дөрес: синең кебек әзмәвердәй кешене асравы авырдыр. Минем кулда булсаң, малны жәлләмәс идем дә, борының гына ни тора, их! Хи-хи-хи! Эшләп аша!
Ногман. Гайшә, җитте диләр, сөйләштек бит.
Гайшә. Ой-ой-ой! Минем мужик җикеренә башлады, кая качып котылыйм. Курыкма, бирми карасыннар, бөтен козгын оясын туздырырмын, милиция белән советтан курыккан заманнар үткән инде. Әнә калхуз базары тирәсендә тәртип сакласыннар! Шулаймы, Хафиз кияү?! (Хафиз дәшми.)
Ногман (чәрелдәп). Гайшә, дим!
Валера. Ты, Гайша, кому угодно приставай, но Рашиду оставь в покое. Думаешь, она умолчит, а ты всё загребёшь. Как бы не так. Здесь ещё я есть, богатырская наша сила…
Гайшә. Ой, үләм, ха-ха-ха, урыс богатыре, ой, тотыгыз. Күшеккән чучка, хи-хи-хи.
Савыт-саба күтәреп, Чәчкә килеп чыга.
Чәчкә. Гайшә апа, у тебя часто заскоки бывают?..
Гайшә. Нәчтә?..
Чәчкә. Ну, вакыты җиттеме әллә, диюем?
Гайшә. Әй маңка тәре, нәрсә сөйли дип торам. (Кычкырып.) Әдәпсез, анаңнан да юк, атаңнан да, үзең ни урыс, ни татар, тфү! Хи-хи-хи!..
Чәчкә. Ты, әти белән әнине не трожь!
Хафиз. Ногман, тый хатыныңны! Урыны түгел, вакыты да, хихылдап утырырга.
Гайшә. Ярар, ярар, өйрәтмәсәгез дә беләм. Барыгыз да күзегезне алартып килгәнсез, үтәли күрәм бит мин сезне. Карагыз аны: мишәр – эцеңне тишәр!..
Ногман. Гайшә бәгърем, ну, пожалуйста!
Гайшә. Ай бәгырь кисәгем, нинди җөмләләр белә бит ул. Юкка гына чәче коелмаган. Бетте, май каптым. Кая соң болар? (Бүлмәгә кереп китә.)
Ногман (Хафизга). Син бүген эшләмисеңмени?
Хафиз. Төнгедән. Ә нәрсә, берәр эш бармы?
Ногман. Юк, болай гына. Ни, миңа права эшләп атарга иде бит инде. Буш итмәм.
Хафиз. Сөйләшербез әле. Байыйсыз, ә?! Машинасын алдыңмы әле?
Ногман. Юк пока. Yзең беләсең, безнең кооперативта машина юк. Ә базарда кыйбатрак. Менә әни булышса… берәр «мерс» ка…
Хафиз. Әни булышса? Акылың алтын икән! Белмим, бар кешегә булышып бетә алыр микән? Вообще, булышса әле…
Валера. А почему нет? Вот, я же помогаю. Всегда помогал. А сейчас на ихнюю «Волгу» карбюратор принёс.
Ногман. Нәрсә ул?
Валера. Ну батя три года назад говорил, что машина не тянет. Вот сменит.
Хафиз. Әти күптән түгел генә двигатель алмаштырган иде бит.
Валера. Ну я не знал, я думал…
Ногман. Кайгырма, «мерседес» ка яраса, миңа бирерсең.
Валера. Ещё чего. Фигу. Только бабке.
Хафиз. «Мерседес» аласыңмыни? Ни… ялгышма…
Ногман. Йә, йә… борчылма артык… Безнең егетләр рәтен беләләр, hәрберсендә машина.
Хафиз. Да, синең тормыш көйләнгән. Элитный йортта өчегезгә өч бүлмәле фатир, машина, шикарный дача…
Ногман. Юк шул, барысы да көйләнмәгән. Әйтәм бит, әни азрак булышса, хотя бы яртысын…
Хафиз. Ә безнең!.. Хатынга әйтеп караган идем дә, шабашкага китим дип, курыкты. Хәзер бөтенләй депутат булып китте. Шул, әни ни дияр.
Ногман. Юләр син, шабашка белән хәзер баеп буламы? Спекуляция, фарцовщиклар өчен иң кулай вакыт килде. Сине өйрәтәсе юк, үзең милициядә эшлисең, беләсеңдер. Бөтен дөньясында дефицит