55 яшьтә.
Җәләй – колхоз рәисе.
Наҗия – Җәләйнең хатыны, укытучы, 30 яшьтә.
Гыймай – умартачы, 60 яшьтә.
Миша абый – эшче, 50 яшьтә.
Саҗидә – җыештыручы, 58 яшьтә.
Тәкыя – медсестра кыз.
Рафис – күрше егете, мәктәп укучысы.
Зәбидә – 13 яшьтәге укучы; 25 яшьтә (олыгайгач).
Сөмбел – Билгизнең кызы, 6 яшьтә.
Мәрвия – Билгизнең әнисе.
Гөлүсә – укучы кыз.
Үтәй – урманчы.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Сәхнә алды. Аның бер читендә ак халат, ак калфак киеп басып торган яшь хирург Билгизнең йөзе ут яктысы белән яктыртыла. Ул күңел монологын сөйләп китә.
Билгиз. Әтиле килеш ятим булу читен икән… Айлар, еллар узса да, минем күңелемдә һаман да тамырланып яшеннәр уйный, шул бәгыремне рәхимсез телгәләп камчылый… Әйтерсең алар күңелем түренә кереп оялаган кара болытларны ерак-еракка куарга тели… Караңгылык исә үчегә төшеп китмәскә үҗәтләнә, карыша. Артымнан ияргән күләгәдәй, әле бер, әле икенче яктан килеп чыга, китми… Яшеннәр яктысында тормышымның онытылмас мизгелләре кыя таулардай яктырып-яктырып китә. Һәм мин, ул күренешләрне йөрәгемдә яңартып, барысын энҗе-мәрҗәннәрдәй тезеп, кемгә дә булса сөйлисем килә… Беренче мәрҗәннәр – минем бала чагым… Һәм ул менә болай башланып китте.
Ут сүнә. Билгиз чыга. Сәхнә яктыра. Сәхнәнең бер ягында, урам аша, – Билгизләр йорты, икенче якта – колхоз рәисе Җәләй йорты. Йортның алгы ягы рәшәткә белән тотылган. Сәхнәнең арткы ягында – агачлар үсеп утырган тау, үзәнлектә – авыл күренеше. Яшь Билгиз, боегып кына капка төбенә кайтып җиткәч, эчкә үтми туктап кала. Бите тырналып кызарган, аяк киемнәре юешләнгән. Аның артыннан иңенә корыган чыбык-чабыклар бәйләмен күтәреп, әбисе Мөнҗия кайтып җитә, Ул йөген җиргә төшерә дә, Билгизнең йөз-кыяфәтенә аптырап, аның янына килеп баса.
Мөнҗия. Сиңа ни булды, улым? Ник өйгә кермисең?
Билгиз дәшми.
Улым, дим! Ни булды? Кем тиде сиңа? Ник эндәшмисең?
Билгиз (башын күтәрмичә генә, көттереп). Әби!..
Мөнҗия. Нәрсә, улым?.. Әйт инде!..
Билгиз. Мин Җәләй малаемыни?
Мөнҗия (аптырап китеп). Кем әйтә? Кайсы Җәләй?
Билгиз. Председатель.
Мөнҗия. Юк, улым… Ул бит укытучы Наҗия апаңа өйләнгән.
Билгиз. Ул аңа өйләнгәндә, минем әни үлгән булган бит инде…
Мөнҗия. Булсын, юкны сөйләмә… Сине берәрсе үчекләп котырткандыр әле.
Билгиз (борынын тартып). Әй-йе… Котырткан, ди…
Мөнҗия. Нәрсә булды? Кем әйтте ул сүзне?
Билгиз (бераз тын торып). Ленар… Ул бөтен урам малайлары алдында миңа «Син – Җәләй малае, Җәләй малае» дип кычкырды.
Мөнҗия (каушап, борчылып). Ул белеп әйтми, улым… Һе-е, йөзе кара, ул юньсез малайның колагын гына борасы бар.
Билгиз (читкә борыла төшеп). Мин аның телен тешләттем инде…
Мөнҗия. Нәрсә, әллә сугыштыгыз дамы? Битең дә тырналган, аякларың да юешләнгән…
Билгиз эндәшми.
Сугышып йөрү килешмәс, улым… Йә, йә, тынычлан, әйдә, өйгә керик, ашап-эчеп алырсың, тамагың да ачкандыр. Аннары ял итәрсең…
Тәбәнәк капкадан эчкә үтәләр. Мөнҗия чыбык бәйләмен дә күтәреп керә, аны бер кырыйга куя. Билгиз, йөгереп, өйгә кереп китә, барып караватына ава. Борчулы Мөнҗия, өйгә керүгә, чаршау артына – үз ягына уза. Бераздан ул, бер стакан сөт, бер телем ипи тотып, Билгиз янына чыга. Кулындагы сөтле стаканны, ипи кисәге белән каплап, өстәлгә куя.
Мөнҗия. Ашап ал, улым! Аннары дәресләреңне әзерләрсең.
Билгиз эндәшми, ачулы. Мөнҗия, аптырап, янә үз ягына чыгып китә. Әбисе чыгуга, Билгиз торып утыра.
Билгиз (үз-үзенә). Мин Җәләй малае микәнни?.. Шулай булмаса, председательгә кияүгә чыккан укытучы Наҗия апа мине, беренче дәрескә кергән көнне үк, баштанаяк тикшереп чыгар идеме? Бөтен класс алдында, сыный-сыный карап, «Бас!», «Утыр!», «Бас!», «Утыр!» дип, мине кызартыр идеме? Ул миңа гел усал итеп карый. Мине күргәч, бер кызара, бер бүртенә. Берсендә тәнәфестә, шаярган өчен, җиз кыңгырау белән колак төбемә дә кундырып алды. Бүтәннәргә тимәде, миңа эләкте… Аннары берсендә «чәчең озын» дип, кайчы белән минем чәчне кырыкты. Ә Ясәвинең чәче әрекмән колагын каплап китсә дә, аңа тимәде… Ул дәрестә миннән өйгә бирелгән эшләрне дә тыныч кына сорый алмый, бүртенеп китә дә әрли үк башлый. «Нигә мәсьәләңне өйдә чишеп килмәдең, ә? – дип тузына. Урамда әзрәк шар сугасың бар иде. Ник дәшмисең, ә? Егет булдыңмы?» – ди. Шулай «ә» дә «ә» дип мыскыллап көлә. Такта янына чыгып мәсьәлә чишә башласаң да, «икс»ны таптырып үчләнә. «Икс» санын табам, билгеле… (Пауза.) Тик мин үзем генә билгесез сан кебек. Кем малае икәнемне генә белмим. Аннары, Наҗия апа кыланышларына түзә алмый, класстан йөгереп чыгып китәм. Ул минем арттан «килмешәк» дип кычкырып кала. Аннары мин, елый-елый, «Мин – килмешәк, мин – килмешәк», дип, урам буйлап чабам да чабам…