Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1


Скачать книгу

«И менты наши люди», – дип, үзара бер-беренә карашып елмаештылар. Кыяфәтләре дә матур түгел иде. Берсенең башы пәке белән төптән кыркылган, калган икесе дә кыска чәчлеләр. Ялтыравык баш майкадан гына, түшендә, беләгендә татуировкалап ясалган рәсемнәр. Күрәсең, шактый утырып та чыккан. Шома күренә, йөзендә кыюлык. Калган икесе аңа карап тора. Димәк, башлыклары булырга тиеш… Егетләрнең үз-үзләрен тотышы Газизне сагайтты. «Болар тикмәгә генә килмәгәннәр инде», – дип уйлады. Аннары, кыюлана төшеп:

      – Егетләр, ни йомыш? – диде.

      – Шеф! – диде ялтыравык баш, киңчә иңбашларын уйнатып. – Кешеләрчә, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Бездән зыян күрмәссез. Безнең менә шушы урман эчендә, тыныч урында бергәләп яшисе, үз эшләребезне башкарасы килә. Ышанып әйтәбез, сезгә тынычлык булыр, хулиганнар да борчымас…

      – Әйе, – дип сүз катты кайчандыр бер беләгенең кан тамыры киселгәне, әлеге иптәше сүзләрен җөпләргә тырышып. Кыркылган баш аңа шунда ук күтәрелеп карады да: «Кувалда!» – диде, аңа кысылмаска ишарә ясап. Башлыкның ишарәсе белән өченчесе дә, киртләч колаклысы да, күзләрен уйната-уйната килеште. Кыркылган баш сүзен дәвам итте:

      – Ышаныгыз, монда сезнең идеальный тәртип булачак, җыен шантрапа килеп, теләсә ни кыланып та йөрмәячәк, күлне дә пычратмаячаклар.

      Газизнең сабырлыгы төкәнде. «Әллә болар миннән акча алып яшәргә телиләр инде?» – дип уйлап алды ул һәм:

      – Сезгә миннән ни кирәк? – диде.

      – Шеф! – диде ялтыравыклы баш, пауза ясап, сүзләренә мәгънә салырга тырышып дәвам итте: – Безгә үз кешеләребез белән утырып сөйләшергә, киңәшергә, шунда үз проблемаларыбызны да хәл итәргә бер тыныч урын, кыскасы, бина кирәк.

      Гаҗәпкә калган Газиз керфекләрен каккалап алды.

      – Миндә артык бина юк бит, – диде ул, ризасызлык белдереп һәм «юк» дигәнне аңлатып, иңбашларын калкытып алды.

      Егетләр директорның бу ризасызлыгын тыныч кына кабул иттеләр дә тынып калдылар. Кыркылган башның беләк мускуллары уйнап алды, сытыла төшкән чырае янә ачыла төште. Ул бу юлы директорга исем-фамилиясе белән мөрәҗәгать итте.

      – Газиз Раифович! – диде. – Безгә бу территория бик таныш. Без шушы тирәлектә үскән егетләр. Кайда нәрсә барын да, кемнең кем икәнен дә беләбез. Сезнең санаторий бинасыннан читтәрәк, урман эченә таба кечерәк кенә бер бина бар, кирәксә, мунчасы да янәшәдә генә. Безгә шул бинаны биреп торыгыз.

      Киртек колак какча яңакларын уйнатып алды.

      – Уңайлы, тыныч урын… – диде, сүз катып.

      – Фок, – диде кыркылган баш, тегенең кушаматы белән атап авызын каплады.

      Ике арада киеренке тынлык урнашты. Газиз үзенә текәлгән чәнечкеле карашлардан уңайсызланды. Ул, суларга һава җитмәгәндәй, галстугын бушата төште. Ничектер икеләнеп калды һәм үзе дә сизмәстән:

      – Вакытлычамы? – диде.

      Шушы мәлдә «братлар» төркеме, ниһаять, Газизнең йомшара төшкәнен бик тиз сизеп алдылар. Кыркылган баш югалып калмады.

      – Вакытлыча