Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын


Скачать книгу

шешәләрне тапшырып бирәләр иде. Көймәдә йөзү хокукын да без әниләребезнең тиеннәренә түгел, ә үзебезнең ябык беләк көчләребез белән яулап алдык. Шуңа күрә күл өстен гизеп йөрү безгә икеләтә рәхәт һәм ләззәтлерәк иде.

      Беренче елларны без су станциясенә әле кунак кына булып килеп йөрсәк, соңга таба инде аның хуҗасына әйләндек. Башта без Ринат белән бер пар ишкәкле көймәнең утыргычында иңне иңгә куеп ишсәк, аннары ике пар ишкәкле көймәдә һәрберебез аерым ишеп йөри башладык. Ләкин монда ишкәкләрне икең бергә йөртеп ишү кирәк, берең суны каерганда, икенчең әле җилпенергә генә торсаң, көймә йөрешенең ритмы бозыла, кызулыгы кими. Без ишкәкләрне бер үк вакытта йөртеп, парлап ишәргә өйрәндек, һәм безнең көймәбез су өстеннән талпынып-талпынып алга оча иде.

      Күп тә үтмәде, без аерым көймәләрдә бер-беребез белән узыша башладык. Андый вакытта ишкәк тимерләре тагы да тырышып «җырлый», тавышлары аргы якларда ук ишетелгәндәй була. Көймә үзенең борыны белән алга таба сикереп куйгандай итә, үзебез утыргычтан төшеп калып, көймәләребез исә әллә кайларга – Ерак Кабан ярларына ук барып кадалыр сыман тоела иде.

      Ләкин көймә хикәя генә булса, аның матур тылсымлы шигыре байдарка икән. Байдарканың хасиятен кайберәүләр белеп бетермидер әле. Аның бу хасияте ике башы да очлы борынлы итеп, уртасында утырыр өчен оялы итеп ясалуында гына түгел. Аның хикмәте, беренчедән, ике малай да күтәреп китә алырлык җиңеллегендә булса, икенчедән, бу хикмәт аның пар калаклы ишкәгендә. Терсәк көчләреңне кызганмасаң, әнә шул ике як очлары да калаклы булган ишкәгең белән шундый җилдерәсең ки, баш очыңда очкан акчарлак та сине куып җитмәве мөмкин. Әле алай гына да түгел. Ишкәгең белән тормоз биреп, каегыңны мизгел эчендә туктата яисә бер урында бөтерчек кебек бөтерелдерә аласың. Аннары байдарка белән тагын бер трюк ясарга мөмкин. Ишкәкче аның түгәрәк оясына кереп утырганнан соң, тезен дә, бил тирәләрен дә су чәчрәмәслек итеп махсус клеёнкасы белән каплап куя. Без юешләнеп утырсак утырырбыз, клеёнканы япмыйбыз, чөнки ул билебезне тыңгысызлап тора, ишәргә комачаулый кебек иде. Әнә теге трюк дигән нәрсәне эшлисе килгәндә, каплавыч белән як-ягыбызны яба идек, әлбәттә. Ябабыз да каекны әле бер, әле икенче якка чайкалдырабыз. Бу хәрәкәт кызуланганнан-кызулана бара һәм бервакыт, каек нык кына авышкан чагында, без аны кинәттән капландырып, башыбыз белән суга чумабыз да икенче яктан көпчәк кебек әйләнеп тә чыгабыз. Бу шундый тиз эшләнә, кайвакыт башыбыз чыланырга да өлгерми, утырган оябызга да су керми кала.

      Без байдарка белән су коенырга да яратабыз. Күлнең тоташ чуклы яшькелт үләннәре үсми торган кап-кара җирләрен сайлыйбыз. Андый җирләрнең тирән чоңгыллы икәнен, төпләреннән бозлы чишмәләр тибеп торганын, димәк ки, анда су керү тиеш түгеллеген без соңыннан гына белдек. Ләкин безне андый урыннарның саф суы кызыктыра иде. Үткән эшкә салават дигәндәй, балачакта аны-моны уйлап тормауларын без хәзер онытыйк инде. Әйе, без байдарканың очына менеп бастык бит әле. Менә без