Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы


Скачать книгу

бер җепкә тезеп бирүче милли шагыйрь». Аның үлеме, «матәм» бөтен татарны берләштерде. Тукайны искә алу, зурлау «быел гына түгел, еллар, ун еллар, йөз еллар шулай барачактыр, шулай итәчәктер. Бу – табигыйдыр; бу – мантыйкыйдыр. Бу – Тукайның олуглыгына, иткән хезмәтенең зурлыгына мөнасибтыр… Тукай сигезьеллык хәятында күрмәгән кадерне, ихтирамны бердән алды. Авыр …тормышта – төчесеннән битәр ачысы күп, матурлыгыннан битәр ямьсезе күп тормышта ирешә алмаган дәрәҗәгә Тукай бердән иреште»; «…Көннән-көн Тукайның тәэсире тирәнәя барган кебек, көннән-көн Тукайның милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн үткән саен, аның кыйммәте дә күтәреләчәктер. Аның татар милләтенә хезмәте, калдырган байлыгы меңнәр, йөзәр меңнәр мәртәбә артачактыр. Аның …шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер». Исхакый фикеренчә, бу «зәмзәм коесы» – бик күпләр өчен пакьләнү, дәвалану чыганагы.

      Бу мәкалә иң беренче чиратта мәктәпләргә, укытучыларыбызга атап язылган. Автор укучыларга Тукайны «былчыратмыйча», «ялганнар белән бутамыйча» җиткерергә өнди. «Тукай, – ди ул, – безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакьлеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиеш. Аның олуглыгы, аның бөеклеге безнең милләтебезнең бөеклеге, олуглыгы берлә мөнасиб булганга күрә, ул үзенең олуглыгы кадәр пәрдәсен ачарга тиештер. Шуны булдыру, шуларны эшләп, баланың күңеленә сеңдерү – укытучыларның бурычыдыр, милли-мәдәни вазифасыдыр».

      Исхакыйның Тукай турындагы башка язмаларында да (аларның күпчелеге «Яңа милли юл» журналында басылган) шагыйрьнең бөеклеге, миллилеге, татар рухи тормышындагы зурлыгы ассызыклана, аның иҗат чыганакларына, идея-эстетик карашларына, сәнгати осталыгына игътибар юнәлтелә [болар хакында тулырак мәгълүматлар: 2:268–280]. 1938 елда дөнья күргән бер язмасында (Яңа милли юл. – 1938. – № 4. – 2 б.). Исхакый Тукайны «татарның иң зур шагыйре» дип атый; аның «Тик милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар. Минчә, монда ямь дә бар, ләззәт тә бар һәм тәм дә бар» шигырен мисалга китерә дә болай ди: «Гомере буенча менә шул милләткә хезмәт аның бөтен иҗатында Тимерказык булып, аның кыйбласы булып барадыр. Бөтен кыска гомере буенча ул шул милли юлдан һичбер тайпылмыйча, кабергә кадәр милләт ерын ерлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесендән көлеп, үзенең иҗатын шул милләтчелек кальбенә сугып киләдер. Яңлышканда, каләме шуып кына китеп тә, икеюллык кына бер шигырьне дә шул алган юлына хилаф төстә язмыйдыр, яза да алмыйдыр».

      Исхакый Тукайның гомерен озынайта алмаганга үкенеч хисләрен дә белдерә, хәтта халыкка, аеруча хатын-кызларга үпкәсен дә әйтеп куя. «Бөтен төрк-татар дөньясы алдында, – ди ул, – Тукай йилдә яна торган шәм кеби көннән-көн аның актык сәгатьләре якынлаша. Ләкин аны саклау тәдбире (уй-нияте. – Х. М.) иң соңга кадәр кичектерелә. Тукайның, алдан хәбәр биргән кеби, берничә ел элек ерлаган, көйләгән:

      И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз,

      Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы, –

      дип, алдан