Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы


Скачать книгу

фарсы-азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәви (1141–1209) иҗат итә: «Мәхзән әл-әсрар» («Серләр хәзинәсе», 1180), «Хөсрәү вә Ширин» (1181), «Ләйлә вә Мәҗнүн» (1188), «Һәфте пәйкар» («Җиде гүзәл, 1196), «Искәндәрнамә» (1203). Бераздан Низами әсәрләренә нәзыйрә рәвешендә фарсы телле Һиндстан шагыйре Әмир Хөсрәү Дәһләви (1253–1325) үзенең атаклы «Хәмсә»сен иҗат итә. XV йөзнең икенче яртысында Нәваиның (1441–1501) бу исемдәге атаклы циклы барлыкка килә. Урта гасыр Шәрык сүз сәнгатендә «Хәмсә» иҗат итү шагыйрьлекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешү, имтихан тоту кебек тә каралган.

      Татар сүз сәнгатендә «Хәмсә»ләр язылуы билгеле түгел. Әмма бу төр циклга мөнәсәбәттә туган аерым әсәрләр бар (Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е (1342) һ. б.). Идел-йортта Низами, Нәваи поэмалары киң таралыш таба. Аларның кайберләре татар теленә тәрҗемә дә ителгән. Шулай ук төрки әдипләрдән Әхмәди (1334–1413), Физули (1494–1556) һ. б.ның «Хәмсә»гә мөнәсәбәттә язылган поэмалары татарларга күптәннән таныш. Алтын Урда чоры үзбәк-татар шагыйре Хәйдәр Харәзминең «Мәхзән әл-әсрар» (якынча 1414 ел) дастаны беренче тапкыр 1858 елда Казанда нәшер ителә.

      Тәзкирә (гарәпчә – «зикер» – «искә төшерү», «хәтер» мәгънәсендә) – антология; мәҗмуга; биографик һәм әдәби текстлар тупламы – Шәрыкның әдәби, гыйльми дөньясында киң таралган атама. Анда, кагыйдә буларак, хронологик эзлеклелектә әдипләрнең тормышы һәм иҗаты хакында мәгълүматлар бирелә, иҗатларыннан аерым үрнәкләр китерелә. Авторлар еш кына аерым төбәкләргә, хөкемдарлар идарәсенә нисбәтән дә урнаштырыла. Бу төр мәҗмугалардан иң күренеклеләренең берсе – Дәүләтшаһ Сәмәркандинең 1487 елда фарсыча төзелгән «Тәзкирәи Дәүләтшаһ» китабы. Тәзкирәләр – әдәбият тарихын өйрәнгәндә аеруча мөһим чыганак.

* * *

      Без Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар сүз сәнгатендә кулланылган күпчелек жанрларга, аерым әдәби формаларга кыскача гына тукталып киттек (әле кайберләре читтә дә калды). Күзәтү шуны күрсәтә: Тукайгача чор татар әдәбиятында жанрларның шактый бай һәм камил системасы кулланылган. Ул, бер яктан, җирле рухи казанышларга, төрки фольклор һәм язма традицияләргә нигезләнеп туган һәм үскән. Икенче яктан, татар әдәбиятына күп гасырлар дәвамында Шәрык сүз сәнгате көчле йогынты ясап килгән. Бу жанрлар өлкәсендә аеруча калку күренә. Бездәге шактый гына әдәби формалар генетик яктан гарәп, фарсы әдәбиятларына барып тоташа. Идел-йортта Шәрык рухы казанышлары, эчке ихтыяҗларга туры китереп, теге яки бу дәрәҗәдә үзләштерелгәннәр дә. Күпчелек терминнар гарәпчә һәм фарсыча. Бу жанрларга гына түгел, әдәбият белемендәге башка атамаларга да карый. Мәсәлән: вәзен (шигъри үлчәм), кафия (рифма), нәзыйрә (җавап язу; охшатып иҗат итү), тәхәллүс (псевдоним), мөндәриҗә (эчтәлек…), һөҗү (сатира), мәүзуг (тема, проблема), мисрагъ (шигырь юлы) һ. б. Бер үк шигырь системасы – гаруз куллану да Шәрык әдәбиятларын шактый якынайта. Ә инде дини уртаклык – ислам – күп кенә рухи охшашлыкларның тууына китерә.

      Элеккеге әдәбиятта жанрлар үзара шактый керешкән. Бер үк әдәби текстның төрле исемнәр белән аталуы да – шуның бер билгесе. Гомумән, жанрлар системасында синонимнар