ын бик борчыган кырыс, кытыршы яклары да матур шигъри детальләр, тормыш-көнкүреш вакыйгалары аша җанга-йөрәккә барып җитәрлек итеп ачылган. Турыдан-туры маңгайга бәреп түгел, ә шагыйранә осталык белән әйтелгән ул фикерләр. Мин шагыйрә буларак аның «Нинди заман килде», «Җылы сүзебез кирәк», «Яу, яңгыр» һ. б. шигырьләрен чын-чынлап кызыгып, сокланып укыдым.
Дөрес, үткән гасыр белән хәзерге гасыр арасында (соңгысында бигрәк тә) безнең әдәбиятка хатын-кызлар күбрәк килә башладылар. Килсеннәр! Ни өчен дисәң, тормышның бөтен авырлыгы диярлек шулар җилкәсендә ич! Авырлык кына түгел, шуны җиңәрлек сәләт, тапкырлык, түземлек һәм үҗәтлек тә алар кулында ич!
Гүзәлия Галләмова шигырьләрендә дә бүгенге тормышыбызның бөтен яклары укучыларның аңын, фикер йөртү сәләтен уятып, сискәндереп җибәрердәй матур мисаллар белән, якты яктан гына ачыла. Менә шуңа күрә мин Гүзәлиянең бу җыентыгын укучыларыбызга аның фикере-уе өчен дә уңайсызланмыйча тәкъдим итү ягында. Чөнки Гүзәлия һәр шигырендә кеше күңелен тирәннән аңлап яза, лирик герое белән бергә шатлана, гаҗәпләнә, һәм безне дә шул дөньяга алып керә. Аның геройлары матурлык дөньясында яши: әти-әнисен, туганнарын, тирә-юньдәгеләрне ярата, хөрмәт итә, табигать күренешләре белән хозурлана.
Шулайдыр, кеше күңелен Гүзәлия укытучы буларак та, балалар бакчасы тәрбиячесе буларак та һәм балалар үстергән әни буларак та башкаларга караганда күбрәк белә, аңлый һәм шуларны шигырьләрендә дә чагылдырырга омтыла. Аның шигырьләре дә шуңа күрә ышандыра, күңелдә якты хисләр уята. Автор укучы күңеленә халкыбызның тормышында иң кирәкле булган әдәп, әхлак сыйфатларын ирештерүне максат итеп куя. Һәм ул аңа ирешә дә. Композиторларның Г. Галләмова шигырьләренә мөрәҗәгать итүе шулай ук сөенечле күренеш. Аның шигырьләре көй сорап, җырлап торалар. Гүзәлиягә киләчәктә дә иҗади уңышлар, бәхетле иҗат гомере телим.
ҺӘР ФАСЫЛНЫҢ ҮЗ АСЫЛЫ
Туган авылым
Көзләр җиткәч, сары келәм
Җәелә урамыңа.
Ә кышларын күмеләсең
Карына, буранына.
Яз көнендә ургый-ургый
Ташып ага суларың.
Канатларын кага-кага,
Кошлар суза җырларын.
Җәйләр килгәч, гөлчәчәккә
Бакчаларың төренә.
Туган авылым, син һәрвакыт
Күңелемнең түрендә.
Туган нигез
Алтын көзләр, озын кышлар үтте,
Һаман «кайтам» диеп сөйлимен.
Менә бүген ямьле яз көнендә
Туган нигеземдә йөримен.
…Бәбкә үләннәре баш калкыткан,
Алмагачлар чәчәк атканнар.
Карлыганнар бөреләнеп килә,
Ак каеннар чуклар такканнар.
Өзелеп-өзелеп сыерчыклар сайрый,
Ояларга кайткан алар да.
Әйтәләр күк: «Оныттыгыз инде,
Киттегез дә әллә кайларга».
Әкрен генә атлыйм сукмак буйлап,
Барысы да якын, үз монда.
Күзем йомам, әйтерсең лә хәзер
Барыбыз да янда, якында.
Без йөрибез, түтәлләрне казып,
Әти җиләкләрне тазарта.
Кайсыбыздыр чәчәк, кишер чәчә,
Әни агачларны агарта.
Күзем ачтым, янда беркем дә юк.
Моңсуланып калган бакчабыз.
Туган нигезләрне ятим итмик –
Җыелып кайтыйк әле барчабыз.
Хатлар
Хатлар, хатлар… Хатлар яза идек,
Тәмләп, озак итеп утырып.
Сәлам юллап, хәл-әхвәлне сөйләп,
Ап-ак кәгазьләрне тутырып.
Хатлар алу шундый рәхәт иде,
Сабый балалардай куандык.
Сагыну-сагышларга баткан чакта,
Җылы сүзләр укып юандык.
Хатлар безнең сердәшче дә иде,
Күпме серләр анда язганбыз.
Хатлар язып, күпме кешеләрнең
Йөрәгенә җылы салганбыз.
Әле һаман күңел хатлар көтә,
Алырлармы дуслар бер искә?
…Кич утырып бүген хатлар яздым,
Кем тапшырыр икән яшьлеккә?
Һәр фасылның үз асылы
Табигатьнең яратам мин һәр фасылын,
Һәр фасылның була бит ул үз асылы.
Көз айлары илгә муллык алып килә,
Ә кышлары җирне ап-ак карга күмә.
Безне назлап һәм иркәләп, кояш көлә,
Йөрәкләрне җилкендереп, язлар килә.
Җылы,