Рузил Фазлыев

Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи


Скачать книгу

баштан кемнәр кабатлар.

      Җирдә урын кысан булган кебек,

      Файда эзли кеше, сугыштан.

      Әллә нинди сәбәпләрен табып,

      Берсе белән берсе сугышкан.

      Ут кабызу авыр кебек түгел,

      Утта янганнары, җаннар бит…

      Сугышмыйча булмый дигәннәре,

      Барысыда… чип чи ялган бит.

      Озатулар, кемнәр кая китә,

      Кайтыргамы, әллә кайтмаска.

      Уйланырга кирәк, барыбызга,

      Миңа тими диеп ятмаска…

      Остазлар

      Апа, дидек иң беренче тапкыр,

      Мәктәп бусагасын атлауга.

      Әлифбаны ачып тәүге тапкыр,

      Хәрефләрне истә сакларга.

      Белем дөньясына ишекләрне,

      Акырынлап ачып бирделәр.

      Хәреф танып, укып иҗекләп,

      Куя, куя төрле билгеләр…

      Таякчыклар, кара савытлары,

      Кара такта… буяу исләре.

      Дәрес буе безнең язганнарны…

      Дәфтәр тикшергәне, кичләре.

      Укытуча, җитәкләгән кебек,

      Алып барган hәрбер баланы.

      Ул хезмәткә, кеше гомерендә,

      Бәя биреп бетерә аламы…

      Укый яза белү, гади кебеп,

      Белгән кебек булып тумыштан.

      Ә уйласаң, башка салу өчен,

      Укытучы күпме тырышкан…

      Бар әйбергә кемдер өйрәтә бит,

      Я укыйсың кемдер язганны.

      Остаз диләр гыйлем бирүчене,

      Оста диләр йортлар салганны.

      Апа булды безнен тәүге остаз,

      Белем дөньясына әйдәүче.

      Гыйлем белән алда тормышны,

      Дөрес итеп бергә бәйләүче.

      Көзләр шул

      Саргаюлар көзен, саргаюлар,

      Картаелган еллар кебектер…

      Яфыраклар алар коелалар,

      Вакыт җитүләрен белептер.

      Яшеллеге җәйнең уза икән,

      Сизелмичә кала нигәдер.

      Аннан, саргаюга алмаш булып,

      Уңган, агарулар киләдер…

      Кабатлана җиhан мизгелләре,

      Туктамыйча, туктый алмыйча.

      Җир өстендә бетми мәшәкате

      Ап как карлар җиргә яумыйча…

      Иртәләре үзе килер кебек,

      Көтеп алуларың булмаса.

      Ни булсада миңа барыбердай,

      Хисләр белән күңел тулмаса.

      Карыйсыңда тирә якларыңа,

      Әллә ниләр кайчак күренә.

      Үзең өчен, җыя алынганын,

      Салыр өчен күңел түренә.

      Тәбикмәк

      Халык ризыклары күптер,

      Ашлары hәм икмәге.

      Бәлешләре, чәк чәге,

      Коймагы, тәбикмәге.

      Барысыда тәмле сыйлар,

      Өстәлләрдә торганда.

      Тормышның олы шатлыгы,

      Табыннар мул булганда.

      Табаларда пешкәнгәме,

      Олы коймак – тәбикмәк…

      Әллә тәмле булгангамы,

      Исемнәре тәм икмәк.

      Бәйрәмнәрдә өстәлнең,

      Яме була hәр икмәк…

      Каз өмәләре чорында,

      Пешерелгән тәбикмәк.

      Шуңа язам, ни өчендер,

      Искә төште тәбикмәк…

      Тәбикмәк исе килгәндәй,

      Берни