башта монда үләксә ашап туенганыңны бел. Хәзер туклыгыңны күрсәтеп, томшыгыңны як-яклап агачка сөртәсеңме? Сөрт, сөрт. Тик каркылдама гына, кара рух! Бар, кит моннан!.. Карга селкенмәде дә. Тагын каркылдады. Әллә кемнедер каргыйсың инде? Каргышың үзеңә төшсен! Миңа кирәкми… Мондагы чүплектә каргышлар да җитәрлек, дөньялыкта гомер кичергәннәрнең кием-салымнары, рәнҗеш-хәсрәтләре белән дә ияреп килгәндер. Син каркылдама. Көш, каһәр! Күземнән югал!.. Әллә син, болай үҗәтләнеп, миңа берәр яман хәбәр дә ирештерергә телисеңме? Юк, кирәкми!.. Кит диләр сиңа!..
Хәлим түзмәде, үчләнеп, каргага таяк алып ыргытты. Карга өркемәде, агачта, мин кем дигәндәй, түшен киереп утыра бирде, як-ягына каранды, күзәтчелек итте. Хәлим ихтыярсыздан шомланып әйтеп куйды: «Язмышың синдәй каркылдаган мәнсез «карга»лар кулына калса, ни хәлләр итәрсең? – диде дә кулларын каргага җилпеде. – «Көш!» диләр сиңа!» Ул икенче таякны алып ыргытты. Бу юлы карга, үзенә таба очкан таяктан өркеп, саллы канатларын җилпеп, чүплек аръягындагы урманга таба очып китте.
Хәлим кузгалып китеп бераз гына барган иде, алдыннан гына юлын аркылы кисеп бер күсе чабып узды һәм төнлегенә ялт кереп шылды. Шушы мизгелдә аның кылт итеп хәтере яңарды.
…Әйе, менә шушы тирәдә булды ул хәл. Ул көнне машиналар китереп аударган чүпләрне бульдозерлар тигезләп тәртипкә салганда, чүп арасыннан бер яшь бала мәете килеп чыккан иде. Мәетне күрүгә, аның йөрәге жу итеп куйды, һәм ул бер читтәрәк басып торган кул арадашчысы Әбүшкә дәште:
– Күр әле син бу тамашаны! – диде, шәрә баладан күзләрен алмый.
Әбүш, кара мыегын тырпайтып, Хәлим янына килеп басты. Шәрә калган ир балага карап офтанды:
– Ни эшләтәбез моны? – диде ул да, кызгану кичереп.
Алар икесе дә аптырашта калды. Күрәсең, кайсыдыр фахишәсеме, әллә бераз акылга чамалы манкортымы, баласын таба белсә дә, нигәдер әллә үстерәсе килми, әллә бүтән сәбәпләр белән ишегалдындагы чүплек савытына чыгарып аткан булган. Әйтерсең уенчык баламыни!.. Аннары ул сабый мәете тимер контейнердан чүп ташу машинасына барып кергән дә инде. Шәһәрдәге чүплек әрҗәләрен кем генә барлап, карап бетерә алсын икән? Нәрсә эләксә, шуны бутап ташый бирәләр…
Әбүш каешланган күн фуражкасын башыннан салып кулына тотты, кысык күзләрен ачыграк күрергә теләгәндәй челт-мелт китерде дә, җавап көтеп, Хәлимгә карады.
Аптырашта калган Хәлим көттереп кенә:
– Бу хәлне иптәш Бараевка барып әйтми булмас, – диде.
Шушы фикер белән килешкәч, алар бала мәетен каргалар килеп чукымасын, йә булмаса, аңа күселәр килеп ябышмасын дип, чүпрәккә төреп, өстен ипләп вак-төяк агачлар белән каплап куйдылар да яшәгән «торак»лары янына китеп бардылар.
Яшәү участогына килеп җиткәндә, «шеф» Бараев, гадәттәгечә, иртәнге күзәтчелеккә үзенең джип машинасында килеп туктаган иде. Аның янында Самат та, карачкы сымак, астыртын гына янәшә-тирәне күзәтеп басып тора. Алар Әбүш белән Хәлимнең төс-кыяфәтләрен, йөреш-кыяфәтләрен