сикерер иде. (Һаман эзләнә.)
Гайшә. Анысы бар инде. Әй җанашым, алай гына, май эчендә генә яшәп күңел тынычлансын иде ул. Булмый шул. Уф, кысталып үлә яздым. Каяле, әнинең бәдрәфе үз урынында микән? (Көлә-көлә кереп китә.)
Ногман. Чамалап анда, бу гәүдәң белән кысылып кала күрмә. Кайда соң бу халык? (Стенка тартмаларын актара.)
Гөлсем килеп чыга. Ул аптырап Ногманга карап тора. Ногман аны күрми.
Гөлсем. Нишлисең, Ногман?
Ногман (шып туктап кала, селкенми). Ә, нәрсә?.. (Акрын гына борыла, нишләргә дә белми аптырап кала.)
Гөлсем. Нишлисең дим?
Ногман (ни әйтергә белмичә). Ни… хе-хе, ну инде… теге… Әйе, безнең шеф стенка кирәк дигән иде, ни, бу ничава бит, әни, ә?
Гөлсем. Ничава, ничава… (Аптырап.) Исәнләшик димме соң? Ни хәлләрең бар?
Ногман. Әй, бу эш белән дә баш каткан, яңа эш бит. Ирек әйтмешли, кооперация күселәре бит без, хи-хи-хи!.. Исәнме-саумы, әнкәй, җаныем-бәгърем! Әни, менә монда (пакетны биреп) кирәк булса дип, алмалар, лимоннар алган идем… Бер булса да сервелат.
Гөлсем. Рәхмәт, Ногман улым. Борчыласың калмаган, бәйрәм түгел ич… Атагыз мәрхүмнең… (Мышкылдый башлый.)
Ногман. Йә, йә, әни, хәзер елап берни эшләп булмый. Нишлисең инде. Yлгән артыннан үлеп булмый. Yзеңне генә бетерәсең.
Су шаулаган тавыш ишетелә.
Гайшә (чыгып). Мондый бәдрәфтә көне буе утырсаң да ярый, ә. Әнигә килгән саен эшем булмаса да кереп чыгам. Мировой стандарт.
Ногман. Шаулама инде, күрәсең ич…
Гайшә. Кичер, әни. (Еламсырап.) Нишлисең инде, дөнья шулай барадыр. Yзең таза-саумы соң?
Гөлсем. Аллага шөкер, килен. Менә соңгы вакытта гына йөрәк сыкрап тора.
Гайшә. Yзеңне бетермә. Елап берни эшләп булмый. Нишлисең бит… Уф, үзем дә тетрәнеп калдым. Язмыштан узмыш юктыр инде ул…
Ногман. Әни, әйдә, син бераз ятып тор, без үзебез монда карарбыз.
Гайшә. Әйе, әни, син ял итеп ал. Без монда үзебез… Минем Ногман уңган ул, өйдә дә ялт итеп өстәл әзерләп ата.
Гөлсем. Өстәл дип, әллә ни шауларга ярамас…
Гайшә. Әй, шул татар, татар, дия-дия, кешене юньләп (тамак төбенә чиертеп) искә алып та булмый. Әйдә, әни, икенче бүлмәгә. Әллә бездән башка беркем дә юк инде?
Гөлсем. Бар. Ирек килде, Чәчкә белән кухняда.
Гайшә. Ул каламы соң… Сугыш чукмары!
Гөлсем. Әйбер-мазар кирәксә, Чәчкәдән сорагыз.
Ногман. Яхшы, тик борчылма гына. (Әниләрен бүлмәгә кертеп, чыгалар.)
Гайшә. Боларның берәр рәтләре бар микән?! Әни бик шикле сөйләнде.
Ногман. Сиңа эчәргә ярамый, тагын кычкыра башлыйсың, тавышың тавыш булса иде, мацы куригы!
Гайшә. Мыскыллама, мишәр хәтле булырга кирәк әле. «Татарин со знаком качества» дип ничә тапкыр әйттем.
Ногман. Шуңа мине атланып изәсеңме, «со знаком качества» булганга?!
Гайшә. Издермә, ха-ха-ха!..
Ногман. Бар, төшереп кара өстеңнән синең кебек әвенне.
Гайшә. Үзең менә алмагач ятасың инде аста мышнап, яланып, хи-хи-хи!
Кыңгырау тавышы.
Әhә, бер ач күзе килеп җитте, бар ач әле.
Ногман. Менә нәрсә: болай теләсә нәрсә кычкырып