Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы


Скачать книгу

әтидән сорый: «Ничә тел беләсез?» Әти: «Әгәр кытай теле белән испан телен өйрәнсәм, бөтендөнья халыклары белән аралаша алыр идем», – диде. Әнием әйтүенчә, әти ун тел белгән. Шуларның алтысы – чит илләр телләре. Гарәп, фарсы, төрек телләрен мәдрәсәдә укыганда үзләштергән, француз телен Сорбоннага барырга тәкъдим иткәндә (1912–1913 еллар) өйрәнгән, немец телен сугыш елларында (бездә немец әсире торган), инглиз телен Соловкида үзләштергән. Миндә Соловкидан кайткан «Инглиз-рус сүзлеге» саклана» [1:65]. Шунысы гыйбрәтле: Һ. Атласи хәтта гаять кыен шартларда да, тоткынлыкта вакытта да укудан аерылмаган, белем-күнекмәләрен арттырып, камилләштереп торган. Апасы Хәлимәгә 1933 елның 19 маенда сөргеннән язган бер хатында мондый юллар бар: «Үземнең тамагым бик тук булмаса да, рухым тук. Күп укыйм, күп мөталәга итәм (өйрәнәм. – Х. М.), һичбер вакытым әрәм китми. Гел китап уку өстендә. Русча «Известия» газетасы илә инглизчә «Moscоw Daily News» газетасын һәр көн туктаусыз укып киләм. Күбрәк тән туклыгының кимчелеген дә җан туклыгы белән сипләргә, матди ачлыкны мәгънәви туклык белән ямарга туры килә» [1:88].

      Һ. Атласи – күпләгән мәкалә-хезмәтләр, берничә монография авторы. Аның «Тарихе табигый» дип исемләнгән тәүге китабы (31 б.) 1902 елда Казанда Николай Харитонов басмаханәсендә нәшер ителә. Анда Җир, Күк, Һава, Кояш, су, таулар һәм табигатьнең кайбер башка күренешләре хакында кыскача гына мәгълүматлар бирелә. Китап үзенең эчтәлеге, төзелеше белән фәнни-популяр характердагы белешмә басмаларны, педагогия әсбап-җыентыкларны хәтерләтә. Яңадан дүрт елдан, ягъни 1906 елда, Һ. Атласиның «Яңа низам вә голямаларыбыз» исемле икенче китабы дөнья күрә. Ул – бик кечкенә, 14 битле кенә басма. Әмма бу китап авторның исемен киң җәмәгатьчелеккә ирештерә.

      Мәгълүм ки, урыслаштыру, чукындыру патша хакимиятенең колониаль сәясәтендә элек-электән төп урынны били. Аны гамәлгә ашыруда гаҗәеп күптөрле чаралар кулланыла (үтерү-кыру, куркыту, яшәгән җиреннән куу, коточкыч салымнар, сатып алу, алдау, юмалау һ. б.). Үз бәйсезлеген җуйганнан соңгы берничә гасырда татар халкы боларның һәммәсен дә диярлек кичерә. XIX йөздә урысча укыту, графика алыштыру аркылы колониаль максатларны гамәлгә ашырырга омтылыш аеруча көчәеп китә. Аның төп идеологы Н. Ильминский була. Күп кенә төрки кавемнәр яшәгән җирләрдәге авыл-шәһәрләрнең, географик атамаларның исемнәре урысчага алыштырыла. Мәсәлән, Чимкент (Шымкент) – Черняевка, Костанай – Николаевка, Алматы Верный дип йөртелә башлый [4:264].

      Россия Мәгариф министрлыгының 1906 елгы 31 март карары нигезендә, урыс булмаган халыкларның (биредә, әлбәттә, татарлар иң беренче планда тотыла) уку йортларында славян (кирилл) графикасын кертү карала. Бу мәкерле сәясәт ахыр нәтиҗәләрен яхшы аңлаган Һ. Атласи «Яңа низам…» исемле публицистик нотык белән чыгыш ясый [5:14–22]. Автор фикеренчә, «Бу хәреф үзгәртү мәсьәләсе тышкы яктан бик кечкенә генә вә бик тә әһәмиятсез генә күренсә дә, ләкин эчке катта гаять зур вә соңы (ахыры) олуг нәтиҗәле бер мәсьәләдер». Һ. Атласи бу проблеманы киң иҗтимагый-тарихи яссылыкта, Рәсәй