Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы


Скачать книгу

ничек, ни рәвешле алыштырылу тарихы күпләргә мәгълүм.

      «Яңа низам вә голямаларыбыз» китабы 1905–1907 елгы инкыйлаб дулкынында язылып, нәшер ителеп кала. Әмма бераздан, кара реакция еллары башлангач, хакимият бу басмада үзе өчен зыянлы яклар күрә. Саратов суд палатасының 1909 елгы 19 июнь карары нигезендә [1:204–206], китапның нашире Ф. Кәримигә штраф салына, тиражы юк ителә, ә Һ. Атласи өч айга төрмәгә ябыла [1:19]. Бу уңай белән олуг мәгърифәтченең улы Угыз Атласов шушындый эпизодны искә төшерә: «1909 ел. Әтиемне кулга алырга килгәннәр. Үзенең әнисенә: «Әнием, елама, мин милләтем өчен китәм. Бу миңа бер шәрәф (хөрмәт, ихтирам. – Х. М.) булыр», – дип әйтә. Сүзләрнең әһәмияте шунда: әти аларга гомере буе тугрылыклы калды, тайпылмады, нинди генә җәзалар күрмәсен, аның рухын сындыра алмадылар» [1:60].

      «Яңа низам вә голямаларыбыз» китапчыгының көчле иҗтимагый-сәяси яңгыраш алуы милли-мәгърифәти тормышның үзәгендә кайнаган чын татарпәрвәр Һ. Атласиның актив публицистик эшчәнлеге көчәюгә нык йогынты ясый. Янә шунысын да искә төшерик: моңа кадәр буылып, дөньяга аваз сала алмыйча килгән татар вакытлы матбугаты («Тәрҗеман»нан кала) 1905–1907 инкыйлаб елларында һәм аннан соң шаулап үсеп китә. Рәсәй империясенең милләттәшләребез яшәгән шактый гына төбәкләрендә, аеруча Казан, Оренбург, Уфа калаларында, күпләгән татарча гәҗит-журналлар чыга башлый. Аларны эчтәлекле, мәгънәле язмалар белән тәэмин итүдә Һ. Атласи да бик нәтиҗәле эшли. Дистә елдан да ким вакыт эчендә аның «Шура», «Вакыт», «Мәктәп», «Әлислах», «Аң», «Йолдыз» һәм кайбер башка гәҗит-журналларда күпләгән мәкаләләре басыла. Бигрәк тә ул Р. Фәхреддин мөхәррирлегендә чыккан «Шура»га өстенлек бирә. Биредә генә дә аның ике дистәгә якын язмасы дөнья күргән.

      Һ. Атласиның Беренче бөтендөнья сугышына кадәрге елларда нәшер ителгән мәкаләләре тематик һәм эчтәлек ягыннан шактый төрле. Аларда дөнья һәм ил хәлләре дә, тарих һәм заман тормышы да, икътисад вә мәдәният тә бар. Әмма шулай да бу язмаларның күпчелеге татар язмышы белән бәйле. Автор, үз элгәреләренең традицияләрен дәвам итеп, милләтне саклауда һәм үстерүдә төп чара итеп гыйлем-укымышлылыкны саный. «Тарих вә заманның мәңгелек агымнарының күрсәтүенә караганда, – дип яза ул үзенең 1910 елда дөнья күргән бер мәкаләсендә, – бер милләт надан булса, ул милләт, һичшиксез, икенчеләре тарафыннан тоткын ителә. Көчлеләр тарафыннан тоткын ителгән милләт, һич шөбһәсез, ярлылана. Андый бер милләт надан да, ярлы да булса, ул милләт, һичшиксез, бетә» [1:104]. Һ. Атласи «гыйлем» төшенчәсен дин, һөнәр һ. б. мәсьәләләр белән тыгыз мөнәсәбәттә карый. Аның фикеренчә, халыкның, исламның «сәгадәте (бәхете. – Х. М.), бәкасы хәяты (мәңгелек тормышы. – Х. М.) – гыйлемдә, мәгарифтә, һөнәрдә, сәнаигъдә» [5:25]. Һ. Атласи милләт язмышында аеруча һөнәрнең зур роль уйнавына басым ясый. Бу хакта аның «Һөнәрчелек вә татарлар» дигән махсус мәкаләсе дә бар (Йолдыз. – 1914. – № 1105) [5:206–209]. «Бер милләт, – дип яза автор, – ничаклы һөнәрле булса, аңарда шулчаклы байлык артык була. Мөселман халыклары уку, белем бабларында