Әйтер идем, ул начар кеше түгел, кешелеклеге бар, эшләгәнне күрә белә.
Хәлим сагаеп кына сорады:
– Шефың кем булып эшли соң?
Данилның түгәрәк күзләре, башта ничек әйтергә дигәндәй, ялт-йолт уйнап алды, аннан, пеләшләнә төшкән башын як-якка боргалап:
– Банкир! – диде, горурлык та кичереп. – Аңа бүген олуг-олуг кунаклар җыела. Бергәләп сөйләшергә, киңәшергә планнары бардыр инде.
Шушы урында Данил, исенә төшереп, болай дип тә өстәде:
– Ул үзен янә депутатлыкка тәкъдим итәргә уйлый…
– Анысы аның эше инде, мөмкинчелеге булгач… – диде Хәлим, бик исе китми һәм сәясәткә тыкшынуны кирәк санамый. – Безгә үзебезчә яшәргә мөмкинлекләр генә тудырсыннар. Шулай ич.
– Әлбәттә.
Данил хуҗасын янә мактады.
– Әйтәм бит, зыянлы кеше түгел ул, – диде. – Кешеләргә ярдәм дә итә белә. Мин аны шактыйдан беләм инде, банкта охранда эшләп йөргәннән бирле.
Хәлим сиздерми генә Данилга карап алды. «Охранда эшләгәч, моның тере, сизгер күзләре зерә генә уйнап тормыйдыр шул, – дип уйлады. – Сынаулы карашлары, күзәтүчәнлеге әнә шул профессиональлегеннән килгәндер инде».
Данил сүзен дәвам итте.
– Мин монда инде өч ел кайнашам, – диде ул. – Эше җитәрлек, чәчәкләргә дә су сиптерәм… Аннары мин җәен күп итеп мунча себеркеләре әзерлим. Мондагы урманда каенлыклар да бар. – Ул үз-үзенә көлемсерәп куйды. – Теләгәндә, мунча себеркесе сатып та баеп була икән. Авылдагы әти нигезен шул себеркеләр саткан акчага яңарттым.
– Нигезне ташламавың яраган. Хәзер күпләр авылга кайту ягын карый. Үзең кайсы яктан соң?
– Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан.
– Шәһәрдән ерак та түгел икән.
– Машинада ярты сәгатьлек юл. Үзең кайсы районнан?
– Без Саба ягы…
Данил, Хәлимнең кыяфәтенә карап: «Үзе акыллы, булган ир кеше кебек, ничек мондый хәлгә калды икән?» – дип уйлады да кызыксынган соравын бирде:
– Ничек син болай мөшкеллеккә төштең? Чүплектә яшәү сине бизәми бит, – диде.
Хәлим тынып калды.
– Чүплектә яшәмәскә иде дә, – диде ул, көттереп. – Менә яңа паспорт, документлар артыннан йөрисе бар әле.
– Нәрсә, документларыңны югалттыңмыни?
– Үзем түгел, хатын җуйды.
– Хатының кайда?
– Казанда яши.
– Бергә тормыйсызмы?
– Юк шул… Бергә яшәрлек булмады…
Данил «Да-а» дип сузды да артыгын төпченмәскә булды. Аннары шашлыгын ашый башлады.
Хәлим үзе белән алып килгән чиста киемнәр төенчегенә карап-карап алды да Данилдан:
– Миңа монда душта коенып чыгарга ярыймы? – дип сорады.
– Ярый, ярый, – диде Данил. – Ихтыярың.
Бераздан җылы душ астында коенган Хәлимнең кәефе күтәрелеп китте. Ул иртәгә чиста киемнәре белән шәһәргә барырга, документлары артыннан йөрергә планлаштырды. Бәлки, берәр җайлы эш тә килеп чыгар? Электәге танышы Әсгать булышмасмы? Ул нихәл икән? Үзе никтер һаман да