Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын


Скачать книгу

ул Кабан күленең якты шәме булган айга менеп киткән, безнең кебек, һич югы, адашы артистка апа кебек җирдә генә яшәргә ярамады микәнни соң аңа? Юк, ул айга менмәгән булырга тиеш. Алайса, кая киткәнме? Соң, үзе елгалап түккән күз яшенә кереп эрегән булырга тиеш ул. Шуңа күрә дә миңа Кабан күле җанлы булып тоела да. Күлнең бер күпердән икенче күпергәчә өлеше аның кайгыдан агарган көмеш чәчләренә уралган матур ак муены булырга тиеш, ә гәүдәсе Ерак Кабаннарга хәтле сузылып киткәндер, хәтта чак кына күпертмә тезле бик килешле аякларын ул ерактагы Иделгә үк чыгарып, билле-билле аякларын агымсуда кытыклаттырып чайкалдырып ятадыр. Алайса, әлеге яшелле-кызыллы-сарылы мәрҗәннәре кайда? Мин ул мәрҗәннәр турында чак кына уйланып торам. Безнең тәрәзәбез күл ягына карамый, ишегалды ягында. Иртәнге сәгатьләрдә ачык тәрәзәләрдән, челтәр пәрдәләрне җилфердәтеп, саф һава агымы керә. Мин җылы түшәктә киерелгәләп ятам да, башымны күтәрә төшеп, түбәндәге утын сарайлары, күрше йортның җимеш бакчасы аша чираты буенча бездән өченче булган биек йортның стенасына күз салам. Ул минем өчен һава торышының күрсәткече булып хезмәт итә. Әгәр көн сүрән икән, стенаның да әллә ни чырае булмый. Әгәр көн аяз икән, биек ак йортның стенасы яктырып тора. Менә шул якты мине ниндидер эчке сере белән тышка куып чыгара. Мин күл буена атылам.

      Ходаем, менә кайда ул яктылык дөньясы! Су өстендәге алтын тәңкәләрне күрсәгез икән! Аз гына карап торсагыз да күзләрне камаштыра. Әлегә күгелҗем күккә күтәрелеп өлгермәгән кояш үзе әллә ни беленми дә шикелле. Аның каравы аргы яктагы кызыл чиркәүнең эреле-ваклы гөмбәзләренә карарлык түгел, алардан яп-якты көмеш нурлар чагыла. Мин ирексездән күзләремне кысам. Ләкин барыбер күз алдымда нурлар биешә. Шуннан мин, бабайлар кебек, кулымны каш өстенә куям һәм берәм-берәм күл тирәләрен күзләргә керешәм.

      Әнә, чылтыр-чылтыр килеп, Болак күпере аша трамвай узып бара. Аннан еракта, яшькелт тау өстендә, миләш тәлгәше кебек, төзелә башлаган зур бинаның кызгылт кирпечләре күренә – ул опера театры булачак. Аның уң як күршесендә, якындарак, борынгы крепостьларны хәтерләтеп, шулай ук бик зур бер кызыл йорт күтәрелеп килә – монысын финанс институты булыр диләр. Тагы да уңдарак, үзе үк биек кыя сымак булып, Шамский хастаханәсе калкып тора. Бу – аръякның күккә ашкан иң зур биеклеге. Шуннан ул түбәнәя бара. Тау битендә, кара-кучкыл яшеллеккә күмелеп, агач йортлар тезелеп утыра. Ул йортлар су буенда да бик күп, ләкин алар хәзергә зәңгәр томан эчендә әле. Менә шул зәңгәр томан эченнән кинәт кенә күк көймәсенә бер сары ук атыла – монысы күлнең өстенә ишелә язып утырган мәчет. Шуннан соң күл буе йортларының теземе кинәт өзелгән кебек була – анда, Сорочий базары артында, сазлык җәелеп ята. Әнә өзеклек күршесендә, гүяки урман эчендә, Ботан бакчасы. Кабанның ерак күпере артында, дамба өстеннән, яшел вагоннарын тезеп, поезд үтеп бара. Ул соңрак минем үземне дә, хыялларымны да кабат-кабат Арча якларына алып китәчәк әле, хәзергә әле бераз сабыр итеп торыйк. Күлнең бу ягында, уң кулдарак, Вахитов заводының морҗасыннан соргылт төтен