алганмын. Ә сез аны да булдыра алмыйсыз. Yзегезне муллыкта яшәтә торган итеп эшләр әйләндерә белсәгез чәчәр идем мин ул акчаларны сезгә. Сез булдыра алмыйсыз. Ә фактически сез үзегез җир җимертеп таба алырга тиеш. Булмагач, тамагың да ач! Һәркем үзенә тиешлене ала инде. Сезгә тиешлесе шул: хәерчелек. Хе-хе-хе!..
Хафиз. Ул безне мыскыл итә!
Валера. Әй мужик!
Хәким. Да, мужик! Әйе, көләм… Чөнки сез көлке, мескен хәлдә. Yзегез гаепле. Кайсыгыз ул акчадан файда эшләр иде? Кайсыгыз берәр мохтаҗ кешегә ярдәм итмәкче булды? Берегез дә! Ә син, Рәшидә кызым, бөтенләй баш тарттың! Иң ансаты ул – баш тарту! Ач корсагыңны сыйпап яту.
Ногман. Әти, мин әйттем бит, файдалы эшкә кертәм дип.
Гайшә. Әйе, әткәй. Ногман бик файдалы эш эшләмәкче иде.
Хәким. Беләм мин синең файдалы эшеңне. Кесәңне калынайтырга да бикләнеп, башкаларга төкереп яшәргә, шиш!
Хафиз. Ярдәмгә мохтаҗлар турында уйларга? Үзебезнең хакта кем уйлар?
Гайшә. Бу кадәр кире булырсың икән.
Хәким. Барыбер юкка чыгарам.
Сәкинә. Әти, нигә алай итәргә? Тигезләп бүләргә дә бетте китте…
Хәким. Тигезләп… Соң, әзрәк уйлап карагыз. Булмый аның белән генә бәхетле яшәп, булмый. Кеше хакы барыбер бер килеп чыгачак. Моны мин әйтәм, мин беләм. Киресенчә, йөрәкне генә май баса. Рәшидә әйткән кеше хакында уйлагыз, гомерегез бушка уза бит.
Хафиз. Син безгә ничек яшәргә икәнен өйрәтмә. Акчаңны тарат та, калганын без үзебез белербез.
Гайшә. Әйе, акыл сатарга мин үзем дә мәчтер.
Хәким. Китегез, күз алдымнан югалыгыз!
Хафиз. Нәрсә?! Миңа кычкырасың? Ярый, аңламадың. Хәзер дусларны чакырып…
Хәким. Шунсыз булдыра алмассыңмы? Yз кулың белән буа алмыйсың. Куркак шул син!
Сәкинә. Тәртип, җәмәгать! Хафиз, нишлисең инде?
Хафиз. Атаңны тый әнә, үз кызыннан барлы-юклы акчасын жәлли. Әйе, куандык. Синең үлү хәбәреңне ишеткәч куандык. Азрак булса да файдаң тигән булыр иде. Нигә кайттың?
Рәшидә. Ни сөйлисең, Хафиз?
Хәким. Ха-ха, барыбер эләкмәс!
Хафиз. Котыртма минем җанымны!
Хәким. Җаның? Кайда соң ул, табан астындамы?
Сәкинә. Әти, мыскыллама син аны, исердем дигәч тә.
Хәким. Бар, бар, сат атаңны шуның танавына.
Гайшә. Бу ни була инде бу, Ногман? Без биредән бер тиенсез китәбезмени?
Ногман. Әти, юләрләнмә, вакытында акылыңа кил.
Валера. Как это, значит, папаша, я «Волгу» больше не увижу. А если я умру. Ведь я без «Волги» ни дня проживу. Понятненькое дело, как всегда честного русского человека давят.
Гайшә. Әй, сине түгел, безне дә кимсетәләр әле монда.
Гөлсем. Менә күрәсезме, балалар, ничек яшәдем мин? Гел кимсетелү, гел орыш.
Хәким. Мескенләнмә, барыбер эләкмәс.
Гөлсем. Эләкмәсә! Никләр генә кайттың?! Кайтмый калсаң эләктерә белер идем. Җүнле кеше булса, кайтмас иде әле, җүнсез.
Гайшә. Шулай итеп, әти, Ногманны, булдыклы улыңны, өлешсез калдырасың? Сытып бетерәм! (Ябыша.)
Ногман. Шундый ул, әти, уйла.
Рәшидә. Нишлисең, Гайшә?
Гайшә Рәшидәне этеп җибәрә.
Гайшә. Кит әле. Бирәсеңме, юкмы?
Ногман