Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы


Скачать книгу

үзе, ун елга хөкем ителеп, әүвәл төрмәләрдә утыра, аннан Төньякка (Мурманск, Соловки… тарафына) җибәрелә. Һ. Атласиның бу елларда туганнары, гаиләсе, якыннары белән язышкан аерым хатлары сакланып калган [1:137–202; 6:250–302]. Аларда бу олуг затның ачлы-туклы яшәве, газаплы тормышы, эчке халәте шактый тулы чагылыш тапкан. Әмма ул теләсә нинди шартларда да яшәү-тереклектән өмет өзмәгән, ихтыяр көчен, рухи ныклыгын саклап калган.

      Сәламәтлеге какшау аркасында, Һ. Атласи дүрт еллап тоткынлыктан соң, 1933 елның июлендә вакытыннан элек азат ителә. Бөгелмәгә кайткач, ул эш тә, яшәү урыны да таба алмыйча интегә. Бер елдан соң Казанга күчеп килергә мәҗбүр була. 12 нче номерлы мәктәпкә алман теле укытучысы итеп билгеләнә. Казанның зыялылары белән дә аралаша башлый. Әмма шәхес культының котырынган дулкыннары Һ. Атласиның бераз гына эзгә басып килгән тормышын янә пыран-заран китерә. 1936 елның 28 июлендә ул кабат кулга алына. «Контрреволюцион» эштә, милләтчелектә, «бәйсез төрки-татар дәүләте» оештыруда гаепләнә. Озакка сузылган сорау алу газапларыннан соң 1937 елның 28 октябрендә татарның бу олуг улы хөкем ителә. «Атласовщина» дигән бу төркемдәге 24 кешегә суд карары чыгарыла. Шуларның тугызы – халкыбызның күренекле зыялылары (Һ. Атласи, бертуган Туйкиннар, Р. Яруллин – Әхмәд Тимернең әтисе һ. б.) – үлем җәзасына тартыла. Хөкем карары 1938 елның 15 февралендә гамәлгә ашырыла. Шунысын да искә төшерик: «атласовчылар»ны гаепләү һәм хөкем итү рәсми хакимият тарафыннан күрсәтмә, башкаларга «гыйбрәт алырлык» итеп үткәрелә.

      СССРның тиешле югары органнарының 1958 елның 25 май карары нигезендә, 1937 елның 28 октябрендәге хөкем карары җинаятьчелек булмаган дип юкка чыгарыла, Һ. Атласи тулысынча реабилитацияләнә [1:250–251]. Әмма әле ул, гәрчә рәсми рәвештә акланса да, төрле сәбәпләр аркасында халыкка озак кайтты. Бары тик үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларда гына бу могтәбәр затның исеме, хезмәтләре киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә башлады. Бу игелекле һәм җаваплы гамәлләрнең башында М. Госманов, И. Таһиров, Б. Солтанбәков, С. Алишев, А. Литвин, Я. Абдуллин, Д. Гарифуллин, Д. Асылов, М. Мостафин кебек билгеле шәхесләр торды. Һ. Атласиның улы Угыз әфәнде (1927–2003) әтисенең намуслы исемен торгызуда, мирасын кайтаруда чын фидакярләрчә эш итте. Алсу Мөхәммәтдинова, күптөрле архив материалларын, галимнең эшчәнлегенең мөнәсәбәтле факт-мәгълүматларны ныклап өйрәнеп, мәкаләләр, махсус монография язды. Шунысы куанычлы: ике гасыр аралыгында Һ. Атласиның хезмәтләре, аеруча «Сөенбикә», «Себер тарихы», «Казан тарихы» китаплары кат-кат нәшер ителделәр. 2007 елда «Шәхесләребез» сериясендә «Җыен» нәшрияты «Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык» исемле басманы укучыларга ирештерде [1]. Р. Миңнуллин, А. Мөхәммәтдинова, И. Һадиев әзерләгән, М. Госманов мөхәррирлегендә чыккан әлеге җыентыкта Һ. Атласиның күп кенә мәкаләләре, хатлары, төрле документлар (аеруча тикшерү, суд органнары төзегән язмалар), бу олуг зат хакында күпсанлы мәкаләләр, истәлекләр, шулай ук иллюстрацияләр, фотоматериаллар урнаштырылган. Ахырда библиографик исемлек тә бар.

      2009–2010