына кергәч, тегеләр тагын көлештеләр.
– Ярар, бик теләсәң, күмәрбез генә… – диде негрдай кояшта карала төшкәне астыртын гына.
Чүплек «хуҗа»лары бераз читкәрәк китеп тирә-юньне күзәтте. Баскан урынында тып-тын калган Әсгать үзенчә исәп ясады: «Монда, ачуың килмәгәе, 300 тоннадан артык полиэтилен күмелгән булырга тиеш…» Һәм ул тау-тау өелгән чүплек өсләренә таралган төтенгә чыраен сытты. Бу минутта аңа бөтен Россия чүплектән генә торадыр кебек тоелды… «Күпме байлык, күпме чимал әрәм була?! Беркемгә бернәрсә кирәкми. Бу бит хуҗасызлык. Чит илнең берәр эшмәкәре шушы хәлне күрсә, чүплек янына заводын корып, ясаган затлы товарларын валютага сата-сата миллиардер булып бетәр иде. Бай илнең халкы, үз байлыгына ия булып, хәерчегә калмый, кадерләп кенә яши алса икән!..»
Әсгать күңелсез генә кайту ягына берничә адым атлады, янә тукталды, үз уйларына чумды: «Каршылыклар, каршылыклар! Әйе, алар адым саен. Дәгъвалашсаң – яратмыйлар. Күргәнне әйтми яшәү дә намусыңны кимерә. Инде кайберәүләр аның белән исәпләшми дә башладылар. Андыйлардан кая качарга белмәссең! Хәер, ни мәгънә, үз-үзеңнән дә качып котылып буламыни?.. Югыйсә производствоның кайсы тармагына барып керсәң дә, күзгә әле теге, әле бу җитешсезлек ташлана. Син аларны тизрәк бетерергә, камилләштерергә тырышасың, юк, игътибар җитми. Эшләнгән эшләреңнең дә күбесе хәрәкәтсез ята… Күпме түбәнчелеккә калды ул. Министрга да барып җитте югыйсә. Берсе – икенчесенә, икенчесе өченчесенә җибәрә. Янәсе, ярдәм итәрләр. Нәрсә ишетте: «Миңа синең пластик идәннәрең, рамнарың белән генә шөгыльләнү җитмәгән! Алып чыгып кит моннан плитәләреңне, сасытмасын бүлмәне…»
Юкса төзелеш материаллары белән кем шөгыльләнергә тиеш соң? Конкрет эшкә калгач, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» килеп чыга. Ил байлыгының нигезе булган акылны эшкә җигәргә теләмибез… «Йөрмә монда! Үзеңне дә чүплеккә салып күмәрбез…» дисеннәр әле.
Шулвакыт арттан әлеге сүзләрне әйткән табак битле ирнең тавышы яңгырады:
– Мужик! Китми тор әле син, кил монда!
Артына борылып караган Әсгать: «Болар миңа берәр этлек кылырга булдылармы әллә?» – дип шиккә калды, шулай да, теләр-теләмәс кенә, аларга таба якынайды.
– Нәрсә телисез?
Табак бит, үз-үзеннән канәгатьлек табып, авызын ерды һәм хәйләле генә:
– Син курыкма… Әйдә, безнең «фазенда»га барып килик, – диде, чүплек тавы итәгенә таба ишарәләп. – Анда безнең «хуҗалык»ны, кайда яшәгәнебезне күреп китәрсең.
Әсгать, аптырап, сүзсез калды. Сүзгә аларның икенчесе, чегәндәй карала төшкән ач яңаклысы кушылды.
– Чынлап әйтәбез.
– Үз сыеңнан да авыз итәрсең, – диде гаярь хуҗа, спиртны селкеп.
– Мин эчмим бит.
– Эчмәсәң, без эчкәнне карап торырсың. Спиртың яхшы булса, икенче килгәндә тагын кыстырып килерсең. Хет безнең кайда яшәгәнне күреп китәрсең. Сиңа ориентир өчен дә кирәк булачак ул. Безнең анда синең ишерәк тагын берәү бар. – Табак бит иптәше ягына таба борылды да өстәде: – Шулай бит, Самат! Кем әле