карап алды. Аңа бәйле уйлары, бәйләнчек чебендәй, янә ризасызлык тудырды. «Бирегә экология министрын алып килеп күрсәтәсе иде, – диде ул кинәт кенә. – Мондагы тамашаларны белә микән ул? Юктыр, мөгаен. Белсә дә… Әллә үзенә хат язып карыйсы инде? Мәсәлән, болай диебрәк:
«Хөрмәтле министр әфәнде!.. Мин шәһәр читендәге бер чүплектә бомж хәлендә яшәүче (моңа беркемне дә гаепләмим) адәми зат. Электәге инженер-конструктор булам. Сүзем җир өстенә биниһая җәелә барып, биек-биек булып өелгән чүплекләр турында. Мин бу хәлне җәмгыятебез тудырган әхлаксызлык, культурасызлык дип саныйм. Кеше табигате, бәлки, шулай яратылгандыр: аңа ач күзлелек, комсыз нәфес, алдауга корылган яманлыклары артыннан ияреп йөридер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисләренең берсендә болай дип тә әйтелә: «Адәм баласы дөньяда тору нисбәтендә малга һәм озын гомерле булуга комсызлыгын арттыра барадыр». Яки: «Адәм баласы тутырган капчыклар арасында корсактан да зарарлы капчык юк…» – диелә. Уйлап баксаң, җир өстендә яткан чүплек тә – җәмгыятебез өчен зарарлы, чир җыючы, чир таратучы «корсак», без сулыйсы һавага үзенең агулы матдәләрен, газларын бүлеп чыгаручы «химик лаборатория». Әйе, һәрбер «корсак» та – үзенә күрә химик лаборатория. Нәрсә дә булса ашап агулансак, кайчак без аны ничек дәваларга да белмибез, ахыр чиктә үлеп тә китәбез. Медицинабыз да бик үк сөенерлек түгел, алга китмәгән…
Төрле-төрле әйберләр белән буталган чүплек тавында ниләр генә юк: полиэтилены да, пластик шешәләре, пакетлары һәм дә төрле-төрле агулы матдәләре дә бар. Аларның күбесе череп таркалып яна да, төтенли дә. «Мәгез, тончыгыгыз, үз бүләгегез» дигәндәй, һавага күтәрелә, тирә-ягыбызга тарала. Бер үк вакытта урынлы-урынсыз төрле ташландыклардан җир-суларыбыз да агулана бара… Минемчә, табигатебезне бозган төрле-төрле газларны сулап, ярамас ризыкларын да ашап, адәм баласы үзенә алдан ук кабер казырга тиеш түгелдер ич инде?
Чамалыйм, дөнья – уен. Анда кемдер үз ролен оста башкара. Ул һәрберсеннән өстен, нинди юллар белән булса да, тендор откандай, гел җиңеп чыгасы килә. Аңа да комсызлык чире йоккан була. Күрәсең, байлык, табыш китергән бүлешләр, алыш-бирешләр, базар шартлары, базар коррупциясе дә шуны таләп итәдер инде. Җәмгыятебезнең тамырын корыта барган әнә шул коррупция дигәннәре дә, гәрчә аңа каршы көрәш ачкан булсалар да, димәк, ул юктан гына тумаган. Доходлы бизнес. Ул миллионерларны да, миллиардерларны да күпләп тудырды. Алар, акчаны тормышның үлчәү берәмлеге дип санап, халык хисабына да баедылар. Менә шушы коточкыч казна убырларының, «кесә оешмасы» түрәләренең акчаларын чүплекләрдәге чүпләрне аралап, ягъни «сортировать» итеп, шулардан «вторичное сырьё» эшләп чыгару өчен махсус производство ачарга тотсалар, ягъни махсус бизнеска юнәлтсәләр, җир өсте шактый чүплектән арыныр, яшәреп күзен ачар иде. Аннары җир сыкранып, иңрәп суламас та иде. Чөнки җир дә – тере организм, аның сулыклары да информация хәтерен бик яхшы саклый, океаннары да дулап-дулап ала белә… Югыйсә моңарчы кешелекне кешечә яшәтә алган җир үз үзенчәлеген, үз структурасын