булсын, буаз да булсын. Бәлки, сиңа чибәркәйне Париждан йә Варшавадан алдырырга кирәк булгандыр. Яшәргә урын бирделәр, акыл белән киңәшкәләсәң, эш урының төшемле. Ятакта аякның кыскалыгы, озынлыгы беленми. Абыеңа көненә өч тапкыр булса да рәхмәт әйтеп яшәвеңне бел.
Әсма белән алдан килешеп куйганнар диярсең.
– Хатыныңның аксаклыгы бәгыреңә тигәндә, үзеңне көзгедән караштыр. Соңгы сүзем: сиңа кире юл юк. Безгә күчтәнәчләреңне төйнәп кунакка килгәләргә генә рөхсәт бар.
Таҗи машинасының зәңгәр төтенен калдырып китеп тә барды. Хәзер Габделбар абыйсы урынына калган яңа хуҗасы Сахип Миндрахман улына хезмәт итәргә тиеш була.
Кибеттә эшли башлагач, Габделбарның тормышы тәмам җайланып китеп, кесәсенә акча керә башлады. Беренче балалары туганчы дип, Сахип абыйларыннан фатиха алып, Төркиягә ялга да барып кайттылар.
Хуҗа кеше Габделбарны сынау барышында алдына куелган бурычларны катлауландыра торды. Ул шул ук олы кибет белән җитәкчелек иткән Халидәсенең кемнәр белән аралашуы, туганнарыннан кайсыларының кереп-чыгып йөрүе, акчаны кая туздыруы һәм бигрәк тә, олы кызының шәхси тормышы килеп чыкмагач, кечесенең гаиләсен саклау нияте белән, кияве Морадның кемнәргә сәлам бирүе, дөнья бизәкләре белән кызыксынуы, ягъни сөяркәсен (хәлле ир-атның сөяркә тотмавына ышанмый иде) ачыклау бурычы куелды. Габделбарга шымчылык бик ошады дип әйтү дөрес булмас иде. Мәгәр өстәмә һөнәр буларак ул ифрат төшемле икән. Шулай булмаса, дөньясын шпионнар басмас иде. Берәүләрен фаш итеп торсалар, икенчеләре акча алганда тотылса, өченчеләре шул көнне үк эшкә керешә. Урын бер дә буш тормый. Һәр яңа хәбәр Габделбарның кесәсен калынайтуы хак. Башка вакытта ифрат кысмыр Сахип абыйсы хатыны, кияве турында кызыклы яңалык алып килсә, акча янчыгын киң итеп ача торган булды. Айзизә тугач кына, Халидә гел оныгы белән чәбәләнде. Күзәтү үзәгендә бер ише кибет, офис хезмәткәрләреннән башка, Морад кына калды. Дөрес, ул баҗасын башбирмәс холкы, бөтен кешене тигез күрүе өчен хөрмәт итә. Тик хөрмәтне май урынына ипигә ягып булмый шул. Беркөнне Сахип абыйсы аңа ифрат авыр, әмма уңышлы чыкса, бик төшемле бурыч йөкләде. Сахип абый, әйтергәме-әйтмәскәме дип, маңгай сырларын йөнтәс кулы белән угалый-угалый уйланып торгандай булды да сүзен Габделбарның салпы ягына үткән елгы саламны кыстырудан башлап җибәрде.
– Энем, син минем иң ышанычлы ярдәмчем, намуслы дустым. Иң тирән серләремне сиңа гына ышанып тапшыра алам. Кайвакыт икебез бер кеше булып китәбез кебек.
«Берәүнең дә күпертеп мактау сүзләренә ышанма» дип, миенә сеңдерә килгән Әсмасы, бу хакта сөйләгәч, җизнәсенең сүзләрен шик астына алды.
– Кемгәдер берәр этлек кылырга җыена торгандыр әле. Арзанга сатылма. Бала караватын куярга да урын җитми. Үз фатирыбыз да булырга тиештер, өе барның гына көе бар, – дип, иренә юнәлеш ноктасын тоттырды.
– Морад артыннан ныклабрак күзәтәсе иде. Башка хатыннар белән чуала торган гадәте юкмы икән? Утыз яшенә чаклы өйләнмәгән ирнең таныш хатын-кызлары арасында сөяркәсе дә булу ихтималы