керештем. Туктагыз әле, бәрәңгеләр, алай бик үк кыштырдамагыз, минем ранен абыйны тыңлыйсым бар бит. Үзем акрын гына бәрәңге уам, үзем башымны егет ягына кыңгырайта төшеп тыңлыйм:
– Мин авылдан авылга йөргән театрда уйный башладым. Көн дә юк, төн дә юк миңа. Өнемдә дә роль, төшемдә дә. Юк, мин әйтәм, барыбер мин артист икәнемне исбатларга тиеш. Исбатлаган да булыр идем, менә бит, фашист пулясы беләгемне тиште, – дип, ранен абый гипслы кулын күтәреп куйды. – Их, яу кырыннан исән-сау кайтсаммы?! – дип өзгәләнде. – Шәмси апа, зинһар, театрга барып кайтыйм. Анда минем иптәшләрем, аннары… Ичмаса, балконга гына булса да менәр идем дә… Бик сагындым бит, Шәмси апа…
– Ничек инде, ничек бу суыкта? – дип аптырап китте Шәмсенур апа. – Бу халатың белән күрсәләр, өрәкме икән әллә дип качарлар үзеңнән.
– Шул шул менә, бер иске генә чикмән шикелле нәрсәң юкмы икән дип кергән идем мин.
Минем колакларым үрә торды. Уып бетермәгән бәрәңгемне суга чупылдаттым да апам янына йөгереп килдем:
– Ә җизнинең костюмы? Каракүл якалы пәлтәсе?
– Кысылма! – дип, апам усал гына итеп идәнгә аяк тибеп куйды.
Мин бөрешеп үк куйдым, суга дип торам, олылар сөйләшкәндә кысылуым өчен апам бер дә башымнан сыйпап тормый иде.
– Белмим инде, белмим, – дип, гаҗизанә басып торды ул.
– Миңа костюм да кирәкми, шушы халатны капларлык бер җиңелрәк пәлтәң булса…
– Булмый инде, булмый алай гына, – диде Шәмсенур апа, кулларын алъяпкыч астына тыгып, почмактагы фанер чыралары купкалаган иске шкафка озак кына карап торды.
Мин беләм, Шәмсенур апа бераз шикләнә дә булса кирәк. Сугыш елы бит, ничек ышанмак кирәк кешегә? Бервакыт, сугыш беткәннән соң, җизни кайтып керер. «Кая китте минем киемнәр?» – дип сорар. Ничек дип җавап бирер апам?
Әнә ул кулын изәп куйгандай булды.
– Энем, әйдә өстеңне сал, – диде, ранен абыйны кызарган плитәле мичебез янына алып килде. Шуннан соң сөйләп бетерә алмаслык тамашалар булды. Апам, җылы суга сөлгене манып сыга-сыга, ранен абыйның аркасын, күкрәген ышкыды, муенын сөртте. Юу эшен бетергәч:
– Әйдә, башмагыңны да сал, – дип, тагаракка җылы су койды. – Бер кулың исән әле, тәпиеңне үзең ю, – диде.
Күп тә үтмәде, ранен абый энәдән-җептән киенеп куйды. Гипслы кулын җиң эченә кертүе кыенрак булды булуын.
Инде киенеп беткәч, Шамсенур апа аңа читтәнрәк карап торды да, кинәт сыгылып төшеп, башын ранен абыйның иңенә китереп салды:
– Газизем, бәгырем, кайларда син? – дип үксеп елап җибәрде.
Сеңелләрем дә, аңа кушылырга дип, авызларын җәя башлаганнар иде, Шәмсенур апа идәнгә бер генә типте, тегеләр шундук тындылар.
Ранен абый, рәхмәтләр яудырып, ишектән чыгып китте. Минем колагыма хәтта ишегалдында кар шыгырдаган сыман булды. Җизнинең ак салган табан кырыйлары сары күн белән капланган, шулай ук үкчәсенә дә күннән тегелгән ак фетры гына карны шулай матур итеп шыгырдата ала иде.
Ранен абый театрга китте. Бәлкем, театрга гына