Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы


Скачать книгу

«Назурател-хак…» («Хакыйкатьне күзаллау…», 1870) хезмәте билгеле. Тәнкыйди рухлы бу рисалә заманында төрле бәхәсләр дә тудыра.

      Ш. Мәрҗанинең, гомумән, өч дистәдән артык күләмле басма һәм кулъязма рәвешендәге хезмәте бар. Үзара бер система итеп караганда, алар автор эшчәнлегенең күпкырлылыгын, энциклопедик табигатен, тирән һәм масштаблы булуын күрсәтеп торалар. Гыйльми фикерләүдә ул – мөстәкыйльлек, дәлиллелек, хакыйкатькә тугрылык тарафдары. Аның тырышлыгы ярдәмендә татар тарихы фән буларак шактый шәкелләште. Бу олуг зат татарның килеп чыгышын, үткән юлын борынгы төркиләр белән тыгыз бәйләнештә карый, болгар, хәзәр, кыпчак, татар кавемнәре хакында күптөрле мәгълүматлар бирә, угро-финнар, урыслар белән озын-озак гасырлык мөнәсәбәтләргә дә игътибар итә. Галимнең археографик эшчәнлеге дә нәтиҗәле. Алга таба аның бу башлангычын Ризаэддин хәзрәт һ. б. уңышлы дәвам иттерде.

      Галимнең әдәби әсәрләр иҗат итүе бик билгеле түгел. Әмма Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди һәм кайбер башка каләм әһелләре аны «бөек әдип», «остазыбыз» дип тә атыйлар. Үзенең белем-мәгърифәтне, тәрәккыятне яклаган бай эчтәлекле хезмәтләре, мөстәкыйль, тәнкыйди рухлы, кыю шәхесе белән ул иҗат кешеләрен илһамландыра, битарафлык (гафләти хәлдән) көрәшкә кузгата. Бу олуг затның татар әдәбият тарихының озын-озак юлын, күп кенә әдипләрнең тәрҗемәи хәлләрен һәм иҗатларын ачыклауда да роле зур. ХХ йөз башы – Исхакый, Тукай, Гафури, Ибраһимов, Рәмиевләр иҗатының чәчәк аткан чоры. Татар сүз сәнгатенең бу «алтын дәвере» тууга да «бөек реформатор»ның (Г. Ибраһимов сүзләре) шифалы йогынтысы көчле була.

      Ш. Мәрҗани турыдан-туры да, хезмәтләре, идея-фикерләре аша да күпләгән шәкертләр тәрбияли. Болар арасында бертуган Хөсәен һәм Габделгалләм Фәезхановларның булуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли.

      Бу могтәбәр шәхеснең хезмәтләре Рәсәй һәм Аурупа галимнәре тарафыннан да югары бәяләнә, аларга еш кына сылтамалар ясала. Казан университеты профессоры Н. Ф. Катанов (1862–1922) болай дип яза: «Ш. Мәрҗани китабы (сүз «Мөстәфадел-әхбар…» хакында бара. – Х. М.) этнография һәм тарих материалларына байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел, Европадагы башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек. Автор Болгар һәм Казан патшалары турындагы юлларын төгәл фәнни нигездә яза…»

      Ш. Мәрҗанинең хезмәтләре мөселман илләрендә элек тә, хәзер дә билгеле. Каһирә, Дәмәшкъ, Багдад китапханәләрендә Казан басмаларының саклануы мәгълүм. Гарәп илләренең үзләрендә дә татар галименең китаплары чыгып тора. Әле күптән түгел генә аның «Назурател-хак…» китабы Иорданиядә нәшер ителгән. Аны басмага бу илдәге халыкара ислам университеты профессоры Абдерәүф әл-Хәлили әл-Хәнәфи әзерләгән (Мәдәни җомга. – 2017. – 20 октябрь).

      Ш. Мәрҗани 1879–1880 елларда Гарәбстанга хаҗ сәфәре кыла. Үзенең сәяхәте вакытында күргән-ишеткән-кичергәннәрен кәгазьгә теркәп бара. Аның бу язмаларын Р. Фәхреддин 1897 елда «Рихләтел-Мәрҗани» исеме астында бастырып чыгара. Әлеге китапта галимнең Истанбул, Каһирә, Искәндәрия һәм