ашаган мәченеке төсле ялтырагандай, бит очлары кызаргандай тоелды. Хатын-кызның, ир-ат белән якыннан аралашканнан соң, шулай алланып, матураеп китүе аңа мәгълүм иде. Ханым машинасына утырып киткәч тә, Габделбар Морад килеп чыгарга тиешле тимер ишеккә өмет белән озак карап басып торды. Теге шайтан укыган кеше шул, бик хәйләкәр булып чыкты, тәки Габделбарның хәленә кермәде. Бәлки, подъездның икенче ягында да ишек бардыр дип, әләкче эш урынына юл тотты.
Шул кичне сөенечле хәбәре белән Сахип абыйсы янына керде.
– Эләктердем мин теге тәти егетне. Боргаланырлык бер хуты калмады.
– Йә, сөйлә тизрәк, көттермә!
– Өсләренә бастым дисәң дә була. Морадның беркемгә, хәтта хатынына да рульне бирми торган машинасында фирмасының бухгалтеры, ак чәчле матур хатын, ду китереп йөри. Очраша торган йортларын да беләм. Киявең алданрак килеп, хатынны фатирда көтеп торды бугай.
– Син машинаның номерын бутамадыңмы?
– Юк-юк. Менә язып та алдым. Мин аның зәңгәр джибын йөз машина арасыннан таныйм.
– Ярый, рәхмәт. Күзәтүеңне дәвам ит, – дип, мөнәсәбәтен тышка чыгармыйча, кабинетына кереп китте.
Сахип Миндрахман улы чит илдә командировкадагы кызын, ач кеше мичтә пешеп яткан бәлеш көткәндәй, зар-интизар булып каршы алды.
Юлдан кайткан кешенең хәл-әхвәле, чит илдән алып кайткан яңалыклары турында да белешеп тормыйча, Ләйлә шул хәбәр турында хыялланып кайткандай, үз янына диванга тартып утырткач:
– Кызым, миңа ышанмыйчарак йөрдең, ничә тапкыр Морад сиңа хыянәт итә дип кисәттем. Исең дә китмәде. Хәзер аңа боргаланырга урын калмады. Үзенең бухгалтеры, син белгән Мария белән бутала икән. Алма кебек кызымны кемгә алыштырган бит. Явочный фатирлары да мәгълүм.
Бу хәбәрне Ләйлә бик авыр кабул итте. Йөзе әүвәл агарынды, соңыннан өлгергән помидор кебек кызыл төскә керде. Битләрен матур куллары белән каплап, сорарга көч тапты.
– Синең Морадны яратмаганыңны беләм. Аны пычратырлык дәлилләрең бармы?
– Бар, җитәрлек. Менә шул Мария дигән сөйрәлчеге көннәр буена иреңнең машинасында йөри. Мин Морадның кемгәдер үз машинасын биргәнен хәтерләмим. Ул аны синнән бүтәнрәк яратып, беркемне якын китерми торганые, – дип, Сахип җиңүче кыяфәтен сиздермәскә тырышып, кызын сүз белән дөмбәсләвен дәвам итте.
– Кем күргән аларны бергә, шаһитың бармы? – дип кенә сорый алды Ләйлә.
– Габделбар очраклы рәвештә тоткан үзләрен. «Узып барам, таныш джип, – ди. – Тавыш биреп туктатмакчы идем, руль артында башка кеше. Имәнеп киттем. Күзәтеп барып, кереп киткән өйләре янында уңайсызланып озак басып тордым», – ди. Үзе кая икән соң әле?
– Халидә, Габделбар бүлмәләрендәме икән, чакыр әле.
Һәрвакыт өй эшләре йә оныгы белән мәшгуль Халидә, керә-керешкә юеш кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә зарланды:
– Хәзер чакырам, аны өске катка син яраткан китек көзгене тагын бер кат ябыштырып кара әле дип менгереп җибәргән идем. Аптырап беттем инде. Беркая