Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын


Скачать книгу

үзебезне нинди бәхетсезлекләргә дучар итәсен белмибез һәм ак финнарның мәкер кылуларына шаккатабыз. Без нәкъ шул ак фин сугышы чорында бер көтү малай һәм әти белән кинотеатрга «Маннергейем сызыгы» дигән фильмны карарга бардык. Бу финнарның бик камил сугыш техникасы, посып, яшеренеп ята торган тимер-бетон корылмалары турындагы кино иде. Ну астан гына ут җибәреп яталар да соң ике койрыклы албастылар! Ә дотларына бик калын резин эшләпәләр кигезеп куйганнар. Безнекеләр снарядлар очырды исә, әлеге эшләпәләр аларны кире үзебезгә таба сибә. Ник дисәң, резин кысылып килә дә ата да бәрә, ата да бәрә снарядны безнең якка. Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел шул, эшләпәнең хикмәте турында уйланганнан соң, энәле снарядлар аттыра башлыйлар. Снаряд теге резина эшләпәгә килеп кадала да тимер-бетон корылманы пыран-заран китерә.

      Энәле снарядлар чынлап та булганмы, әллә ул безнең, ягъни малайларның фантазиясе идеме, һәрхәлдә, безнең гаскәр әнә шул куәтле Маннергейем сызыгын да йомычка урынына туздырып ташлады. Фильмның да асылы менә шул хакта иде. Ленинград ул елны куркыныч астында калды. Аңардан эвакуацияләнүчеләр дә булгандыр, күрәсең. Безнең йортка да, Хәким Ибәтуллиннарга бер гаилә ленинградлылар кайтып төшкән иде. Алар җирән баш Хәкимнәрнең кардәше булып, безнең күл буе йортыбызда әллә ни озак яшәмәделәр, фин сугышы бетү белән кире үз шәһәрләренә кайтып киттеләр. Ләкин аларның бер малайлары безгә кызыклы истәлекләр калдырып китте.

      Безнең «академигыбыз» Якуп абый капыл гына юкка чыкты. Колактан колакка ишетелгән сүзләргә караганда, ул ниндидер Галимҗан, ниндидер Ибраһимовларны укып йөргәне өчен юкка чыккан. Аны безнең йортыбыздан кемдер чаккан булган. Аның фатир хуҗасы Миңнегөл апа әллә ни вакыт телсез калып йөрде. Аннан соң да хатыннарга өзек-өзек сүзләрен пышылдап кына әйтә торган булды. «Төн уртасында алып киттеләр… Аның хакында бер сүз дә сөйләмәскә куштылар… Ник сөйлим, кирәкми, сөйләмим… Әмма, үз сабагын укымый, дигәннәре хак түгел. Кичләрен сызымнар да сыза, укый да ич. Нихәтле керосин гына яндырып бетерде. Сөйләмим, юк, кирәкми…»

      Капка янәшәсендәге чирәмлеккә кырын ятып әкият сөйләүчебез югалды. Ләкин без хәзер, капка төбендәге озын эскәмиягә тезелеп утырып, үз белгәннәребезне үзебез сөйлибез. Әкият түгел икән, барыбер чынын-ялганын кушып, әкияткә охшатыбрак сөйлибез.

      Менә бер кичне әлеге Ленинград малае да әңгәмәбезгә кушылып китте. Ул, урыс мәктәбендә укыса да, татарчага оста, чөнки әтисе-әнисе белән ул, «әтием», «әнием» дип иркә сүзләр әйтә-әйтә, гел туган телебездә сөйләшә иде.

      – Безнең Ленинградта өрәкләр күбәйде, – дип, борчак аттырырга кереште ул. – Өсләренә кәфен уранганнар, аяклары тирбәнеп тора, сиртмәле. Берәр йорт каршындагы агач башыннан җиргә сикереп төшәләр дә һавага сикереп менеп тә китәләр. Өске каттагы тәрәзәләрдән карыйлар: кем бай яши, кемнең өендә әйбер күп. Бигрәк борынгы рәсемнәрне урлыйлар. Ленинградта музейларның исәбе-хисабы юк. Ә картиналар бик кыйммәт тора. Тегеләр, картинаны кәфен