калдырыргамы? И-и, дөнья! Каян килә бу адәмнәргә яманлык, җанварлардан да уздырган ерткычлык, бозыклык, мәгънәсезлек. Әллә дөньясы да чүплек сыман буталды инде?! Яши-яши ниләр генә күрмисең дә, ниләр генә ишетмисең… Радиоактив матдәләр белән дә буталган шушы чүплекләрдән, кеше үз «акылы» тудырган мохит аша да чирле җәмгыятьнең янә дә йөз-чалымнарын ачык күрә аласың икән шул…
Каршылыклы уйлары белән бәхәсләшкән Хәлим, чүплек тавын янә Чернобыль фаҗигасенә охшатып чагыштырды да Әбүшкә күтәрелеп дәште:
– Баланы чүплеккә күммибез, – диде.
Һәм алар, сабый мәетен төреп, кирәк-яракларны алдылар да моннан ерак та булмаган мөселман зиратына таба юл тоттылар.
Зиратка җиткәч, койма буена тукталып, шунда бер урын сайладылар да кабер казырга керештеләр. Бераздан хәл алырга тукталгач, еш кына чүп ташучы Сөләй машинасында утырып йөрүче, ул кушкан йомышларны да үтәүче Әбүш әйтеп куйды:
– Туып та өлгермә, үлеп тә кит инде, – диде, сабый мәете өстенә карап.
– Әйтәсе юк…– диде Хәлим. – Бу дөньяда гыйбрәтләр җитәрлек.
Шушы урында алар тынып калдылар. Көрәгенә таянган Хәлим, кызыксынып, Әбүштән сорады:
– Син шәһәрдә кай тирәдә яшәгән идең?
– Декабристлар урамында, «Дом обуви» тукталышыннан ерак та түгел. Безнең посёлок малайларын «болотники» дип тә йөртәләр иде. Аны-моны белешмичә, шунда җүләр сатып кайнаштык инде…
– Ничек алай?
– Шулай инде, – диде Әбүш, теләр-теләмәс. – Безнең арада төрмәдә утырып чыккан бер заядлый гына мужик бар иде. Кличкасы «Кувалда». Шул кичләрен, безнең ише яшь малайларны җыеп, үз тәртипләренә өйрәтә иде. Кайда ничек булырга… Мин шунда тәмәке тартырга да өйрәнеп киттем. Аннары…
Әбүш соңгы сүзен әйтергә кыенсынып калды.
– Нәрсә аннары? – диде Хәлим, кызыксынып.
– Тәмәкенең икенче төрлесен дә сынап карадык…
Хәлим сагаеп калды.
– Әллә наркотикмы? – диде.
Әбүш «наркотик» сүзен телгә аласы килмәде, болай дип кенә чикләнде:
– Шуннан китте инде… – ул пауза ясады һәм өстәде: – упкынга тәгәрәү. «Спартак» комбинатында эшләп йөргән әни минем өчен борчыла. Мин бердәнбер малае. Әти икенчегә өйләнде. Мин артык шук, әнине тыңламыйм. Кич чыгып китеп, төнлә генә кайта башладым. Көндез йоклыйм…
Хәлим Әбүшкә текәлебрәк карады, «Яшьтән бозылган икән бу», – дип уйлады да, кызып-нитеп китә күрмәсен дип, җайлап кына сорады:
– Ул яман чирдән ничек котыла алдың соң?
Әбүш сорауга теләр-теләмәс, көттеребрәк җавап бирде.
– Аннан тиз генә котылып булмый икән, – диде. – Дәваланып та карадым. Шул зәхмәт аркасында өч ел утырып та чыктым. Тагын сорвался… Минем аркада әнием хәсрәтеннән үлеп китте. Башына инсульт бәрде. Реанимациядә өч кенә көн ятты…
– Ни кызганыч… – диде Хәлим, фаҗигане яхшы аңлап.
– Кызганыч булмыйча… – диде Әбүш, үкенеп. – Бүтән ул «шайтан коткысы»н авызыма да алмыйм, дип шактый гына вакытлар йөргән идем, элекке «дуслар» очрашкач,